Фәнис Низамов: «Догам кабул булды»

Узган 2017 нче ел һәркемнең йөрәгендә үзенең мөһим кадерле вакыйгалары белән уелып калды. Берәү тәүге тапкыр дөньяга аваз салган булса, икенчеләр исә бакыйлыкка күчкәндер. Әйе, тормыш булгач, төрле хәлләр була: шатлык арты кайгысы да, елмаюдан соң күз яшьләре дә чиратлашып, адәм баласы белән һәрчак бергә атлый.

Яңа елга керү белән күпләр үзләре өчен төрле максат-бурычлар билгелиләр, шуларга ирешер өчен ел дәвамында көч куялар.

Кайчандыр хыялындагы максатка ирешкән кеше хөрмәт һәм соклану уята. Менә шундыйлардан булган Фәнис әфәнде турында булачак та инде әлеге язмам.  Күптән түгел генә, Туфан укуларында танышкач, ул миңа үзенең уңышлары, планнары турында сөйләп узган иде. Йөзендәге шатлыклы елмаюын яшерми генә, 2017 нче елда үзенең хаҗда булуы турында да әйтеп узды. Мөгтәбәр, ләкин шул ук вакытта авыр сәфәре турында, кызыксынып, мөмкин кадәр күбрәк сораулар бирергә булдым.

  • Фәнис әфәнде, иң беренче үзегез белән таныштырып китегез әле?
  • Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин. Вәсаләәтү вәсәләәмү галә расулинәә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә әсхәбиһи әҗмәгыйн. Әссәләмүгәләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтуһү. Бөтен галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә иксез-чиксез хәмде-сәналәребез (мактауларыбыз), шөкраналарыбыз булса иде. Аның сөекле илчесе газиз Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәламгә, аның гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде. Мин, Низамов Фәнис, 1985 нче елның 1 нче гыйнварында Аксубай районы Яңа Дума авылында күпләргә үрнәк тату гаиләдә тудым. Хәзергесе вакытта үзем гаилә башлыгы, тормыш иптәшем белән әниемнең хәер-фатихасы белән ике бала үстерәбез: кызыбыз Сөмбелә (2,5 яшь) һәм улыбыз Йосыф (яшь тә 1 ай).
  • Сез, үзегезнең әниегез – язучы Раушания Низамова кебек шигырьләр дә иҗат итәсез, бик моңлы итеп җырлыйсыз да, ә менә дин юлына ничек кереп киттегез?
  • Әйе, әнием Раушания Низамова – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, балалар язучысы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты. Минем тормышымда зур роль уйнаган үрнәк шәхес. Җырга-биюгә, шигырьләр язуга булган сәләтем дә әниемнән күчкәндер, чөнки ул иҗат эшеннән тыш бик матур итеп гармунда да уйный. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай шәһәренең педагогика көллиятендә укыдым. Ә инде күркәм булган Ислам динебезгә кереп китүем бик кечкенәдән башланды. 3 нче сыйныфта укыганда, әбинең искечә (гарәпчә) язылган басмалары нәни йөрәктә зур кызыксыну уятты. Бу өлкәдә әнием миңа ярдәмгә килде, чөнки ул татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, гарәп телен дә белә. Хәрефләрне таный башлау белән тагын да күбрәк беләсе, өйрәнәсе килү теләге арта гына. Дингә кереп китүнең беренче адымнары шулай башланды.  Аллаһыга мең шөкер, Ислам динен тагын да тирәнрәк үзләштерер өчен мәдрәсәгә укырга кердем. Хәзерге көндә авылыбызда имам вазыйфасын башкарам.
  • Хаҗ сәфәре иң беренче чиратта кешенең рухи әзерлегеннән тора, сез моңа ничек ирештегез?
  • Ислам диненең төп биш баганасы бар, бишенчесе – хаҗ кылу, ягъни, фарыз гамәл. Әйе, шундый изге сәфәргә бик яхшы әзерлек кирәк: физик яктан да, рухи яктан да кеше үзенең ни дәрәҗәдә мөһим гамәл кыласын аңларга тиеш. Мәчеттә практика үткәндә, Әмирҗан хаҗи белән таныштым. Ул үзенең хаҗ маҗараларын видеоязмаларда күрсәтте. Видеоны караганда, мин, яшермим, елап утырдым. Шулвакыт күңелемдә теләк уянды: “Йә Раббым! Шул изге җирләрдә булырга насыйп итсәң иде!” Әлхәмдүлилләһи раббил галәмин, догам кабул булды.

 – Хаҗ сәфәренә кадәр һәм хаҗдан соң булган тормыш аерыламы? 

Җәннәт белән җәһәннәм арасы кебек. Мин бу сәфәрне барлык дөнья мәшәкатьләрен калдырып, тынычлык иленә сәяхәт кылу дип әйтер идем. Изге җирдә булган кеше иманын ныгытып, әдәбен үстереп, җанын тәрбияли. Монда адәм баласы күпчелек вакытын намазда, гыйбадәттә үткәрә. Аллаһы Тәгалә Коръән китабында әйткән: “Намазларны үтәгез, зәкәт сәдакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз.” (“Бакара” сүрәсе, 43 аят).

– Изге җирләрдән атлаган, Кәгъбәне урап, шунда намаз укыган, туган җирендә иң хөрмәтле «хаҗи» титулына ия кешенең тормышы, күзаллавы үзгәрдеме?

  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) йөргән эзләрдән атлаганда туган уй-кичерешләрне сөйләп кенә бетереп булмый. Зәңгәр экраннардан, интернет челтәреннән, газета-журналлардан күрү – ул бер нәрсә,  ә шунда барып, катнашып кайту икенче. Хаҗи исеменә ирешү – ул иң олы дәрәҗә, Аллаһы Тәгаләбезнең бүләге. Мөмкинлек булганда Хаҗны кылу фарыз. Бүгенге көндә хаҗга барырга теләүчеләрнең саны елдан ел күбәя. Аларның бик азы гына кайсы урынның нинди тарихи әһәмияткә ия булуыннан хәбәрдар. Хаҗ кылуны мөмкин кадәр файдалы, төгәл итеп оештыру мөһим. Дөрес, аның беренче максаты — фарыз гамәлне үтәү, әмма һәр мөселман аеруча әһәмиятле тарихи вакыйгалардан мәгълүматлы булырга тиеш дип саныйм. Изге сәфәрдән кайтырга вакыт җиткәч, шатлыктан күз яшьләремне агыздым, бөтен рәхмәтләремне Рабби Гыйззәбезгә җиткердем. Ә инде туган якларга кайтканда, яңадан дөнья мәшәкатьләренә чумасымны белеп кайттым. Менә шундый изге сәфәрдә булуыма мин бик шатмын. Һәрберебезгә дә барып кайтырга насыйп әйләсен иде!

Миллионлаган Мөхәммәд өммәте өчен яңа елда бары тик игелекле сәфәрләр һәм саваплы эшләр кылырга насыйп булсын. Амин!

Фэнис

Комментарий язарга