Кызларсыз булмый. Футболда да

Футболда Татарстансыз булмый. Дөнья чемпионатына иң яхшы әзерлек, шактый уенның Казанда узуы турында түгел сүзем. Безнең республика хәтта дөнья чемпионатының ачылышына да үз өлешен кертәчәк. Ничек? Туп биреп торып!

Футбол матчларында уенчыларга аутка киткән тупларны биреп торучыларны барыбыз да күргәне бар. Әлеге вазифаны һәрчак малайлар башкарып килә иде. Әлеге егетләр, нигездә, футбол мәктәпләрендә укучылар, ягъни яшь футболчылар була гадәттә. Ә быелгы дөнья чемпионатының беренче уенында — мундиальне ачу матчында әлеге рольне тарихта беренче тапкыр… кызлар башкарачак!

Билгеле булганча, 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июль көнне Мәскәүнең «Лужники» стадионында ачылачак. Бу көнне мәйданга Россия һәм Согуд Гарәбстаны командалары чыгачак. Әлеге уенда футболчыларга тупларны Әгерҗе районының «Кадеты» командасы кызлары биреп торачак. Әлеге хокукны алар ил күләмендә уздырылган махсус сайлап алу конкурсында яулаганнар.

Boy kicking a soccer ball. White background.

Комментарий язарга