Без кавемме, әллә милләтме?

«Мин – татарин»,  «Я – татар», «Мин – татар», «Бән татармын», «Мин – татарым»… Кайсысы нинди телдә һәм дөрес әйтелгән?! Бүгенге заманның иң кызык һәм иң кызганыч бер башваткычы бу. Хәзер алда ике юл: йә, башваткычны кем төзегән, ник төзегән, кайчан төзегән, ни сәбәпле төзегән  – шуны ачыклыйбыз, йә, утырабыз да чишү юлын, сорауга җавап уйлыйбыз. Һәрхәлдә, тырышып карыйкмы әллә?!

Кайсысы нинди телдә һәм дөрес әйтелгән?! Йә…

«Мин – татарин»,  «Я – татар»…

Әй лә! Әллә каян күренеп тора лабаса, берсе дә дөрес әйтелмәгән! Әмма арада бит берсе дөп-дөрес! Кайсысы соң?

«Эни, эти» дип авыз ачканнарга «Я – татар» дигәне дөрес.

«Мама, папа» диючеләргә – «Мин — татарин».

«Әни, әти» дигәннәргә – «Мин – татар».

Чит илләрдә туганнарга – калганнары дөрестер.

Шушы колакны ерткан сүзтезмәләрне әйткәннәрне, әйттергәннәре белән бергә тизрәк тотып сүгәсе килә, чыдап булмый. Димәк, беренче юлга кайтабыз. Башваткычны кем төзегән, ник төзегән, кайчан төзегән, ни сәбәпле төзегән…

…Менә шулай, кызык та, кызганыч та. Бер үк вакытта һәркем үзенчә хаклы һәм хаксыз. Ә башваткычның чишелгәне юк. Әлегә дим. Чөнки әлегә ул көннән-көн тагын да катлаулана, авырлаша бара гына. «Әдәби телдә язарга кирәк» һәм «Урам телендә язарга кирәк» дигән ике якка бүленеп бәхәсләшү, үзе үк моңар бер күрсәткеч.

Бер яктан караганда, бүгенге татар зыялылары вәкилләре – берничә журналист, язучы, җәмәгать эшлеклесе һәм татарлыкка игътибарлы егерме-утыз фейсбукчы арасында барган бәхәс инде бу. Гомер буе бер урамда бер «пред»ны «чәйнәп», бер болында печән чабып, бер көтүгә мал куып кара-каршы өйләрдә чөкердәшеп яшәгән ике күрше арасында көннәрдән-бер көнне яңа алган чебиләре аркасында килеп чыккан тавыш кебек. Икесе дә бер үк тамга салганнар, баш бетте!  Югыйсә, башка елларны бит берсе яшелгә, берсе зәңгәргә буяп чыгара иде. Берсе чеби аркасын, икенчесе канатын дигәндәй… Ничектер, шундый кычкырып әйтелмәгән бер килешү бар иде. Әнә хәзер, ике капка төбендә дә бер үк төрле зәңгәр канатлы чебиләр чирәм чүпли. Ничек аерасың аларны?! Әмма аерырга кирәк, чөнки күршеләрнең берсе район үзәгенә кадәр барып, үзе сайлап-сайлап алып кайтты бит, шуңа эрерәкләре аныкы булырга тиеш. Икенчесенә балалары Чаллыдан кайтарды, шуннан кайтканнары итле була диделәр, димәк…

Икенче яктан караганда, дәүләт, милләт, мәдәният, шул исәптән тел мәсьәләләрендә тарихи борылышлар менә шулай, тар даирә, санаулы кешеләр тарафыннан ясала. Бары бер кешенең ниндидер бер карарны кабул итүе яки кире кагуы меңләгән кешегә күп еллар дәвамында йогынты ясарга мөмкин.

Мәсәлән. Ана кешенең баласына: «Минем белән татарча сөйләш, мин сине аңламыйм», – дип әйтүе.

Мәсәлән. Үземнән әйтәм. Зуррак классларда укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысының «Сиңа кирәк була», – дип, Гаяз Исхакыйның «Мирас»та басылган әсәрләрен укытуы. Ә бит алар хәтта  татар авылында татарча сөйләшеп, уйлап үскән бала да аңламаслык телдә иде (иске татар сүзләре бик күп, алар янында аңлатмалары тезелгән), моннан тыш эчтәлекләре катлаулы… «Мирас»ы да балалар журналы түгел, текстлардан гына диярлек торган күңелсез бер басма. Әле шуны укып килеп, класска сөйләргә кирәк. Кыскасы, борын-борын заманда дип, башланып киткән кыска, укырга да, аңларга да җайлы бер мавыктыргыч татар халык әкиятен өйрәнеп килеп сөйләү түгел инде. Нигә кирәк бу миңа?! Әни үзе газетларга язарга өйрәтсә дә, медсестралар әзерли торган техникумга җибәрергә хыялланып йөри. Чөнки: «Медсестра булсаң, үзеңә дә, безгә дә әйбәт булыр». Әниләрнең табигый бер теләге – баласына тормышчан һөнәр эзли.

Мәсәлән. Җитәкче кешенең нинди телдә аралашуы. Күпләр өчен бүген җитәкче ягыннан искән «җил» байтак нәрсәдән өстен тора.

…Әйе, әлегә башваткычны чишүнең беренче юлыннан китә алганым юк. Күпме язсам да һаман «Башваткычны кем төзегән, ник төзегән, кайчан төзегән, ни сәбәпле төзегән…» тирәсендә буталам.

Ә ничек әйтсәк дөрес була?  Әдәби телне сайлыйбызмы, әллә урам теленме? Гомумән, нигә миңа боларны сайларга кушалар соң? Татар телле мантыйгым кабул итә алмый сорауны, шуңа кабат беренче юлга борылып киткәнемне сизми дә калачакмын.  Шулай да алга-артка карамыйча, чит-ятларга бакмыйча  җавап табарга кирәк! Башка мондый бәхәсләр чыгарып тормаслык итеп табаргадыр.

Шушы урында башта бер чигенеш, мәсьәләнең кискенлеген аңлатырга тырышу дип тә кабул итәргә мөмкин. Менә классик урыс әдәбияты бар. Данланган, югары кимәлдә язылган, миллионлаган кешеләр сокланган, хәтта табынган, ятлаган әсәрләр. Беркемнең дә аларга дәгъва белдерергә хокукы да юк, белеме дә җитмәс кебек. Аны уч төбенә салып, саклап, баш өстенә күтәреп йөртергә генә мөмкин. Менә шундый  бөеклеккә бер караш, кемнеңдер аларны аңлавы һәм аңламавы  монда бернинди роль уйнамас. Без дә аларны укып, өйрәнеп үстек, иншалар да яздык, фикерләрен дә тикшердек, кайсын аңладык, кайсын аңламадык, шулай да сокландык, геройларын кызгандык… Шул рәвешле үзебезнең аңыбызны, фикер сөрешебезне, дөньяга карашыбызны үстердек.

Әмма барыбер, ни өчендер, басым ясап әйтәм – урыс кллассик әдәбиятының сыйфаты да, бөеклеге дә түгел, ә күңел белән кабул итү мәсьәләсе миндә каршылыклы фикерләр тудыра, чөнки кабул итүем бераз салкын туңдырма ашауны хәтерләтә. Туңдырманы яратучылар күп, ләкин минем өчен ул, бераз баллы тәмләткеч, су өстәп катырылган салкын сөт.

Үземдәге шушы тойгыны искә төшергән саен тетрәнеп китәм. Әгәр дә татар баласы татар телендә язылган татар әдәбиятын менә шулай кабул итә башласа… Шуңа таба бара да, ахры.

Инде кабат сорауларга, бәхәскә кайтыйк.

Һәм җавап болайрак булыр.

Без, миңа калса, иң беренче чиратта «кирәк» дигән сүздән куркабыз. Урыс телен белү урыс әдәбиятын укырга нигез булгандагы кебек, татар телен белү – татар әдәбиятын укырга нигез булып тора. «Сиңа кирәк булыр» дигән ихтыяри мәҗбүрият сорала. Ни өчен һәм нигә икәне турында тагын берничә гасыр сөйләшсәк тә сүз бетмәс. «Сиңа кирәк булыр. Нигә? Тормыш үзе күрсәтер».

Әгәр шәһәр татар баласы өендә татар сүзен күбрәк ишетсен дисәк, Казанга татарча бушка таратыла торган күп тиражлы реклама газетасы кирәк. «Шәһри Казан» үз заманында – туксанынчы елларда ук миллилек, бәйсезлек сәясәтен күтәреп, үз бурычын үтәде. Бүген урамда башка сәясәт, башка вәзгыять. Сату-алу, кем үлгән, кем туган, һава торышы, фатирга түләүләргә кагылышлы кануннар һ.б. шундый гадәти тормыш мәшәкатьләре, ихтыяҗлары аша татарлыкны саклау мөһимлеге, ихтыяҗы тора. Өйдә көндәлек сөйләмдә татарча сүзләрне кулланышка кертер өчен күпләп татарча чын шәһәр газетасын чыгару кирәк. Хәтта бер ел дәвамында, айга бер тапкыр таратылып, подъездларда аунап ятса да, яшьләр күзенә татар теле барлыгы күренәчәк. Бу бик тә чыгымлы эшне бары дәүләт кенә күтәрә ала.

Башка бер генә татар басмасы да, бигрәк тә «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Мәдәни җомга»лар замана кубызына биеп гадиләшергә дә, урамлашырга да, вакланырга да, җайлашырга да тиеш түгел.  Чөнки алар да кыйблаларын югалтса – татар матбугаты кыйммәте калмас. Бер табылган, бер югалган, бер сүгелгән, бер тапталган, шулай да үз йөзен тапкан «Безнең мирас» бар.  Әгәр дә сайтларына кеше җыю максаты белән  барысы берьюлы бер үк төрле чүп һәм үзләренә туры килмәгән хәбәрләрне куеп утырырга мәҗбүр икән… Шушы «Безнең мирас» сайтына кереп чыксаң да, кайбер бик матур хәйләкәр юлларын күрергә була.

Читтән өйрәтү бик җиңел инде. Ә редакцияңдә өч-дүрт кешегә йөз төрле вазыйфа йөкләп эшләткәндә, әллә кая ерак китеп тә булмыйдар. Ныклап уйлап караганда, бүгенге татар журналистлары куйган тырышлыкка бишләтә хак түләрлек. Бөтенләй беткәнче, аларның һәркайсына республиканың нинди дәүләт бүләге бар – барсын рәттән биреп чыгарлык. Атказанганны да, дуслыкны да, батырлыкны да, хезмәт ветераны дигәнне дә – картаеп беткәч ул бүләкләрнең кемгә кирәге бар. Ун ел татар редакциясендә эшләгән икән – республика бүләгенә ул, лаек та лаек.

«Идел»гә килгәндә исә, аның кабаттан чишенүен дә теләмәс идем, тагын да ныграк әдәбиләшсен иде ул: басмасы да, сайты да. Укучылары санына карамыйча, бөтен яклап, ягъни, әдәби хәбәр, әдәби тәнкыйть, әдәби бәхәс, нәсер, хикәя, романнан өзек, пьеса, сәяхәтнамә, шигырь, язучыларның фикерләре… Әдәби әсәрләргә, китапларга ясалган рәсемнәр, әдәби бәйгеләр, әдәби очрашулар, теге-бу әсәр язылу тарихы… Хикәяне ничек язалар, китапны ничек чыгаралар, язучыларны кайдан табалар… Чит ил язучылары нишли… Безнекеләр аларны беләме…

«Урам теле» – сүгенеп сөйләшү, «көндәлек сөйләм» – сүгенмичә җөмләләрне кыска һәм дөрес итеп төзеп сөйләшү, «әдәби сөйләм» – төрле тел бизәкләрен кулланып, тел байлыгын күрсәтү… Мин шулайрак аңлыйм. Бик каты гына сүгенә белгән абзыйлар да бар, әмма алар белән фикер алыша башласаң, җөмләләре бик кыска һәм дөрес төзелгән булыр. Кайчак әдәбият  укытучыларын тыңлаганда тыңлап туймаслык буласың,  ә язган җөмләләрен аңлармын димә… Димәк, язуга талантлары юк. Шуңа күрә монда «сөйләм теле» һәм «язма тел» икесе ике әйбер булганны аңлыйсың. Аннары, берәр гасыр элек, утызынчы елларда язылган татар хатларын, хәтта сугыш вакытында язылган татар хатларын укып карасаң, ул нинди тел… Шундый җанга ятышлы «әдәби сөйләм теле» аларда. Димәк, безгә «урам теле»н «көндәлек сөйләм теле» нормасы итеп кабул итәргә һич кенә дә ярамас.

Без кавемме, әллә милләтме?! Кавемлеккә кайтабыз икән, төрле кавемнәрдән торырбыз да. «Урам телле» кавемнәр, «әдәби телле кавемнәр» һәм башкалар. Милләт икән, димәк, без татарлар. Милләт булып җитешкән, дәүләтле булган… Хәзер кире ошый-ошамый, болай авыр, тегеләй җиңел дип, кавемнәр булыйк соң, алайса. Аннары «Син минем кавемнән түгел», – дип кенә сөйләшә башларбыз.

Милләт икән, анда урыс һәм башка күп телләрне өйрәнгән татарлар да булыр, анда биш катлы итеп сүгенгәннәре дә, озын-озын бормалы җөмләләр төзегән әдәбиятчылары да булыр.  Анда Татарстанда яшәгәннәре дә, чит тилләрдә тормыш көткәннәре дә булыр. Интернетта көн-төн утырып, фейсбуктан башка тормыш бармый дип уйлаганнары да, ВК дагы битеннән башка берни укымаганнар да, авылдан беркая чыгып китмим дигәннәре дә булыр.

Кавемме, әллә милләтме?! Үзегез әйтегез инде.

Комментарийлар

  1. Равил
    Мар 17, 2018 @ 13:38:57

    Татарстан зыялылары әдәби телне үзләренеке генә дип саныйлар. Алар гына әдәби телгә ия булырга тиеш. Яисә аларның әдәби теле, яисә урам теле. Гади, аңлаешлы татар теле бик кирәк хәзерге заманда социаль челтәрләрдә бәхәсләшер өчен, аралашып сөйләшер өчен, Интернет, TV, радиода, матбугатта мәгълүмат алыр өчен. Бөтен дөньяга сибелгән татар халкына массакүләм куллана торган әдәби тел кирәк. Мәдәни әдәби тел бик тар арада куллана, татарстан мәдәниятендә эшләүчеләр арасында гына, hәм массакүләм кулланыр өчен, чынлап та тормоз булып тора. Ә мәдәни әдәби телне массакүләм халыкка җиткерә алмаулары — бу нәкъ татарстан мәдәният зыялыларның гаебе. Гади халыкның hәм шул зыялыларның санын чагыштырып карагыз…

Комментарий язарга