Ильяс Галимов белгән җырны Булат Нигъмәтуллин белми! (ВИДЕО)

Ильяс Галимов ун яшьтән җырлый башлап, бүген инде Булат Нигъмәтуллин белән дуэт башкара. Дөрес, Ильясның яраткан җырын хәтта аның белән автобуста баручы профессиональ җырчылар да белми булып чыкты.

«Мөгаен, ун яшьләрдән җырлый башлаганмындыр. Күршем гармунчы егет иде, бик шәп уйный гармунда. Бала-чактан төрле-төрле җырлар җырлап үстек. Ә иң яраткан җырым — «Ялгыз чәчәк», — дип хәбәр итте легендар көрәшчеләребезнең берсе Ильяс Галимов «Идел» журналы хәбәрчесенә.

Хәбәр иткәнебезчә, Ләйсән Мәхмүтова көрәшчеләр Ильяс Галимов белән Фәнис Гафиевның җырлауларына-биюләренә шаккатып, Инстаграмда хәбәр урнаштырган иде.Ильяс

Инде Ильяс башкаруында җыр да күрдек. ВИДЕОны карыйбыз:

Ильясның яраткан җыры «Ялгыз чәчәк» дигән җыр икән. «Яшьтән шуны яратып тыңладым, җырладым, — ди ул. — Дөрес, Вильнюска Сабан туена баргач, Булат Нигъмәтуллинга, әйдә, шуны җырлыйк әле, дигән идем, белми икән бу җырны. Үземә аларның җырларына кушылырга туры килде. Ә гомумән алганда, бу дөньяда җырлап-биимичә яшәү бигрәк кызыксыз булыр иде».

Ильяс Галимовның фикерләре белән килешми булмый. Ә без исә «Ялгыз чәчәк»нең текстын да тәкъдим итәргә булдык. Тагын бер җырлау теләге туса, Ильяс танылган җырчыларга «Идел» сайтын ачып күрсәтер:)

«Ялгыз чәчәк» (Зәлидә Зарипова сүзләре, Зиннур Сафиуллин көе)

Юл буенда ялгыз калган
Сары чәчәк — сары көнбагыш.
Нигә синең күзләреңнән
Түгелә соң моңсулы сагыш?

Юл буенда көнбагыш,
Ник түгелә моңсулы сагыш?

Яшел чирәм юл буенда,
Горур баскан сары көнбагыш.
Горурлыгың баш идерми,
Әллә үткән юлларың ялгыш?

Әйтче миңа, көнбагыш,
Үткән юлыңмы әллә ялгыш.

Яшел чирәм юллар буе,
Көнбагыш та күккә үрелә.
Хыялларым $| киләчәккә
Чирәмле юл буйлап йөгерә.

Аңлат аңа, көнбагыш,
Ялгызлык ул гомерлек сагыш.

Комментарий язарга