Балдак ясарга 6 сәгать вакыт җитә яки зәркән эше буенча «Ворлдскиллс» җиңүчеләрен кайда әзерлиләр?

Монда берәүнең дә синең белән иркенләп сөйләшергә вакыты юк. Студентлар бирелеп-бирелеп, вак детальләргә җан өрә. Балдак, беләзек, түштамга ясый.Остазлары исә аларга һәртөрле ярдәм кулы сузарга әзер. Зәркәнче булып тумыйлар, әмма өйрәнергә була. Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумында аюны да биергә өйрәтәләр.

 

 

Бинага килеп керүгә үк тел шартлатырлык: диварларны чып-чын сәнгать әсәрләре – картиналар бизи. Боларны студентлар үз куллары белән ясаган. Музейда исә ни генә юк: агачтан чокып ясалган такталар, шкафлар, урындык-өстәлләр, балчыктан эшләнгән чәй сервизлары, чиккән сөлгеләр, милли киемнәр дисеңме? Иң зур игътибарны уртадагы өстәлгә тезелгән зәркән эшләнмәләре җәлеп итә. Мактанырлыгы да бар бит техникумның! Быел Россия күләмендә узган “Ворлдскиллс” яшь профессионаллар ярышында Фәннүр Вәлиуллин исемле студентлары беренче урынны яулап кайтты. Ул бүген Россия җыелма командасы белән бергә, Тольяттида дөнья чемпионатына әзерләнә.

 


– Киләсе елга техникум ачылуга 55 ел тула, – дип сөйләде директор Рушания Сәүбәнова. – Моннан 10 меңнән артык студент белем алып чыгып киткән. Балалар безгә бик теләп килә. Узган ел бер урынга 3 кеше дәгъва кылды. 9 сыйныфтан соң 3 ел да 10 ай, 11 сыйныфтан соң 10 ай яки 1 ел да 10 ай укыйлар.
Техникумда зәркәнче осталыгы серләренә элек Евгений Бакакин төшендергән булса, хәзер исә элек “Алмаз-холдинг” компаниясендә эшләгән ике мастер: Марат Галиев белән Андрей Гавриков өйрәтә. “Ворлдскиллс”та җиңү яулауда да нәкъ менә аларның өлеше зур.
– Фәннүр әлеге юнәлеш буенча ике ел гына укыды, – ди директор. – Шул вакыт эчендә үзенең белгәннәрен камилләштерә барды. Әзерлеге ягыннан нык көчле иде дип әйтә алмыйм. Җиңү яулагач, үзе дә ышанмады. Кайбер техниканы белми иде. “Гравировка”ны әле генә өйрәнеп бетерде. Мастерларыбыз оста булганга күрә, хәйләкәр моментларын өйрәтеп, тизлек буенча да сынатмаска өйрәттеләр. Ювелир эшләнмәсен ясаганда сызыклар кала икән, бу инде сыйфаты ягыннан ким бәяләнә. Сырлар калдырмый торган итеп, дөрес итеп эшләргә өйрәтә торган мастерлар алар. Безгә килгән балалар мондый җиһазларны гомерендә күрмәгән, ювелир эшләнмәләрне тотып та карамаган. Мастерлар аларны бу эшкә гашыйк итә.

 

 

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары диплом эше әзерләү белән мәшгуль. Быел 15 студенттан торган курс Сөембикә ханбикә һәм хан костюмы, дөресрәге, бизәнү-ясану әйберләре эшләячәк.
Зәркән эше техникумда 2006 елдан бирле укытыла. Шунысын әйтергә кирәк, ул – Татарстанда бердәнбер.

 


– 2014 елда беренче тапкыр “Ворлдскиллс” хәрәкәтендә катнаштык, – ди зәркән мастеры Марат Галиев. – 2015 елда безнең студент кызыбыз Казанда узган милли чемпионатта 3нче урын алды. 2016 елда исә 4нче урын безнеке булды. Быел исә Фәннүребез Краснодарда узган чемпионатта беренче урынны яулады. Аның эшен конкрет ювелир эшләнмә дип тә атап булмый. Ул Абу-Дабидагы паруслы бинага охшаган. Чемпионатта алар өч көн эшләде. Беренче һәм өченче көндә – 8әр сәгать, икенче көнне 6 сәгать вакыт бирелде. Беренче көнне беренче модульне җыйды, икенче көнне икенчесен һәм өченче көнне барысын бергә җыеп тоташтырды.
Укытучы белән туй балдагы ясау турында да сөйләштек.
– Моның өчен запас белән 7-8 грамм коелма материал алына. Иң элек аннан шакмак профиль ясала, термик эшкәртү узганнан соң, махсус җайланмада ярымтүгәрәк хәленә китерелә. Тагын бер тапкыр термик эшкәртүдән соң, балдак формасы бирелә. Шуннан соң ул игәүләнә, ныгый һәм тиешле үлчәмгә килә. Соңыннан шомартыла, ялтыратыла. Балдакны бер көндә, ягъни 6 сәгатьтә ясап өлгертеп була, – ди Марат Мәрдегалләмович.


Зәркәнче булырга укучы студентлар ювелир эшләнмәләрне мельхиор һәм җиздән коя. Махсус укыту планы нигезендә, һәр студент бер уку елына 18 эшләнмә ясарга тиеш. Бу “хәзинә” ярминкәләрдә сатыла. Ә менә диплом эшләре 5 ел сакланырга тиеш. Шуннан соң аны авторлар үзләре алып китә яки сатуга куела. Шулай ук аерым заказлар алып та эшләргә мөмкин. Директор Рушания Сәүбәнова сүзләренчә, моңа күбрәк мастерларны җәлеп итәләр. Бу аларның хезмәт хакларына да бер плюс.
Анастасия Цыгина исемле чыгарылыш курс укучысы түштамга ясау белән мәшгуль. Эше шактый четереклегә охшаган.
– Булачак ювелир эшләнмәнең формасы башта балавыздан киселә. Чөнки формасы катлаулы. Аннары металлга агызыла. Соңыннан  аңа кайнар эмаль салына, ташлар куела. Бу минем шәхси проектым. Күп вакытымны шушы иҗат лабораториясендә уздырсам, бер айдан түштамганы тагып йөри алырмын дип уйлыйм, – диде кыз.


Сүз уңаеннан, Анастасия су спорты төрләре буенча чемпионатның талисман авторы.
Фәннүр Вәлиуллин исеме чыннан да, техникумда  беренче урында йөри. Укытучылары да аның белән горурланып сөйли.
– Безгә укырга килгәндә сәнгать темасыннан ерак иде ул. Шулай булса да, теләге көчле иде. Эш башлангач, ул пропорцияләрне дөрес сизде, төзеде. Кыска гына вакыт эчендә эшнең җаена төшенде. Быел укуны тәмамлый. Киләчәктә үз һөнәрен, талантын берәр остаханәдә дәвам итәр.  Югары белем алырга да теләге юк түгел үзенең, – ди укытучысы аның турында.

 

Киләсе уку елыннан зәркән юнәлеше буенча яңа предмет укытыла башлаячак. Бу зәркән эшләнмәләре “огранкасы”, ягъни, эшләнмәләргә кыйммәтле ташлар кую нигезләре.

– Бу курста зәркән эшләнмәләренә нинди ташлар куела, ничек эшкәртелә, ташларның физик үзлекләре турында сөйләнәчәк. Әле мондый фән укылмаса да, быел шул юнәлеш буенча “Ворлдскиллс”ның Россия чемпионатында катнашып кайттык. Дүртенче урын алдык. Начар чыгыш ясамадык. Әмма  өйрәнергә җиһазлар булмау, тәҗрибә җитмәү аяк чалды. Инде без кирәкле җайланмалар булыр дип уйлыйбыз, киләсе елга беренче урын алырга дигән ныклы теләк бар, – ди укытучы Айрат Хөснетдинов.

 

 

 

 

Рөстәм Миңнеханов күптән түгел “Ворлдскиллс”та Татарстан командасы гомуми зачетта икенче урынны алганы өчен тәнкыйть утына тоткан иде, техникум җитәкчелегенә бу хакта искә төшергәч:

– Булды анда, – диде Рушания Кыямовна. – Чөнки  ресурс үзәкләренә, 27шәр, 100әр миллион сум акчалар бүленеп бирелә. Аның стратегиясен ясап, планга куеп, кадрларны җәлеп итеп, эшләп бетермәү нәтиҗәсе бу.  Бездә дә мастерга кытлык иде, шуңа күрә мондый зур җиңүләргә дә ирешеп булмады. Алар килгәч, чит регионнарга барып тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге тудырдык. Санкт-Петербург, Краснодарда булдык, Якутиягә барырга исәп. Париж Сабан туенда катнашып кайттык менә. Президентыбызга рәхмәт! Чемпионатка әзерләнү буенча шундый мәйданчыклар төзеп, җиһазлар белән тәэмин иткән өчен. Киләсе юбилей елын – тагын да зур җиңүләр белән каршыларбыз дип уйлыйм!

intertat.ru

Комментарий язарга