«Үз авылымның Сабантуй батыры буласым килә!»

Травма алу сәбәпле күпме спортчының язмышы, карьерасы, киләчәккә булган хыяллары чәлпәрәмә килә. Травма алып, спорттан читләшергә мәҗбүр кеше үзен ничек хис итә? Кабат спортка кайтырга, күпме күнекмәләрне искә төшерергә, хәтта яңадан беренче адымнар ясарга үзеңдә көч каян табарга, ничек бирешмәскә?!

Теләче районы Шәтке авылы егете, көрәшче Булат Шәрипов та әнә шундыйлардан. Ул узган елның апрель аенда Татарстанның спорт остасы, легендар көрәшче Наил Хәмидуллин истәлегенә үткәрелгән көрәш ярышында травма ала:сул кулын авырттыра. Табиблар Булатка  терсәк буыныннан таюы һәм сеңер өзелү (вывих локтевого сустава и надрыв связок) дигән диагноз куя. Шулай итеп егетнең тормышында авыр көннәр башлана. Гипс, күпсанлы тикшеренүләр, бетмәс-төкәнмәс кул авыртуы, күңел бушлыгы аның юлдашчыларына әйләнә. Ул 10 айга якын көрәш белән шөгыльләнә алмый. Тик көрәшкә булган мәхәббәте җиңә:

  • 1 сыйныфка укырга кергәч, абыема ияреп көрәш тренировкаларына йөри башладым. Хоккейны да үз итә идем. Башта бозда кәшәкә суксак, аннан көрәшкә йөгерә идек. Ләкин келәм үзенә ныграк тартты. Беренче тапкыр РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына  көрәштә катнаштым. Иң кечкенә көрәшче идем анда. Минем авырлык та җитеп бетмәде. Әлеге ярышта катнашкан егетләрнең авырлыгы 28 кг нан башланырга тиеш иде. Ә мин нибары 22,5 кг. Ләкин барыбер катнаштым. Беренче әйләнештә иң көчле егет белән көрәшергә туры килде. Җиңелдем. Елаган идем. Өстәвенә, ишек ярыгына аякны кыстым. Ләкин миңа шунда “Иң яшь һәм иң елак көрәшче” дип приз – теннис ракеткасы бирделәр. Бу минем өчен иң кадерле хатирәләрнең берсе.
  • Булат, әле узган атнада гына Данил Галиев турниры булды. Синең кабат спортка кайтуың нәкъ шушы ярыштан башланды. Моңа хәтле,  бер генә ай чамасы тренировкага йөргәнсең, турнирда чыгыш ясау авыр булдымы?
  • Травмадан соң көрәш белән янәдән шөгыльләнә башлавы бик авыр. Ләкин тренерым Вакыйф абый Данил Галиев турнирына барып, үземне сынап карарга тәкъдим итте. Әмма авырлыгым 8 кгга артты. Ярышта 65 килограммавырлык үлчәвендә көрәшергә туры килде. Кызганычка каршы, беренче әйләнештә үк төшеп калдым. Җиңелеп чыкканнан соң, кеше күзенә карарга оялып йөрдем. Ярышка хәтле дә бик борчылган идем. Алдагы көнне уйланып, төнлә йоклый алмадым хәтта.
  • Травма алганнан соң, көрәшкә карата мөнәсәбәтең үзгәрмәдеме? “Башка көрәшмим” дигән уйлар булдымы?
  • Дөресен әйтим, бүтән көрәш белән шөгыльләнмим, ташлыйм дигән уйлар булды. Еш булды. Ләкин кисәк кенә көрәш белән шөгыльләнәсе килә башлады, чөнки озакламый сабантуйлар җитә. Минем үз авылымда инде 3 ел рәттән көрәшкәнем юк, хөкемдар булып йөрдем. Әмма үзебездә сабантуй батыры булып каласым килә. Шуңа бар көчемне җыеп, шушы максатка ирешим дип, кабат көрәшкә кайттым.
  • Табиблар сиңа нинди киңәшләр бирде? Тернәкләнү өчен махсус күнегүләр эшләдеңме?
  • Иң беренче чиратта, массаж, электр белән дәваландым. Авыртуны баса торган дарулар эчтем. Хастаханәдә гипс куйдылар. Аның белән ай ярым йөрдем. Авырту бик көчле булды. Кул сызлап интектерде. Шуңа 2 ай дәвамында хастаханәгә дәваланырга йөрдем.Ә инде гипсны салдырганнан соң, кулым бөгелмәде. Моңа бик борчылдым. Хәтта ачуым килде. Аннан соң, кулыма бер литрлы минераль су шешәсен алдым да, аны гантель урынына кулланып, әкренләп шөгыльләнә башладым. Берзаман кул төшеп китте, ниһаять, бөгелде. Мин моңа шулхәтле сөендем. Ләкин минем көрәштә травма алуымны белгәч, уку йортында орыштылар, аңлатмага кадәр яздырттылар әле.
  • Ә инде тренировкаларга яңадан йөри, көрәшә башлау ничек булды?
  • Кышкы каникул вакытында Теләчегә берничә тапкыр бардым. Анда егетләр белән бергә җиңелчә күнегүләр ясадык, бил алыштык. Ә инде травма алганчы, мин “Ак Барс” көрәш сараена йөри идем. Спортка кайтырга уйлагач, тренировкага бардым. Вакыйф абыйдан көрәшә башларга рөхсәт сорадым. Ул ризалашты. Беренче атнада тренировкалар бик авыр булды. Егетләр футбол уйный. Ә минем аз гына йөгергәннән соң ук хәлем бетә: биш метрдан артык чаба да алмый идем хәтта. Тренировкалар минем өчен бик авыр һәм кыен үтте! Хәзер ияләштем инде. Җиң сызганып эшкә керештек.
  • Травма алган очракта көндәшкә үпкә каламы?
  • Юк, бу көрәштә була торган хәл. Минем бернинди үпкәм дә юк. Көндәшем алым ясый башлады, ул травма алмасын өчен, кулыма таяндым. Нәтиҗәдә үзем яраландым. Беренче әйләнешнең бишенче секундында ясалган беренче алым иде бу. Ләкин алдан махсус уйлап эшләнелгән эш түгел. Күз алдымда кулым “чыгып-керде”. Бик авыртты. Ләкин көндәшемнең биредә бер гаебе дә юк. Миңа шулай язган, димәк.
  • Спортчы буларак травмалар еш алырга туры киләме? Ә инде келәмгә чыккач, янәдән яраланудан курку кебек ниндидер эчке киртәләр юкмы?
  • Көрәшчеләр вак-төяк травмалар еш ала. Ияк яру, көрәшне дәвам итә алмаган чакларым шактый күп булды. 2014 елның 14 декабрендә Теләчедә үткән яшьләр арасындагы дөнья беренчелегендә 3 нче урын алдым. Ул вакытта 60 кг үлчәү авырлыгында көрәшә идем. Беренче әйләнештә көндәшемне (Казахстан көрәшчесе) 15 секундта җиңдем – чистага аттым. Ләкин икенче әйләнештә Кыргыз көрәшчесе белән туры килдем. Мин аны 6:1 исәбе белән җиңеп барсам да, хаталар ясый башладым. Соңрак кулны авырттырдым. 8:9 исәбе белән җиңелдем. Шуннан соң, мине хастаханәгә җибәрделәр. Анда рентген ясадылар. Ләкин кул сынмаган иде. Мин кабат ярышка кайттым. Турнир үтүче залга кереп барганда, “Булат Шәрипов, келәмгә 3 нче-5нче урын өчен көрәшкә чакырыла” диделәр. Моны ишеткәч,  киемнәрне әтигә биреп калдырдым да, шул ук мизгелдә көрәшкә кереп киттем. Кулым бик авыртты. 5:2 исәбе белән җиңелеп барганда, миңа бәхет елмайды. Көндәшемне чистага салып, жиңү яуладым. 3 урын алдым. Җиңеп чыкканнан соң, хәтта кул авыртуы да бетте. Тик курку булмады. Ләкин спортка кайту авыр булды.
  • Травма алганнан соң, башка көрәшчеләр синең хәлләреңне белешеп тордымы, ярдәм иттеләрме? Әти-әниеңнең көрәшкә карата мөнәсәбәте үзгәрмәдеме?
  • Әйе, көрәшче егетләр шалтыратып, хәлләремне сорап тордылар. Һәрчак ярдәм кулы суздылар. Ә инде әти-әнигә килгәндә, алар көрәшкә кайтуымны хуплап бетермәде. Көрәш белән шөгыльләнә башлавымны аларга әйтмәдем дисәң дә була: “мин тренировкаларга йөри башлыйм әле” дидем. Алар каршы килде. Әлбәттә, әти-әнием сәламәтлегемне кайгырта. Ләкин келәмгә кайтасы килде. Әни Данил Галиев турнирында беренче әйләнештә җиңелеп чыкканнан соң, “И, улым, исән-сау булуың өчен бик зур рәхмәт”, — диде.
  • Әлбәттә, 10 ай эчендә бик күп нәрсәләр онытылып та киткәндер. Ә шулай да алга таба нинди максатларың, хыялларың бар?
  • Тренер эшлисе эшләр, төзәтәсе хаталар бар диде. Ул минем өчен өлге. Вакыйф абыйдан үрнәк алам. Хаталар өстендә эшлим. Алга таба 70 кгга күчәргә ниятлим. Көрәш, билбау көрәше буенча ярышларда катнашырга исәплим. Әлегә мин спорт мастерына кандидат. Спорт мастеры исемен алырга телим.

1 2 3 4

Комментарий язарга