Эх, кеше, яки татар телен укытырга кирәкми дигән хәбәрне кем тарата?

Хайван, әгәр торагына, кавеменә, яшәгән урын-җиренә куркыныч яный башласа, җан-фәрман килеп үзенекен сакларга, тирә ягының төзеклеген якларга ташлана, кирәксә тешләшә, сугыша, канга бата, җан-тәслим кыла, соңгысынача үзенекен бирми! Тик бу – “аңсыз” хайван…

Ә кеше?
Бу хәбәрләрне башка милләт вәкилләре таратмый…
“Татар телен уку минем балама кыен, безгә кирәкми”, дигән бер генә урыс, мари, алман, чувашны да күргәнем булмады! Киресенчә, “Минем исемем Илья, мин татар телен өйрәнәм! Мин татарча беләм, шәпме абый?” дип мактанып, кичләрен миңа “татар теле буенча өй эшем бар, булыш әле” дип, китап-дәфтәрләрен күтәреп кергән башка милләт балалары дистәләгән булды.
Ә менә “татар теле кемгә кирәк?”, “ЕГЭны татарча бирмиләр!”, “татар мәктәбенә бирдееең? ычкындыңштолие!?”, “үзем дә җүнләп не знай, ничо — живой…”, “кухня телен белсә, бик җитә, ватып җимереп сөйләшсә, башкалардан аерылып тормаячак, артыгын өйрәнеп башын катырмасын” ише “йомры сүзләрне” торган саен ешрак ишетәм!
Ул гына җитмәде, “татар телен укымагыз, көчләп укытсалар, белегез, көрәшегез, әләкләшегез!” хәбәрен дә ватсап сәхифәләре буйлап, татар телен бүтән укымаячак, шунлыктан иң бәхетле һәм “ниһаять иреккә чыккан” ТАТАР АТА-АНАлары сөенче итеп тарата башлады!
Кеше, син нишлисеең?
Әгәр татар теле мәктәптә укытылмаса, синең балаң 5 татар сүзенә 3 урысча сүз кыстырып сөйләшсә, я бөтенләй белмәсә һәм белмәве, мәктәптә татар телен укымавы белән мактанса, горурланса (әйтте диярсез, ул шулай булачак та!) аның балалары татарчаны бөтенләй белмәячәк, син шуны аңламыйсыңмы? Татарча “совсем не белмес” оныгың белән урысча гапләшү перспективасын син бәхет, нормаль тормыш нәтиҗәсе саныйсыңмы? Ә бит, оныгың аек акыллы, милләт җанлы булып туса, сине моның өчен гафу итмәячәк, шуны аңламыйсыңмы?
Эх, кеше…

Алмаз

РАЗЪЯСНЕНИЕ Министерства образования и науки Республики Татарстан по вопросу обучения татарскому языку в общеобразовательных учреждениях Республики Татарстан

Комментарийлар

  1. Лилия
    Сен 07, 2017 @ 10:04:42

    Балык башыннан чери дилэр. Нигэ бу хэбэр таралган сон? Нигэ диеп министырлыгыбыз бу хэбэр таралуга юл куя? Хэр дэулэт уз телен якларга тиеш !

  2. Ләйсән Ханова
    Сен 07, 2017 @ 11:07:04

    Хәбәрне күтәреп алучылар, инде болай да болганган суны тагын да ныграк болгатучылар ай-яй күбәйде… Кеше күбрәк тел белгән саен яхшы, югыйсә. Бушлай, җитмәсә…Тик проблеманың тагын бер ягы бар. Татар телен үзебезнең татарларга өйрәтергә кирәәәәк! Инде шулай дип чаң кагасы килә(. Тик татар телен өйрәткәнче, милли үзаң тәрбиялисе… Югыйсә, алар аны шулай ук өйрәнмәячәк. Алмаз , үзебезнең татарлар татар телен белмәү белән горурлана шул. Мин дә гел әйтәм: үз телен белмәгән бер генә башка милләт вәкилен дә очратканым юк әле… Койрыгы ябышкан саескан хәле инде бу… Башын алса, койрыгы ябыша…Койрыгын алса…

  3. Айгол
    Сен 07, 2017 @ 19:34:17

    Башка берэугэ булган ачуны уз анасыннан алган кебек килеп чыга. Бэхетсез миллэт! Мэсьэлэнен нигезенэ беркем дэ тошэргэ телэми. Телне ойрэну кемгэ комачаулаганы бар. Буген генэ бер маржа белэн сойлэштем, улынын рэхэтлэнеп татар телен ойрэнуен эйтте. Ботен хикмэт БДИ да тугелме? Ник ул хакта беркем дэшми.

Комментарий язарга