Дөньяма нур таратып…

Дөньям, мин бит синең кунагың
Баллы сүз синең сыйларың…
Сөенеп биим яланаяк…
Суларда чишмәдән аккан..!

Моң-зарымны онытып
Очар идем кош булып…
Дөньяма нур таратып,
Бик яратып, яратып!

Назлап үзең җәзалыйсың да
Дәвалап яраны җанда…
Дөньям, җырлармын җилләрдә дә
Тик калдыр мине үзеңдә..!

Моң-зарымны онытып
Очар идем кош булып…
Дөньяма нур таратып,
Бик яратып, яратып!

Дөньям, кунаклар киткән саен
Сүнә күктә йолдызларың…
Кичтек диңгез,илләр,урманнар
Сине гасырлар узганнар…

Моң-зарымны онытып
Очар идем кош булып…
Дөньяма нур таратып,
Бик яратып, яратып!

Комментарий язарга