Россия авыллары Сабан туена Татарстан көрәшчеләре кертелә

Бүген һәм иртәгә Курган өлкәсендә IXнче Россия авыллары Сабан туе уздырыла. Курган өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итүенчә, анда Россиянең 30лап төбәгеннән катнашучылар көтелә. Татарстан көрәшчеләре дә бу юлы абсолют батыр исеме өчен көрәшә алачак.

Бәйрәм чаралары бүген өлкәнең Чүмләк авылында Татарстанның танылган артистлары концерты белән башланачак. Шулай ук, борынгыдан килгән гадәт буенча, бәйрәмгә бүләкләр җыю планлаштырыла.

Сабан туеның төп өлеше исә иртәгә, 14 июльгә билгеләнгән. Ул Әлмән авылында уздырылачак. 10.00 сәгатьтә  Сабан туе мәйданында татар утарлары эшли башлый. Аларны Татарстаннан  килгән кунаклар һәм Курган өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән районнарыннан булган милләттәшләр тәкъдим итәчәк.

Сабан туенда традицион спорт ярышлары, милли көрәш, милли ризыклардан авыз итү һ.б. күңел ачу чаралары каралган. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләячәк, дип яза Татар-информ

Безгә билгеле булганча, баштарак Авыл Сабан туена Татарстан көрәшчеләрен кертмиләр дисәләр дә, көрәш ярышларында безнең республика егетләре дә бил алыша алачак. Хәтта абсолют батыр өчен көрәшергә дә хокуклы алар. Кагыйдәләр үзгәреп куймаса…

4

Комментарий язарга