Туган телнең үги улы яки шагыйрь Равил Бохарай татар әдәбиятына нинди өлеш керткән?

Казанда туып-үскән һәм чит илләрдә яшәгән Равил Бохараев урыс телендә иҗат итүче талантлы шагыйрь, көчле журналист, яхшы публицист, абруйлы тәрҗемәче буларак хәтердә калачак.

Бохарайның әдәбиятта һәм иҗтимагый-сәяси тормышта тоткан урынын билгеләү шактый катлаулы. Аның иҗади үлчәмнәре дә, сәяси офыклары да башкалардан аерыла. Татар әдипләре чит илләрдә яшәгән, башка телләрдә иҗат иткән каләмдәшләренә нинди мөнәсәбәттә тора соң? Бу катлаулы сорау. Әмма хәзер бу сорауның никадәр четерекле мәсьәлә икәнлеген белмәгән яшьләр үсеп килә. Шундыйларның берсе – Казандагы 96 гимназиянең тугызынчы сыйныфында укучы Динә Вәлиева татар әдәбияты буенча укучылар конференциясенә фәнни хезмәт әзерләгән. Татарча теле яңа ачыла башлаган яшь кызның интернетта тапкан мәгълүматларын һәм аның шәхси карашларын әдәбият галиме Фоат Галимуллин шактый югары бәяләгән. Динәнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Хәнәфи кызы Закированың үз укучысына шактый тирән белем бирүе һәм әдәбиятка мөнәсәбәт тәрбияләве дә күренеп тора.Равиль БухараевТуганым васыяте

Тормышта күбрәк урысча сөйләшәм мин. Шәһәрдәге урыс мәктәбендә бу киң таралган күренеш. Без Пушкинны да, Тукайны да өйрәнәбез. Казанда туып үскән бөек язучыларны да чагыштырган бар. Аларның да кайберләре татарча язган, икенчеләре урысча иҗат иткән. Соңгылары арасында Равил Бохараев та бар. Ул биш ел элек арабыздан китте.

Равил Бохараевның туган телгә булган мөнәсәбәтен ачыклау, аның дөньяга һәм туган җиргә хисләрен, карашларын өйрәнү кызыклы иде. Интернетта эзләндем һәм шактый күп китаплар актардым. Өйдәге китапханәне барлау гына җитми, беләм. Әңгәмә күпкә отышлы! Дәү әтием Наил Бохараев – шагыйрьнең энесе булу да ярдәм итте, туганнарым белән аралаштым. Равил абыйның якын дуслары белән сөйләшеп, шагыйрьнең татар халкына, татар әдәбиятына багышлаган хезмәтләрен барладым. Туган илдән еракта яшәп тә, Татарстанны зурлаган ул. Аның бөтен Русиядә, чит илләрдә үзен таныта алуы миндә горурлык хисләре уятты.

Равил Бохараев тәэсирендә мин дә татар телен, тарихны өйрәнү турында уйлана башладым. Интернетта, телевидениедә, кинода күбрәк урысча һәм чит телләрдә сөйлиләр. Хәзерге яшьләрнең туган теле бер түгел, ә икәү булырга мөмкин. Берничә тел белү кирәк. Ләкин шулар арасында иң газизе – туган җирнең теле, ата-бабалар теле.

Равил Бохараев күбрәк урысча иҗат итсә дә, татарча, инглизчә, венгрча да язып караган. Татар телен камил белмәве өчен борчылган ул. Хәтта үзен «туган телнең үги улы» – «пасынок родного языка» дип тә атаган. Әмма ул туган халкы өчен үги түгел. Равил Бохараев татар әдәбияты, татар мәдәнияте, Татарстан өчен бик күп хезмәт куйган. Аңа Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан бүләкләре тапшырылган. Ул – Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының почетлы докторы. Аны Русиядә яраталар, чит илләрдә беләләр, хөрмәтлиләр.

Уникаль шәхес

Урыс телендә иҗат иткән язучы Равил Бохараевка Җәлил һәм Тукай исемендәге бүләкләр бирелү очраклы түгел. Ул урыс телендә шигырь язып кына калмыйча, татар классикларының әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә иткән. Котб, Сәйф Сараи, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен башка халыкларга таныткан. Бу тәрҗемәләр белән мин Казанда 2007 елда чыккан «Золотые ступени» китабын укып, Җәлилнең, Тукайның, башка шагыйрьләрнең рухын һәм хисләрен яхшырак аңладым.

Р. Бохараев Русиядә һәм чит илләрдә язучы һәм җәмәгать эшлеклесе буларак абруй казанган. Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Лондонда чыккан кырыклап китап авторы. Аңа Берләшкән Милләтләр оешмасының «Бердәмлек» медале тапшырылган. Бохараевның БМО каршындагы балалар оешмасы UNISEF эксперты дигән статусы да бар. Аның «Отпусти мою душу на волю» дигән басмасы Русиядә 2009 елда чыккан иң яхшы шигырь китабы дип сайланган.

Англиядәге дуслары белән хезмәттәшлек итеп, Кол Галинең сигез йөз ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын инглиз теленә тәрҗемә итә һәм татар халкы тарихы, Алтын Урда чоры турында белешмәләр язып, шул китапны Лондонда инглиз телендә чыгара ул. BBC радиосында алып барган тапшыруларында Равил абый Татарстан Республикасының язмышы, Русиядә федерализмны үстерү турында гадел һәм уңай фикерләр тараткан. Ул республикабызның Беренче Президенты, Татарстан моделе турында публицистик китаплар нәшер итә.

Равил Бохараев 2012 елда якты дөньядан киткәч тә катлаулы сораулар калды. Без кемне югалттык? Ул ниләр әйтеп калдырган? Ул урыс шагыйреме, әллә татар әдәбиятына хезмәт иткәнме? Бу актуаль һәм мөһим тема белән кызыксынып, аңа багышланган язмалар, чыгышлар белән танышу кызыклы һәм минем өчен файдалы булды. Бигрәк тә татар матбугатында андый язмалар бик аз. Булганнары да интернет челтәренә куелмаган. Минем өчен Matbugat.ru сайтындагы «Әдипләребез» җыентыгының Равил Бохараевка багышланган өлеше бу нисбәттән бигрәк тә әһәмиятле чыганак булды. Анда матбугатта чыккан язмаларга сылтама куелган. Ләкин Равил Бохараевның «Тимер борчак» пьесасы буенча Г. Камал исемендәге академия театры куйган спектакль һәм аның Лондон сәхнәсендә уйналуы турында мәгълүматларга юлыкмадым. Сәбәбе – татар матбугатының интернетка соңлап чыгуыдыр, дип фаразладым. Урыс басмаларында бу вакыйгага багышланган язмалар булса да, алары да тупланмаган әле. Киләчәктә филология, әдәбият һәм мәдәният өйрәнүчеләргә эш җитәрлек. Ә минем фәнни эшемнең максаты – уникаль шәхес Равил Бохараев һәм аның иҗаты турында фикерләрне заманча яшьләргә җиткерү.

«Дөньяда күп нәрсә белдем, кайсы телләр аркылы?»

Бу сорауның кискенлеге торган саен арта бара. Чөнки хәзер татар яшьләренең шактый зур өлеше татар телендә укымый һәм язмый, татарча белүчеләрнең дә сөйләшүләре гади көнкүреш дәрәҗәсендә. Әти-әнисе ике милләттән булган яшьләр дә бик күп.

Дөньяда глобальләшү көчәя, инглиз телендә фильмнар, компьютер уеннары, эстрада җырлары киң тарала. Төрле халыклар Аурупада үзара инглиз, француз, немец телләрендә, Америкада инглиз, испан, Азиядә кытай, гарәп телләрендә аралаша. Телевидение, радио, интернет челтәре инглиз, ә безнең илебездә урыс телендә күбрәк таралгач, без шул телләрне ешрак ишетәбез һәм кулланабыз. Яшьләрнең ата-бабалары телләрен, мәдәниятен өйрәнүе катлаулана. Алар туган телләрен, ата-аналарының гореф-гадәтләрен өйрәнергә теләсә дә, танышу өчен шартлар, милли мохит җитми. Бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләр моны көн саен күреп тора. Шуңа күрә кайбер татар балалары Г. Тукайның «Туган тел» шигырен ничек аңларга тиеш соң? «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы» дип әйтә алалармы соң алар? Бу сорауга җавап табу авыр. Теләгән кешегә ата-ана телен өйрәнергә, гаиләдә аны кулланырга беркем дә комачауламый. Ләкин тормышта алай барып чыкмый шул.

Уйлана торгач, мин шундый нәтиҗәгә килдем: ни булса да, барыбер телне өйрәнү кирәк. Хәтта «дөньяда күп нәрсә белү» төшенчәсе математикага, техникага, икътисадка бәйле булса да, ата-бабалар теле халыкның тарихын, мәдәниятен, рухи дөньясын аңларга ярдәм итә. Һәм киң дөньяга омтылуны Равил Бохараев үрнәге аша да күреп була.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

 Урыс телендә язылган татар шигырьләре

Равил Бохараевның татар әдәбиятына мөнәсәбәтен аңлау өчен аның сиксәненче елларда язган «Вокруг Тукая» һәм «Меж двух огней» поэмаларын укырга кирәк. Зур күләмле бу поэмалар Пушкинның «Евгений Онегин» романына охшатып язылган. Чөнки Бохараев Габдулла Тукайның шундый роман язарга хыялланганын истә тоткан һәм үзе дә шундый әсәр язарга омтылып караган. Бу әсәрләргә бәя бирү өчен зур галимнәрнең ярдәме кирәк. Ләкин шунысы игътибарга лаеклы: «Вокруг Тукая» китабын бер дустына бүләк иткәндә Равил Бохараев үзенең иҗатын шулай билгеләгән: «Урыс телендә язылган татар шигырьләре».

Әлбәттә, аның барлык әсәрләре дә татарлар турында түгел. Шулай да аның популярлыгы, китаплары, безнең өчен кыйммәте татар халкы һәм Татарстан белән бәйле.

Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен Равил Бохараев тәрҗемәсендә укыганда, Бохараевның үз хисләре, дөньяга карашы да чагыла:

«Алдый алмас мине түбән ләззәт,

Вак тормышның чуар пәрдәсе, 

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю –

Яшәвемнең бөтен мәгънәсе».

Бу шигырьнең соңгы ике юлын ул «Я живу, но ради правды песен» дигән мәгънә салып тәрҗемә итә.

Равил Бохараевның китапларында һәм интернетка куелган чыгышларында ислам фәлсәфәсенә багышланган хезмәтләр бик күп. Димәк, ул татар халкының рухын аңлау өчен ислам дине фәлсәфәсенә таянган.

 Равил Бохараев татар телен камил белмәве өчен сызланган. Үзе урыс телендә фикерли башлап, урысча шигырьләр һәп проза язуда зур уңышларга ирешсә дә, татар шагыйрьләренең әсәрләрен «подстрочник» аша түгел, турыдан туры оригиналдан тәрҗемә иткән.

Туксанынчы еллар башында ул Германия, Япония, Австралия, Америка татарлары яшәгән урыннарга барып чыга, аларның тормышын өйрәнә. Чит илгә китеп гомер итүчеләр турында «Күчмә бакча» дигән китап язарга тели. Ләкин урыс телендә иҗат итүче кеше татар эмиграциясе мохитенә кереп китә алмый. Шулай да Равил Бохараев «Азан» исемле шигырьләр җыентыгы чыгара, венгр, инглиз, татар телләрендә иҗат иткән үз шигырьләрен «Quest» дип аталган китабында бастыра. Лондондагы ислам нәшриятында чыккан бу китапта Равил Бохараевның татар телендә язган «Туган тел хәерчесе. Дымлы төтен сонетлары. Үрем» дип аталган китапта текстлар татарча кирил әлифбасында һәм гарәп хәрефләре белән язылган. Бу китапның 61-101 битләрендә кирилл һәм гарәп хәрефләре белән Бохарайның 1989-1993 елларда татарча язган шигырьләре басылган. Алар Фатих Кәрим, Муса Җәлил әсәрләре кебек гади, шома яңгырамаса да, хәзерге укучы өчен аңлаешлы һәм кызыклы. «Сонетлар үреме» – «Венок сонетов» формасында татарча беренче тапкыр язылган бу үремнең соңгы өлеше болай тәмамлана:

«Буш сүзләр һәм милли рух фөрьяде…

Тар сумактан көчкә атлый аяк…

Сулга баксам – Кабан зөбәрҗәте.

Уңга баксам – шул ук черек Болак.

Әкрен каршылый ул туган як:

Тулы икән әдәбият келәте.

Бер туктамый – тик чыдасын колак –

Өрә печән базарыннан эте…

Мин кайтам – күңлем кайтырга куша:

Җанга – куллар аша, еллар аша –

 Кайта дымлы төтен көдрәләре…

Һәм шигъремә илһам биреп, алар

Юата – әле яшисебез бар,

Кол Гали һәм Кол Шәриф шәкертләре!»

Гомеренең соңгы елларында Равил Бохараев шигырьләрне бик аз язган, сәяси публицистика, Татарстан тормышы белән кызыксынган. Ул яңа проектлар уйлап чыгарган, еш кына Казанга кайткан. Төрле телләр һәм бик күп илләр белән танышу аңа туган халкын, Казанны, Татарстанны, Русияне аңлар өчен кирәк булган.

Равил Бохараевның «Әкият» балалар театрында куелган әсәрләре урыс телендә уйналып, татар мәдәниятен башка халыкларга һәм илләргә, хәзерге яшьләргә ачып салалар. Бигрәк тә Г. Тукайның бала чагына багышланган «Волшебные сны Апуша» спектакле курчак театрының иң затлы, кадерле спектакль булып санала. Аны тамашачылар ярата, балалар да, өлкәннәр да бу әсәрне карарга телиләр.

Интернетта табылган мәкаләләр, интервьюлар, Равил Бохараевның китаплары белән танышу мине шундый нәтиҗәгә китерде. Бу шәхес татар әдәбиятына һәм Татарстан тормышына зур тәэсир ясаган. Ул татар халкының дөньяга күз карашын киңәйткән, аның рухи дөньясын ачып салган. Равил Бохараевның иҗатын өйрәнергә һәм яшьләргә аңлатырга кирәк. Аннан башка безнең тормышыбыз тулы һәм заманча булмас иде.

Комментарий язарга