ХАТ КЫЙССАСЫ

Бүген беркемнән дә хат көтми идем. Шулай да, компьютерым артына утырып, электрон почтаны карап алырга булдым. Гадәткә кергән эш кенә иде бу…

Һәм менә Ходайның рәхмәте – миңа кемнәндер хат килгән! Ачам, укыйм: «Мин Сезнең иҗатыгызны күптән күзәтеп киләм. Үзегез белән дә еш очрашам. Кемлегемне белергә тырышмагыз. Барыбер белә алмаячаксыз. Мин Сезнең белән танышу өчен язмыйм. Киңәш сорап язам.Сез бит күңел язучысы, җан белгече, кеше күңеленең иң нечкә җирләренә дә кагыла беләсез, геройларыгыз исә үз бәхетләрен тоеп, һич югы аңа омтылып яши… Күп очракта алар үз бәхетләрен табалар, үз теләкләренә ирешәләр дә…

Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин – беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул. Яшәү яменнән, яшәү гаменнән тәм табып, һәр яңа көн өчен сөенеп яшәү икән ул… Мин андый бәхетне дә беләм… Беләм кебек… Әмма шул бәхетемне югалта баруымны тоям… Бүген минем аяк астында җир убыла, баш өстендә кояш тоныклана…

Сәбәбен сорыйсың инде («син» дип яза башлавыма ачуланма, минем болай сөйләшергә хокукым бар, гомер буе аралашып яшибез ләса!). Сәбәбе бик баналь – ирем яратмый башлады…»

Бик серле хат булып чыкты бу. Тирән уйларга салды ул мине. Уйланмаслык та түгел иде шул: Кеше язмышын хәл итә торган хәлләр хакында яза минем «иске-яңа» (кем соң ул?) танышым. Әлләни аптырамас та идем, иң гаҗәбе – минем өйдә дә шул ук хәл… Аптырап беттем: кайчандыр сөеп-яраткан күңелем хатынымны ятсына башлады, соңгы вакытта хәләлем үзе дә миңа «ах» итеп тормый… Яшьрәк чакта ай-һай тәмле телле, нечкә күңелле иде ул минем. Бер матур сүз әйтеп җибәрсә, минем түбәм күккә тия иде, җаныма ныклык, йөрәгемә ышаныч, тәнемә егәрлек иңә иде… Соңгы вакытта җанга май булып ята торган матур сүзләрен әйтми башлады хатыным. Ул әйтмәгәч, мин дә аның каршында бик егылып китмим…

Нәкъ шул турыда яздым хат авторына – минем алда үз язмышын ачып салырга батырчылык иткән хатынкайга башкача җавап язарга мөмкин дә түгел иде…

«Син тормышыңның сәбәбен иреңнән эзләмә. Иң элек үз күңелеңне җилгә кагып кара. Исеңә төшер: ничек каршылыйсың син аны? Ничек озатасың? Әйтмәсәң дә беләм: эштән кайтканда каш җыерып каршы аласың, эшкә киткәндә эчке бүлмәдә дус хатының белән телефоннан гәп сатып каласың… Шулаймы? Шулай-шулай, белеп торам. Нидер булган синең күңелеңә. Тормыш ваклыклары басып киткән аны, гайрәтне чигәрерлек бертөслелек ялкыткан, җитмәсә, дус хатыннарың да үзләренең ялгыз, әмма мәхәббәт тарихларына бай тормышлары белән кызыктырып торалар… Менә әйт әле: кайчан соңгы мәртәбә иреңә: «Матурым», – дип эндәштең? Кайчан аны юктан гына да мактап алдың, үсендереп куйдың?»

Җавап озак килми торды. Рәнҗеттем ахры, калган өметен дә сүндердем, дип уйладым. Аннары бу сәер тарихка бөтенләй кул селтәдем. Юкка да ышанып китәсең, белмәгән-күрмәгән кеше сүзен күңелеңә якын аласың, дип, үз-үземне битәрләп бетердем… Бераздан тәмам оныттым мин бу сәер хат хакында. Ник дисәң, үз тормышымда бөтен булган борчуларны оныттырырлык хәлләр башланып китте…

Беркөнне эштән кайтып керсәм, хатыным нурлы елмаеп ишекне ачты да, яшьлегебездәге кебек, назлы куллары белән муеныма сарылды. Баштарак каушап калсам да, бик тиз аңыма килеп, аны күтәреп үк алдым, җиңел, җыйнак гәүдәсен кочагыма кыстым…

«Ай, син нинди көчле! – диде ул. – Баһадирым минем!» Аннары яшьлек дәртен исенә төшерә башлаган тәнемә сарылды…

Кинәт кенә барысы да үз урынына кайтты. Без тагын матур гына торып киттек. Элеккеге тиле мәхәббәт инде булмаса да, күңелләребездә кабат уянган җылы, изге хисләрне «өф» итеп кенә тотып, саклап-кадерләп яши башладык…

Мин теге сәер хат хакында оныткан идем инде. Бердәнбер көнне почтама тагын бер хат килеп керде. Мин аны шундук танып алдым: «Теге танышымнан бит бу!»

«Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә! – дип, күптәнге танышына мөрәҗәгать иткән кебек язган ул бу хатын. – Син миңа матур киңәш бирдең. Мин нәкъ шулай эшләдем. Чыннан да син хаклы булып чыктың. Беләсеңме, мин бит кайчандыр күңелемдә бөреләнә башлап та, чәчәк атканчы сүрелгән бәхетемне кабат яңарттым. Мин бүген шундый бәхетле! Ирем дә бәхетле – мин моны сизеп, тоеп торам. Рәхмәт Сиңа! Инде соңгы үтенечемне дә кире какма, зинһар! Синең белән күрешәсем килә. Күзләреңә карап, ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә! Бүген кич «Бәхетле» кафесына килә алмассыңмы? Син мине шундук танып алачаксың, борчылма… Көтәм».

Мин риза булдым. Рәхмәт ишетәсе килүдән түгел. Киресенчә, бу серле танышыма үземнең дә рәхмәт әйтәсем килде. Аның белән хат язышканнан соң әйбәтләнеп китте минем тормышым! Үземнең дә шатлыгым күңелдән ташып түгелеп тора. Шул шатлыгым белән уртаклашыр өчен хатынымны да үзем белән алырга булдым. Тик бу көнне аның каядыр барасы бар икән. Хәләлем, йомшак, мәхәббәтле куллары белән муеныма сарылып, битем очыннан үбеп, очып диярлек чыгып киткәч, бераз ямансулап тордым да өебездән ерак түгел генә урнашкан «Бәхетле» кафесына юнәлдем. Юл уңаеннан чәчәк кибетенә кереп, күпереп торган ак чәчәк бәйләме алдым. Хатыным нәкъ шундый чәчәкләрне ярата бит. Ул яраткач, бу чәчәкләрне башкалар да яратадыр кебек тоелды миңа. Татлы чәчәк исенә исереп, ничек барып җитүемне сизми дә калдым. Бераз ис-акылымны җыеп, фикерләремне туплап торганнан соң, ымсындырып чакырган кебек, үзе ачылып-ябылып торган хикмәтле ишеккә кереп чумдым…

Хат иясен мин бик тиз танып алдым. Иң түрдә урнашкан өстәл артында, кочагымда сыяр-сыймас булып күпереп торган чәчәкләр кебек үк күркәм гөлбәйләм тотып, иксез-чиксез бәхете елмаюлы карашларында, тән хәрәкәтләрендә, җан сулышында, бөтен язмышында чагылган хәләл хатыным утыра иде…

Комментарий язарга