Сүз бирдең икән – үтә!»

Торак-коммуналь хуҗалыгы – иң еш тәнкыйтьләнә торган өлкәләрнең берседер, мөгаен. Теге яки бу шәһәрдә яшәүчеләрнең көндәлек тормыш шартларын яхшырту, комфортлы яшәеш мохите булдыру нәкъ менә шул өлкәдә эшләүчеләрнең төп бурычына әверелә.Чаллы шәһәрендәге «Электротехниклар» Идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бу нисбәттән шәһәрдә генә түгел, республикада да иң алдынгылардан санала. Әлеге оешма белән 2005 елдан Илгизәр Йолдыз улы Иманов җитәкчелек итә. Идарә компаниясенең үз эшен җиренә җиткереп үтәве, җитәкчеләренең фамилиясенә дә бәйледер, бәлки. Иман сүзе юкка гына кермәгән бит!..

_AXS6218Илгизәр Йолдыз улы Иманов 1952 елның 28 июнендә Актаныш районындагы Адай авылында дөньяга килә. Бакыйлыкка бик иртә киткән әтисе фельдшер булса, әнисе Лина Сафуан кызы гомере буе мәктәптә химия һәм биология фәннәрен укыта. Әлбәттә, авылда үскән, җитмәсә, бик иртә әтисез калган балага кечкенәдән тырышып-тырмашып көн күрергә, кечкенәдән тир түгеп эшләргә туры килә. Гаҗәп: нәкъ менә шулай авырлык белән үз көнен үзе күрергә өйрәнгән балалар алдагы тормышта зур уңышларга ирешәләр дә. Армый-талмый хезмәт итү, гаделлек сагында булу, башкаларны рәнҗетмәү, тырышлык – бу һәм башка уңай сыйфатлар андыйларның канына сенгән була. Безнең каһарманыбыз да 1969 елда Түбән Камадагы 53 номерлы ГПТУны тәмамлагач, башта шул ук шәһәрдә, аннан төзелеп килгән Чаллыда ташчы, тимер конструкцияләр буенча монтажник, мастер һөнәрләрен үзләштерә, күпкатлы өйләр сала башлый. Баштарак мәлләрдә биеклектән курку хисе тууын да яшерми ул, ләкин эшли торгач, анысы да уза. Автокаланы, данлыклы «КАМАЗ» объектларын төзүдә катнашкан егет шәхес буларак та формалаша: берзаман ул төзелешне механикалаштыру идарәсенең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлана. Димәк, шул вакытларда ук Илгизәр Йолдыз улының лидерлык сыйфатлары ачык чагылыш тапкан. «Төзелеш бригадасында эшләгәндә мин эшче кешеләрнең характерын өйрәндем, бригада рухының нәрсә икәнен белдем. Шунлыктан, комсомол эшендә җитәкчелек иткән вакытта җиңел иде: мин – аларны, алар мине белә. Үзем дә шуларның бер вәкиле. «Сүз бирдең икән – үтә!» – бу безнең девиз да, закон да иде», – ди ул шул вакытларны искә алып һәм бүген дә шуңа тугры калып.

Эшенә җаваплы караш, куйган максатларга ирешә белү сәләте алга таба аңа «Металлургстрой» төзелеш-монтаж идарәсе һәм Домостроитель комбинатында башта – прораб, аннан идарә җитәкчесе урынбасары вазифаларына ирешүдә ярдәм итә. Бераз соңрак аны шәһәрнең төзекләндерү һәм торак төзелеше идарәсенә җитәкче итеп билгелиләр. Эш белән бергә, Илгизәр Иманов белемен дә арттыра. Хезмәт урыныннан аерылмыйча, Түбән Кама энерготөзелеш техникумының Кама филиалын тәмамлый, ә инде соңрак – 2000 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институты дипломына ия була. Шул рәвешле, белем алудан, камилләшүдән беркайчан да туктамый дип әйтергә мөмкин.

Үзгәртеп кору еллары Илгизәр Имановның да тормышын кинәт үзгәртергә мәҗбүр итә. 1989 елда ул тормыш иптәше Әлфия Насыйбулла кызының туган якларына – Көнчыгыш Казакъстан өлкәсендәге Зыряновск каласына китә. Ни гаҗәп, анда да үз урынын таба һәм гел җитәкче урыннарда эшли: торак-коммуналь конторасы, «Зыряновскстрой» трестының төзелеш идарәсе җитәкчесе, Казакъстан белән Кытай арасында сәүдә эшләрен башкаручы «Зыряновск-Алтай» уртак предприятиясендә директор урынбасары… Ләкин, сагыну хисе көчле булган күрәсең, 1995 елда ул янә туган Татарстанына әйләнеп кайта. Хезмәт юлын «ЕлАЗстрой» фирмасында директор урынбасары, аннан «ЕлАЗжилстрой» дәүләт предприятиесе җитәкчесе буларак дәвам итә. Ә инде 2003 елдан яшьлек эзләре салынган Чаллыга кайтып, данлыклы «Челныгорстрой» оешмасында җитештерү буенча директор урынбасары һәм «Общежитие» дәүләт унитар предприятиесе директоры вазифаларын үти башлый. 2005 елдан «Электротехниклар» Идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры.

Югарыда искәртелгәнчә, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсен без барыбыз да тәнкыйтьләргә яратабыз. Кемгәдер җылы җитми, кемгәдер эссе, кемдер бәяләрдән зарлана, башкалар йорты тирәсендә чәчәкләр үсмәү яки асфальт түшәлмәүне гаепли… Бу хакта Илгизәр Йолдыз улы Иманов та искәртә: «Идарәче компанияләргә ике яклап басым астында яшәргә һәм эшләргә туры килә. Бер яктан, даими рәвештә үзгәреп торган канун һәм карарлары белән дәүләт структуралары торса, икенче яктан, халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларына бәрабәр сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен җаваплылык. Теге якны да, бу якны да канәгатьләндерү өчен еш кына үз эшеңнең профессионалы булу гына җитми, еш кына дипломат һәм психолог булу да сорала».

И. Иманов җитәкчелегендәге «Электротехниклар» ИК бүгенге көндә гомуми мәйданы 1193 мең кв.метр тәшкил иткән 125 фатирлы йортлар өчен җаваплы. Ә аларда, аз да түгел, күп тә түгел, Чаллының 62 меңнән артык кешесе гомер итә. 2016 ел нәтиҗәләре буенча ошбу компания Татарстанда беренче урынны яулаган! Капиталь ремонт программасы кысаларында 135,8 млн сумга 24 йорт төзекләндерелгән. Бу эшләр йортлар, подьездларны буяп чыгу белән чикләнми. Ремонт кысаларында диварларны җылыту, түбә алмаштыру эшләре белән берлектә, подъездларда оптик-акустик яктырткычлар урнаштырыла, иске лифтлар яңаларына алмаштырыла, йорт алларында исә заманча, оригиналь балаларга уйнау һәм спорт мәйданчыклары барлыкка килә. Шулар өстенә агымдагы төзекләндерү эшләре, инженер челтәрләрен һәм энергоресурсларны исәпләү системасын модернизацияләү буенча эшләр ел әйләнәсе дәвам итә. Гомумән алганда, «Электротехниклар» ИК шәһәрдә беренчеләрдән булып энергоэффект, турында уйлана башлый, бу исә йортларда җылылык, су һәм электрны куллануда экономияләү мөмкинлеге бирә.

Гомумән алганда, компания халыкның кесәсен бушату, ягъни өстәмә керем турында түгел, бәлки, киресенчә, экономияләү принциплары турында уйлана. 2011 елда ук «Электротехниклар» беренчеләрдән булып торак йортлардагы автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктларын урнаштыруны тәмамлаган. Бу җылылыкның урамдагы һава торышына бәйле рәвештә бирелүе дигән сүз. Шул рәвешле, 20-30 процент экономия булдырылган. Ә бит Казанда бу эшкә яңа гына тотындылар! Әлбәттә, мондый идарәче компаниягә халыкның карашы да башкача, уңай була. Халыкның иминлеген тәэмин итү буенча да күп эшләр башкарыла. Идарәче компания «Имин шәһәр» программасы кысаларында күпфатирлы йортларда видеокамералар урнаштыра. Йорт тирәләрен җәен-кышын чисталыкта тоту – көндәлек эш – бар да кешеләр комфортлы мохиттә яшәү өчен эшләнә. Халыкның уңай реакциясен күрсәтә торган бер генә фактны әйтеп китәргә була. И. Иманов белдергәнчә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча «Электротехниклар» Идарәче компаниясе»нә кергән күпфатирлы йортларда квартплаталар түләү 100,14 процент тәшкил иткән!

Уңыш серләре тагын нидә соң?

– Беләсезме, без өстән кушуны йә, булмаса, «Халык контроле» белән массакүләм мәгълүмат чаралары аша шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүне көтеп ятмыйбыз, – ди бу уңайдан Илгизәр Йолдыз улы. – Без үзебез халыкка барабыз, аларның фикерләрен, мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый. Чөнки идарәче компанияләрнең иң беренче бурычы – шәһәрдә кешеләренең комфортлы яшәвен тәэмин итү! Без бу бурыч турында бер генә көн дә онытмыйбыз.

…Кешене урын бизиме, әллә кеше урынны бизиме? 65 яшен тутыручы Илгизәр Йолдыз улы Иманов турында үз урынындагы кеше дип әйтергә мөмкин. Ул әле күңеле белән дә, җаны-тәне белән дә яшь, энергиясе ташып тора. Ул бит шәһәрне үз бармагыдай белүче төзүче дә. Ә инде комсомол елларыннан башланган җитәкче тәҗрибәсе аңа иң җаваплы бурыч-максатларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Юбилеегыз белән, Илгизәр Йолдыз улы!

Котлаулар

Нариман НАЗЫЙРОВ, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ генераль директоры

Хөрмәтле Илгизәр Йолдыз улы!

Бу матур көн – юбилей көнендә чын күңелдән Сезне юбилеегыз белән котларга һәм Сезгә, чын профессионалга, позитив һәм масштаблы фикер йөртүче җитәкчегә, хөрмәтемне белдерүгә шатмын. Сез – гади булмаган проектларга тотынырга һәм җиңеп чыгарга өйрәнгән олы җанлы кеше. Үзем дә шул өлкәндә эшләүче буларак, аның никадәр катлаулы өлкә икәнлеген яхшы беләм.

Илгизәр Йолдызович! Сезне күптәннән беләм. Оештыру сәләтегез, активлык, принципиаль, үзегезне әйләндереп алган бар нәрсәгә дә битараф булмавыгызны искәртеп китәсем килә. Сез һәрчак эшегезгә яңалыклар кертү ягында. Сер түгел, «Электротехниклар» ИК беренчеләрдән булып энергоресурсларның нәтиҗәлелеген булдыру, җылылык, су, электр чыгымнарын киметү буенча чаралар комплексы булдырды. Сезнең җитәкчелектә Идарәче компания Чаллы халкының уңайлы яшәвенә юнәлдерелгән күп кенә максатчан программаларны тормышка ашырды. Сезнең Идарәче компания эшчәнлеге тәҗрибәсе – республикада торак-коммуналь өлкәсендә алып барган эшнең нәтиҗәлелегенә бер матур мисал.

Тормыш зирәклегенең асылы шунда: һөнәри уңышларга ирешкәндә сабырлык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, теләсә нинди хәлләрдә дә җаен табу кебек бер караганда иң гади сыйфатлар кирәк. Сездә андый сыйфатларның җитәрлек булуы шик уятмый. Киләчәктә дә уңай үзгәрешләр өчен көчегез ташып торсын. Үзегез хезмәт иткән өлкәдә мавыгып эшләргә, югары дәрәҗәдә уңышларга ирешергә насыйп булсын! Шәһәрне уңайлы итеп, халык мәнфәгате өчен тырышуларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Ә тормышыгыз элеккегечә фикердәшләр теләктәшлеге һәм гаилә җылысы белән тулы булсын! Юбилеегыз белән!

SONY DSC

Михаил ПОДСЕКАЕВ, «Чаллылифт» ҖЧҖ генераль директоры

Хөрмәтле Илгизәр Йолдыз улы!

Сезне чын күңелемнән юбилеегыз белән тәбрик итәм! Сезнең оештыру сыйфатларыгыз һәм бай һөнәри тәҗрибәгезгә илтифат күрсәтү өчен дә җай чыкты дигән сүз бу.

Һәркемнең, аеруча җитәкче кешенең һәр яшәгән елы яңа вакыйгалар, уңыш-тәҗрибәләр белән тулы була. Ә аларга исә максатчанлык, лидерлык сыйфатлары, киңкырлы фикерләү дәрәҗәсе булганда гына ирешергә мөмкиндер. Сездәге яшәү энергиясе, оптимизм чыганагы беркайчан да сүрелмәсен! Эшегез һәрчак шатлык кына бүләк итсен, ә күңел түрендә йөрткән өмет-хыялларыгыз, күптәнге планнарыгыз тормышка ашсын!

Без Сезнең белән торак-коммуналь хуҗалыгы дигән бик катлаулы өлкәдә хезмәт куябыз. Монда һәрвакыт заман белән бергә атларга туры килә. Алга бару өчен яңа идея, технологияләр, метод һәм якын килүләр таләп ителә. Шәһәребезнең республикада күп кенә өстенлекле юнәлешләрдә алдынгы булуында үз эшен намуслы итеп башкарган, Автокала патриоты булган кешеләр хезмәте чагыла. Бәхеткә, Чаллы шәһәрендә андыйлар аз түгел. Сез дә шундыйлар исәбендә. Тәҗрибәле, инициативалы җитәкче, оештыручы – һәрвакыт торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңарыш, Автокала халкына югары стандартларда хезмәт күрсәтү өчен җан атасыз. Сез җитәкчелек иткән идарә компаниясендә үзегез кебек үк профессионаллар хезмәт куя, халык көнкүрешен яхшырту, яшәешен сыйфатлы итү буенча зур эш башкарасыз. Шәһәр микрорайоннарының берсендә Сезнең хезмәт белән ачылган искиткеч скверга күпләр сокланып туялмый.

Тормышыгызда якты таңнар күбрәк атсын, янәшәгездәге якыннарыгыз елмаюы терәк булсын. Ныклы сәламәтлек, иминлек Сезгә, Илгизәр Йолдызович! Бар эшләрегез уңышлы барсын, ә өегездә һәрвакыт гаилә җылысы һәм гармония яшәсен!

Комментарий язарга