Көннәр белән узган яшьлегебез сары яфрак булып коела

Уйламыйсың еллар уза диеп,

Гомер бит ул мәңге тоела.

Көннәр белән узган яшьлегебез

Сары яфрак булып коела.

Көзнең икенче анда көннәр тәмам суына төшә. Кешеләр җылырак киемнәргә төренә, күңел бертөрле төшенкелеккә бирелә.Шушы минутларда,йөрәкләрне җылытып җибәрә торган бәйрәмнәр турында истә тоту бик мөһим. Ә Октябрь аенда алар шактый күп.

Елдан – ел тантаналы ,зурлап үтүче бәйрәмнәрнең арасында аерым урынны өлкәннәр көне алып тора.Бу көнне әби-бабайларга, әти-әниләргә , һәм барлык олы яшьтәге кешеләргә карата бары тик яхшы сүзләр генә яңгырый,аларны котлау бәйгеләре уздырыла.Билгеле булганча,олы яшьтәге кешеләр ,әлбәттә,берсузсез ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

Әлеге бәйрәм үзенең тарихын 1991 елда башлап җибәрә.Беренче октябрь көнне БМО тарафыннан , законлы рәвештә , халыкара өлкәннәр көне кабул ителә һәм хәзерге көнгә хәтле зурлап үткәрелә.

Искә алсак, бәйрәмнәр бик күп бит. Ни өчен нәкъ өлкәннәр көне календарьларда урын алган икән соң? Безнең әти –әниләр, әби-бабайлар гомер буе армый-талмый эшлиләр.Аларда булган түземлек ,акыл һәм гаделлек ,мөгаен беркемдә дә юктыр.Бөтен тормышларын безгә багышлап,без матур дөньяда яшәсен дип тырышкан кешеләр бер көн игьтибарга лаек түгелмени соң?Сез минем фикерем белән килешерсез дип өметләнәм. Нәкъ шушы бер көнне без олы буынга карата булган барлык әйтәсе җылы сүзләребезне,мәхәббәтебезне белдерә алабыз.

Кешенең тормышы ком сәгате кебек секунд саен агып тора. Вакытның хәйләкәрлеген без үсә бара гына сизә башлыйбыз. Һәр минут,һәр секунд мөһим. Шуңа күрә, әйдәгез вакытны күбрәк безнең игътибарга лаек кешеләр белән уздырыйк.Гомер агышын беркемдә сизми. Картайган көннәрдә бу фикерләрнең инде кирәге бетә.Шуңа күрә вакытны югалтмыйча яшик.Барлык әти-әниләрнең,әби-бабайларның күңелен күреп,алар белән тату яшик,кадерләрен исән чакта белеп калыйк.

Комментарий язарга