Өлкәннәргә тирән ихтирам белән (Видео)

Бүген Бөтендөнья татар Конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрид Фәиз улы Мифтахов җитәкчелегендә өлкәннәргә багышланган чаралар башланып китте.«Иҗтимагый оешма палатасы бинасында өлкән яшьтәге милләттәшләребез катнашында бик күркәм чара узды. Кадерле кунак итеп Сәидә Аппакованы да чакырган идек. Сүзен күптән түгел арабыздан киткән Казан шәһәренең мактаулы шәхесе Нурания апа Бариеваның рухына дога кылып башлап җибәрде ул. Шулай ук әдәп-тәртип, мәрхәмәтлек һ.б. кагылышлы киңәшләрен җиткерде. Бу чарада фикер алышу, аралашу, дөньяви киңәшләр, тәкъдимнәр каралды.

Өлкәннәр өчен оештырылган чаралар аларга яшәү көче, эчке рухи байлык бирә. Бәйрәм чарасында милләттәшләребезгә үзләренең матур җырларыннан торган чыгышларын да күрсәттеләр. Үзебезнең ана телебездә аралашу, көй-моңлар ишетү үзе бер бәхет, алай гына да түгел, телебезне, гореф-гадәтләрне, динебезне саклауда да зур этергеч булып тора. Киләчәктә дә шундый чаралар кирәк, чөнки өлкән яшьтәге милләттәшләребезгә ул яшәү дәрте бирә. Бәйрәм белән Сезне милләттәшләребез!»

dIghwrJAqH0 nVps0oeIWu8

Комментарийлар

  1. Гөлнур Айзат
    Сен 29, 2017 @ 17:25:16

    Өлкәннәргә ихтирам белән караган һәркемнең Аллаһы тәгалә алдында йөзе пакъ була.Һәрчак шундый булып калыгыз.Фәрид Фәизович!

Комментарий язарга