Мәхәббәт җылысы

Сиңа таба юлны күрсәттеләр,
Балкып торган якты йолдызлар.
Айлар, еллар буе калдырмыйча,
Ак тормышка әйдәп барырлар.

Сиңа таба илткән тәүге сукмак,
Мәңгелеккә калыр хәтердә.
Йөрәкләрем, күңелләрем  янды,
Яратам дип сиңа әйткәндә.

Салкыннарда туңдырмадың мине,
Мәхәббәтең белән җылыттың.
Назлы итеп дәштең «кадерлем»,-дип,
Мәңгелеккә мине яраттын.

Икебезнең язмыш төеннәре,
Сүтелмәслек итеп төйнәдек.
Арабызга керүчеләргә дә,
Безне аерырга бирмәдек.

Рәхмәт әйтеп Сиңа бу шигырьне,
Бүләк итәм зурдан Кабул ит!
Бар әйбернең үз вакыты була,
Барсы булыр бераз сабыр ит!

***

Башны ия белмибез шул,
Беребез дэ сөюгә.
Йөрәкләргә сагыш түгел,
Кирәк шатлык өстәргә.

Кычкырышу рәхәт түгел,
Тик гафу да соралмый.
Сөйгән ярлар бер-берләрен,
Ни өчендер санламый.

Гафу сүзен Гөнах кебек,
Хис итәме соң кеше?
Гафу үтенә белмибез,
Эшләнсә гаеп эше.

Безгә сөю кирәкме соң,
Әллә инде талашлар?!
Кычкырышып көннәр уза,
Үзгәрә бит карашлар.
Башны ия белмибез шул,
Беребез дә сөюгә!
Мәхәббәт учакларында,
Яна белмибез бергә!

Комментарий язарга