Казанда 2018 елгы футбол чемпионатына яңа җанатар паспортлары бирәчәкләр

Fan-id–куркынычсызлык системасы элементы. Ул чемпионат уздыру вакытында, тамашачыларны өстәмә тикшерү процедураларыннан азат итеп, стадионнарга үтүне җиңеләйтә. Ул билет дублеры гына түгел, бәлки күп функцияле документ та булып тора. Чит ил җанатарлары өчен ул Россиягә килү өчен визаны алмаштырачак.
9aa70cfa

7 декабрьдә Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына яңа җанатар паспортлары бирү башлана. Беренче паспортларны (fan-id) тапшыру тантанасы «Родина» мәдәният-күңел ачу комплексында (Бауман ур., 44/8) 15.00 сәгатьтә башлана.

14 июньнән 15 июльгә кадәр Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Казанда 16, 20, 25, 27, 30 июньдә һәм 6 июльдә уеннар уза. Уеннарны карау өчен билетлардан тыш, fan-id булу мәҗбүри. Ул барлык кешеләрдә, шул исәптән балаларда да булырга тиеш.

Җанатар паспорты чемпионатның барлык уеннары өчен бер тапкыр бирелә һәм чемпионат уздыру вакытына гына гамәлдә булачак. Конфедерацияләр кубогы-2017 өчен ясалган fan-id әлеге чемпионатта гамәлдә булмый. Дөнья чемпионаты-2018 өчен яңа паспорт ясату мәҗбүри, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

 

Комментарий язарга