Павлик Ильяска каршы чыкмады, яки Биектауда Сабан туе ничек узды? (ФОТО, ВИДЕО, ИСЕМЛЕК)

Быелгысы елның иң күркәм Сабан туйларының берсе, һичшиксез, Биектауда узды. Район җитәкчелеге алдан ук милли бәйрәмебезне барлык район һәм шәһәр Сабан туйларыннан соң үткәрергә карар кылган. Сәбәбе дә бар: Биектауда менә дигән «Казан арты» ял паркы ачылды.

биектау6

Парк территориясенә килеп керүгә таң каласың. Монда рәхәтләнеп ял итәргә дә, саф һава суларга да, рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнергә була.

Спорт дигәннән, башка район һәм шәһәрләрдә милли бәйрәмебез инде уздырылганга күрә, Биектауга бу көнне республиканың иң көчле батырлары җыелды дип тә әйтергә мөмкин. Аеруча, авыр үлчәүләрдә. Фотога күз ташлауга гына моңа инанырга мөмкин.

биектау

Изге максат

Биектау районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миннебаев белдергәнчә, район башлыгы, үзе дә көрәшче, җаны-тәне белән спортка мөкиббән Рөстәм Кәлимуллин һәрбер танылган батырны шәхси чакырырга әмер биргән була. Әйе, әнә шуңа да биредә Рузил Ганиев, Илдар Гыйниятуллин, Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин, Эльдар Хәмитов, Сергей Павлик, Ильяс Галимов кебек чын мәгънәсендә татар халкының милли горурлыгы булырдай егетләр килә. Биектауда бил алышкан егетләрдән үзенә күрә берничә Татарстан җыелма командасын да тупларга мөмкин иде.

Яшьләр арасында Биектау егетләре генә катнашты. Миңа калса, район башлыгы, спорт өчен җаваплы түрәләр танылган батырларны чакырып, үз алларына тагын бер изге максат куйган булгандыр — биредәге яшьләр әнә шул пәһлеваннарны үз күзләре белән күрсен, үрнәк алсын, көрәш белән зур нәтиҗәләргә ирешеп була икәнелеген аңласын! Матур, изге максат!

Министр үзе хәл белешә

Күңелгә кереп калган мизгелләрнең берничәсен атыйсым килә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, республиканың көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов көрәш финаллары якынлашкач, түзмәде — вип-трибунадан келәм янына, мәйдан уртасына төшеп утырды. Бөтен көрәшчеләр белән исәнләшеп чыгуы, җәрәхәт алучыларның хәлләрен белешүе, матур алымнар күрсәткән егетләрнең аркаларыннан аталарча сыйпап куюы белән үк көрәш җәмәгатьчелегендә зур ихтирам казанды.

60 кг.га кадәр авырлык үлчәвенең матур нәтиҗәсе — Нәфис Миңнебаев белән Рузил Ганиевның бил алышуы. Бу очрашуларны без соңгы дистә елда республиканың титуллы ярышларында бик күп күзәтә идек. Нәфиснең көне буе оештыру эшләре белән йөгереп йөрүен дә искәртеп үтик. Эчендә ни булганын, нәрсәләр өчен борчылуын үзе генә беләдер, мөгаен. Ахыр чиктә, әнә шул кайнарлык белән йөгереп йөрү көрәшенә дә тәэсир итте: барлык көндәшләрен чистага алып салды. Шул исәптән, финалда Рузилне дә.

Авыр үлчәүдәге финалда Ильяс Галимовка каршы Сергей Павликның чыкмавы гына күпләрнең кәефен төшергәндер, мөгаен. Әлбәттә, Ильясның җиңүендә берсе дә шикләнмәде, шулай да абсолют батыр өчен көрәш алдыннан Татарстанның иң титуллы көрәшчесенең хәле бетәр, тәкә һәм машина өчен алышта тартыш озаграк булыр дип чамаладылар. Хәлиткеч алышта ул Эльдар Хәмитовны артык көч куймыйча гына чистага салды. Соңыннан Ильясны телефоннан шалтыратып тагын бер легендабыз — Рәшит Сәмигуллинның шәхси котлавын ишеттем. Шул ук Рәшит абый әле Нәфискә дә шалтыратып, көрәшнең матур узуы өчен рәхмәтен җиткерде.

Биектауда әнә шулай көрәштеләр.

60 кг:
1. Нәфис Миннебаев
2. Рузил Ганиев
3. Илдар Закиров

80 кг:
1. Илдар Гыйниятуллин
2. Ренас Кәлимуллин
3. Илмир Төхватуллин

95 кг:
1. Эльдар Хәмитов
2. Данис Сәлахетдинов
3. Булат Мусин

Авыр үлчәү:
1. Ильяс Галимов
2. Сергей Павлик
3. Рөстәм Сибгатуллин

биектау1 биектау2 биектау3 биектау4 биектау5 биектау7

 

Комментарий язарга