100 ел элек һәм бүген: Мөселман социалистик комитеты

Февраль инкыйлабы (революциясе) Россия империясендә яшәгән барлык халыкларны сәяси хәрәкәткә китерә. Татар халкы да, патшаның тәхеттән баш тартуы турында хәбәр таралгач, сәяси көрәшкә кушыла һәм шуның нәтиҗәсе буларак берничә сәяси оешма барлыкка килә, шуларның берсе Мөселман социалистик комитеты була.

Аның беренче оештыру җыелышы 1917 елда апрель аенда Печән базары каршындагы кунакханәдә (ул шулай ук “Апанаевское подворье” дигән исем белән билгеле; хәзерге адресы – Мәскәү урамы, 60 йорт) 17нче номерлы бүлмәдә узды. Җыелышта РСДРП(б) партиясенең Казандагы комитет әгъзалары, татар сул эсерлары катнаша. Комитетның җитәкчесе итеп Мулланур Вахитов (1885 – 1918) сайлана.

Аскар Гатин

Печән базары каршындагы кунакханә (Апанаевское подворье) 1930нчы елларда ясалган фото

Совет чорында бу комитетның эшчәнлеге турында күп кенә Казан галимнәре язсалар да, хәзерге заманда аны онытканнар кебек тоела. Әлбәттә, Мөселман социалистик комитеты үзенең эшчәнлегендә мөстәкыйль оешма булмый, аның төп максаты – җирле татар эшчеләрен, вак хезмәткәрләрен һәм авыл халкын социалистик һәм инкыйлабый идеология белән таныштыру, халыкны социалистик инкыйлаб җитәчәгенә ышандыру була.

1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң комитет әгъзалары яңа Совет хөкүмәтенә зур ярдәм күрсәтә. Бу бигрәк тә Ватандашлар сугышы чорында күренә. 1918 елның гыйнвар – август айларында Мөселман социалистик комитеты С.А. Землянов йортында (хәзерге адресы – Мәскәү урамы, 37 йорт) урнаша, шунда ук “Кызыл байрак” газетасының редакциясе эшли. Август башында комитет һөҗүм итүче акларга каршы көрәштә актив катнаша. Җирле татарлардан Мөселман коммунистик батальоны төзелеп (җитәкчесе Г.С. Касыймов була), ул Казан урамнарында бәреп кергән акларга каршы сугыша. Ә комитетның җитәкчесе Мулланур Вахитов соңрак шул ук аклар тарафыннан Пләтән төрмәсендә атып үтерелә.

Аскар Гатин1

Землянов йорты. Ул әле күптән түгел генә төзекләндерелде. Ләкин үзенең элеккеге тышкы ягын саклады.

Сәхифәне Әскәр Гатин әзерләде

Комментарий язарга