Айзилә Батырханова: «Хыялым – кинода төшү»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында чыга торган «Яшьләр тукталышы» тапшыруының алып баручысы, һәрчак белемгә омтылучы чибәр кыз Айзилә Батырханова белән әңгәмә кордык.

Айзилә, син гел хәрәкәттә. Мондый кызу темптагы тормыш туйдырмыймы?

Балачагымда, киресенчә, пассиврак идем. Әнием мине апамнан аермалы буларак, бик тыныч, бер дә еламый торган бала, дип искә ала. Активлыгым мәктәптә укый башлагач артты. Мәктәпкә укырга керү белән авылыбыздагы музыка мәктәбенә бирделәр һәм шуннан бирле сәнгатьтә. Моның өчен укытучыларыма мең рәхмәт.

Ә мондый яхшы укытучылар кайсы якларда тәрбияли?

zZrK7nkbbi0Тумышым белән Казан артыннан булам, Биектау районы Дөбъяз авылыннан. Бераз мактанасым килә: безнең авылда яшьтән үк сабыйларның сәләтләрен үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган! Спорт белән шөгыльләнер өчен дә, иҗат белән дә… Башта фортепиано классына йөрдем, соңыннан үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем. Аннары нәфис сүз дәресләренә йөреп, матур итеп сөйләргә дә өйрәндем.

Сәләтнең туксан проценты тырышлыктан булса да, ун проценты гаиләдән килә, диләр.

Анысы да дөрес! Ике як дәү әниләрем, дәү әтиләрем үзешчән сәнгать осталары. Әнием ягы – баянчылар! Әтием ягы – «тәмләп, күңелле итеп» сөйләшүчеләр.

Димәк, син ике як нәселнең иҗат җимеше! Синең фамилияң дә һәркемне үзенә җәлеп итә.

– Беләәәм. Күпләр шулай ди! Фамилиям белән дә, ата-бабаларым белән дә бик горурланам. Дәү әтием Габделмәннәф Батырханов – Татарстанның атказанган механизаторы! Бабам Тугрыхан атлы булган, аның улы Батырхан, шуннан килеп чыга инде бу фамилия! Татарстанда бу фамилия бары безнең нәселдә генә.

Шәҗәрәгездә Казакъстан белән бәйләнеш юкмы үзе?

– Белмим шул, архивка барып тикшертәсем килә. Һаман вакыт юк. Җәйгә мөһим эшем бар: архивка барырга ниятлим!

– Икенче курстан телевидениедә эшли башлавыңны да беләбез. Телевидение өлкәсендә беренче адымнарың турында сөйлә әле.

– Мин, гомумән, әнием кебек медицина юлыннан китмәкче идем. Җиденче сыйныфта укыган чагым. Безне «Тамчы-шоу» интеллектуаль тапшыруында катнашырга чакырдылар. Шул көнне мин телевидение белән исәрләнеп кайттым!.. Сиңа таба төбәлгән бихисап камералар, утлар, аңа өстәп дулкынлану хисе… Әйе, бу чыннан да гаҗәеп тормыш, икенче төрле дөнья һәм мин анда булырга тиеш, дип үз-үземә сүз бирдем.

Казан (Идел буе) Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кергәндә эшкә урнашу уе юк иде. Иң элек укуны тәмамлап, диплом алырмын, дип сүз бирдем үз-үземә. Икенче курс ахырында «Дулкыннар» республикакүләм иҗат бәйгесенең нигезләмәсен күреп, катнашып карарга булдым. Хәсән Туфан иҗатына багышланган иҗади бәйгедә нәрсә әзерләргә мөмкин соң, дип баш ваттым, чөнки аның шигырьләре ир-ат авызыннан гына яңгырарлык тоелды. Шуннан, тоттым да, егет образында чыгарга булдым. Битләремә корым яктым да… Имеш, снаряд шартлаганнан соң «Сугыш» шигырен сөйлим. Жюри әгъзаларын әлеге образ кызыксындырды. Шигырьне сөйләп кереп, кире «Айзилә»гә кайтканнан соң, алар ышанмадылар! Шулчак, минем хәзерге вакытта иң хөрмәт иткән кешем – җитәкчем Рамилә апа Сәхабетдинова, үзләренә эшкә чакырды! Менә шулай итеп мин яшьләрчә тукталыш ясарга өйрәндем, эшләп укыдым. Быел бакалавр дипломын алдым.

Белгечлегең буенча эшләргә җыенасыңмы?

Белгечлегем буена мин тәрҗемәче. Тик әлегә белем эстәп туймадым, шуңа күрә сайлаган һөнәремнең барлык нечкәлекләрен белү максатыннан, магистратураны журналистика юнәлешендә дәвам итәсем килә!

U1kS_KtrvDEАйзилә, тормышка гашыйк кеше икәнлегең фотоларыңнан да күренә.

Әйе, мин һәрбер көнемне, көнемнең һәр мизгелен кабатланмас, файдалы һәм «тәмле» итәргә тырышам. Фотога төшү – иң яраткан шөгылем. Әллә кайчангы фотоларны карап, «карале, мин нинди идем бит», – дип утыру ничек күңелле!.. Ярый әле хәзер социаль челтәрләр бар. Аларга көнгә бер фото кертмәсәм, эчем поша башлый. «Инстаграм» – минем көндәлегем! Элегрәк кәгазь көндәлеккә «Шул көнне, шул вакытта, шул кеше белән очраштым», – дип язып барсам, хәзер аны интернеттагы дөньям алмаштыра.

Тәнкыйть сүзләрен еш ишетәсеңме?

Төрлечә… Алай бик кискен бәрелгәннәре юк. Мин тәнкыйтьне кабул итә торган кеше. Киресенчә, шул тәнкыйть сүзләренә карап, хаталарны төзәтәм. Бар нәрсә дә «бал да май» була алмый бит…

Гаиләдә тәнкыйть сүзләрен ирештерүче бармы?

Батырханнар гаиләсендә төп тәнкыйтьче – әнием! Тапшыру чыканнан соң әнием «әйбәт» дисә, димәк, тапшыру йөз процент уңышлы! Идеяләр ягыннан безне канатландырып торучы – әтием булса, җиргә төшерүче – әнием. Бу – баланс!

Кияүдә булмаган Айзиләнең (егетләр колагына) кияүгә чыгу теләге бармы?

Иии… кайсы кызның юк икән инде андый хыялы?… Туй күлмәгенә кызыгып булса да, чыгарсың (көлә). Шаярам, әлбәттә.

Туй күлмәген кияргә тәкъдим итүчеләр бармы соң?

Ммм… сөйгән ярым бар. Ышанасызмы-юкмы, егерме яшькәчә бер егеткә дә күз салмадым. Укыдым, вакыт юк иде. «Мин сине ошатам» диючеләр дә булмады. Әмма моны ниндидер җитешсезлек итеп кабул итмәдем, димәк, Ходай Тәгалә тарафыннан вакыты җитмәгән, дидем. Мәхәббәт – ул бит уйламаган, бөтенләй башка китермәгән җирдән килеп чыга да куя. Монысы – китап сүзләре…


 Айзилә, иҗат процессы синең өчен нәрсә ул?

– Телевидение – ул гаҗәеп тормыш. Үзем Венера Иванова, Раил Өметбаев, Роза Әдиятуллиналарны карап үстем. Әгәр миңа биш ел элек син шуларның хезмәттәше булачаксың, дисәләр, һич ышанмас идем. Тапшыруны эфирга чыгару күп тырышлыклар сорый. Иң мөһиме, ул тамашачыларга, безнең очракта, яшьләргә кызыклы булсын! Телевидениедә эш күп, әмма ул беркайчан да арытмый, иҗат процессы бит ул!.. Эзләнү, идея туу мизгелләре, сценарий язу, геройларны табу, төшерү, монтаж һәм әзер продуктны гаилә белән экран аша карау. Көне буена төрле идеяләр белән кайнап йөргәннән соң, кичен «илһамым» белән бергә сценарий язабыз. Төшерү процессы һәрвакыт берәр маҗара белән тәмамлана. Мәсәлән, хезмәттәшем Иван Остроумовның баскычтан мәтәлү фобиясе бар. Ничәмә ничә тапкыр шулай булды: кайчан, кайда булуына карамастан, барыбер егыла…ntfpRgjMr8I

– Торырга булышасыңмы соң?

Бик көләсем килсә дә, дустымның хәленә керәм, әлбәттә. Синең сорауда бераз фәлсәфилек бар… Хәлемнән килгәнчә, һәрбер кешегә ярдәм итәргә тырышам. Бер җылы сүз, елмаю да кешегә никадәр зур ярдәм була ала!

Айзилә, хатын-кыз буларак, син дә хыялланырга яратасыңдыр?

Әле ничек кенә…

cn8ref_MMwsНинди хыяллар белән яшисең?

– Хыяллар күп инде ул… Әмма мин шуңа инандым: чын күңелдән хыяллансаң, һичшиксез, кайчан да булса бу теләкләр тормышка аша. Кояшлы һәм иң тәмле «пицца» иле Италиягә барасым килә! Тагын бер зуууур хыялым бар: кинода төшү. Татар кинематографиясе елдан-ел үсеш ала, минем дә безнең кино индустриясенә үз өлешемне кертәсем килә. Әлегә хыял диңгезендә йөзәм, булачак образым турында уйлыйм.

Һәм нинди булыр икән ул роль?

Холкыма капма-каршы кешене уйнар идем! Кечкенәдән «убырлы»ны уйнап үстем! Беренче укытучым убырлы итеп куйгач, гарьләнеп елаганым истә. Шулвакыт әнием: «Син нәрсә… Убырлыны башкару – күпме артистның хыялы», – дип юатты. Убырлыдан башларга кирәк! Нинди роль тәкъдим итсәләр дә, бик теләп алыныр, яратып башкарыр идем. Әйткәнемчә, бик хыяллансаң, барысы да була! Чын күңелдән ышан гына.

Комментарий язарга