Алмазлар буйсынмыйлар беркемгә

Йолдызым

Моңсу йолдызым минем син..
Минем өчен балкып җемелдисең
Сыйпалый саф балкышың синең
Йөрәгемә кагылса идең син..

Очып килер идем моңсу йолдызым
Туктатмас мине hавалар упкыны…
Хәлдән таеп көтсәң мине ялгызың
Сүндермәбез саф йөрәк утыңны..

Моңсу йолдызым синсез ялгызмын
Минем җаныма сыенып яшәргә..
Язмыш бирде йолдызым балкышын
Яктылыгың йөрәкне яшәртеп яшәтә!!!

Алмазым син!

Рәхмәт синең назлы сүзләреңә
Авыр чакта сиңа барырмын
Ургып ага сиңа тойгыларым
Синең өчен утта янырмын

Син минем Алмазым
Иң якын сөйгәнем
Ходаемның бүләге
Сиңа изге теләгем!

Алмазлар буйсынмыйлар беркемгә
Аермас һич безне язмыш та
Сокланыр купләр безнең дуслыкка
Бер кем алалмас безне аерып та

Бик рәхәт миңа безнең дуслыкта
Йөзәр еллар яшәп китәек
Сагыш газабыннан бул син дәва,
Олы иҗат бүләк итәек.

Аерылмабыз

Сорама син минем хәлләремне?
Күңлең яшь.. чәчләрең көмеш чал..
Аерылмабыз кадерлем бер кайчан
Бергә яшик,аерылмыйча һичкайчан…!

Сәбәп табып барыбер очрашырбыз..
Канатланып сиңа очармын..
Хыялларым ашар чын барлыкка
Назларымны биреп кочармын..

Безне hичкем бердә аералмас.
Күптән инде сине сагынам
Җитәкләрсен кысып кулларымнан
Омтыламын сиңа мин һаман.

Комментарийлар

  1. Энзе Фойгт Нурислам
    Апр 25, 2017 @ 20:17:03

    Бик зур Рәхмәт, минем иҗади тормышыма игътибарыгыз очен!!! Ихтирам белән Энзе Фойгт Нурислам.

Комментарий язарга