Кайбер сатучылар хәләл төшенчәсен аңламый

Кул белән чалганда һәр малны суйган саен «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр!» диелсә, механик ысул кулланганда әлеге сүзләрне конвейер төймәсенә басканда бер мәртәбә генә кабатлыйлар һәм көн дәвамында йөз мең чамасы кош чалына.

Коръән Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә: «Үләксә, кан, дуңгыз ите һәм Аллаһ исемен әйтмичә суелган хайван итен ашау тыела», – диелгән, ягъни андый ризык мөселманнар өчен хәрәм санала. Хәләл ризык турында «Хәләл» стандарт комитеты рәисе Марат Ренат улы Низамов белән сөйләштек.

– Марат әфәнде, «Хәләл» стандарт комитеты ничек оешты?

– «Хәләл» стандарт комитеты 2005 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында бүлек буларак барлыкка килде. 2008 елда аерым юридик оешма статусы алды. Максатыбыз – Татарстан һәм илебез күләмендәге хәләл азык-төлек җитештерүчеләрне, сатучыларны һәм хәләл хезмәт күрсәтүчеләрне контрольдә тоту. Узган гасырның туксанынчы елларында базарларда, мәчет янындагы кибетләрдә, бераз соңрак сәүдә үзәкләрендә «хәләл» тамгасы сугылган ризыклар, тауарлар пәйда булды, кешеләр «хәләл» тамгалы продукциянең мөселманнарга рөхсәт ителгәнлегенә төшенде. Андый ризыкны бөтен кешегә дә ашарга ярый һәм ул сәламәтлеккә дә файдалы. Әмма кайбер намуссыз эшмәкәрләр, шәригать кануннарын, дәүләт стандарты таләпләрен үтәмәсәләр дә, азык-төлеккә «хәләл» дип язарга җөрьәт итә. Хәләл азыкның сыйфаты түбән булудан, хәләл төшенчәсенә туры килмәвеннән зарланучылар да бар. Шуңа да хәләл ризык җитештерүчеләрне, сатучыларны контрольдә тоту, комитет оештыру мөһим иде.

Хәзерге вакытта «Хәләл» комитетында уналты белгеч хезмәт итә, эксперт, шәригать һәм халыкара элемтәләр бүлекләре эшләп килә. Хәләл ризык җитештерергә теләүче оешмалар, беренче чиратта, безгә гариза яза. Дөрес, кешеләрнең нияте төрле. Кемдер хәләл ризык җитештерүгә аңлы рәвештә тотына, ә кемдер моны бизнес итеп кабул итә, табыш алуны максат итеп куя, ягъни «хәләл» сүзен бренд итеп куллана. 2009 елда «Хәләл» стандарт комитеты һәм «Тест-Татарстан» республика сертификацион методик үзәге (РСМЦ) тарафыннан хәләл продукция җитештерүчеләргә «Хәләл» дигән сертификат тапшырыла башлады. Ул РОССТАНДАРТта федераль теркәү узды. Шул ук вакытта «Хәләл» дигән тамга да рәсми төстә теркәлде. Хәзер хәләл азык-төлек җитештерүчеләр аны файдалана. Гаризаларны өйрәнәбез, хәләл продукция эшләп чыгарырга теләк белдергән оешманың бөтен документларын карыйбыз, бер көнлек ширкәт түгелме, нинди азык-төлек җитештерергә җыена, барысын да ачыклыйбыз. Гариза параллель рәвештә «Тест-Татарстан» үзәгенә дә китә. Билгеле, төрле хәлләр була. Мәсәлән, бервакыт бер кондитер оешмасы «Шампан шәрабы күбекләре» дигән конфет җитештермәкче иде. Шуңа күрә без азык җитештергәндә нинди ингредиентлар кулланылганын да тикшерәбез. Кайчак моның очына чыга торган түгел. Җитештерүче чималны кайдандыр ала, аңа «Хәләл» сертификатын кемдер бирә, чылбыр шулай дәвам итә. Бер тапкыр Молдавадан ат ите кертә башладылар. Сертификатны Төркия вәкиллегеннән алганнар. Солтан илендә ат итен туклануда кулланмыйлар – бездә шундук шик туды, документларны өйрәнә башладык һәм «хәләл» дигән кәгазь ялган булып чыкты, итне файдаланырга рөхсәт итмәдек. Безнең эш географиясе киң – Аурупа, Көньяк Америка дәүләтләре, Австралия һ.б. белән эшлибез.

– Ит хәләл булсын өчен малның шәригать кануннары буенча чалынуы шарт. Терлекнең кайда, ничек итеп суелганын белеп бетерү мөмкинме?

– Бездәге кошчылык фабрикаларында хәләл продукция өчен тавыкларны кул белән чалалар. Азык-төлек җитештерүчеләргә шундый ит кенә кулланырга киңәш итәбез. Сертификат бирә торган кайбер оешмалар механик юл белән чалынган мал итен дә файдаланырга рөхсәт итә. Кул белән чалганда һәр малны суйган саен «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр!» диелсә, механик ысул кулланганда әлеге сүзләрне конвейер төймәсенә басканда бер мәртәбә генә кабатлыйлар һәм көн дәвамында йөз мең чамасы кош чалына. Хәер, болай эшләү дә дөрес һәм моңа да фәтва бар. Ләкин хәнәфи мәзһәбе буенча, без кул белән чалынган мал итен генә файдаланырга тиеш.

– Ярымфабрикатлар да күп бәхәс уята. Аларны ничек барлыйсыз?

– Әлбәттә, бу мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала. Азык-төлеккә нинди өстәмәләр кушыла, казылык җитештергәндә нинди чималдан ясалган тышча файдаланыла – һәммәсен дә өйрәнәбез. Кайчак казылык тутырырга тышчаны чит илдән сатып алалар, аның «хәләл» дигән сертификаты да була. Тикшерә башлагач, аның хәләл саналмаган хайваннарның эчәгесеннән ясалганы ачыклана. Ясалма тышчаларның составында исә кеше организмы өчен зыянлы матдәләр, мәсәлән, поливинилхлорид бар. Ул шулай ук хәләл түгел. Технологияләрне өйрәнгәндә, кимчелекләр ачыкланса, акт төзибез, җитешсезлекләрне төзәтүне, азык җитештерү процессының хәләл төшенчәсенә туры килүен таләп итәбез. Кибеттән азык-төлек алып, аны анализга җибәрергә, предприятиегә барып та күзәтү уздырырга хакыбыз бар. Әле генә шылтыратып, Казанның Мәскәү районы базарында бер эшмәкәр тавык итен хәләл итеп сата, дип зарландылар. Мөселманнарны тагын да активрак булырга чакырам. Һәр мөселман ире – өенә азык-төлек алып кайтканда, хатын-кыз – ашарга әзерләгәндә аның сыйфаты, хәләлме-түгелме икәне турында уйларга тиеш.

– Кайберәүләр дуңгыз ите түгел икән, ит хәләл дип уйлый. Гәрчә шул ук тавык, сыер ите дә хәрәм булырга мөмкин. Хәләл ризыкның шартларын аңлатып китегез әле?

– Әйе шул, кайбер җитештерүчеләр яки сатучылар хәләл төшенчәсен аңлап бетерми. Ит хәләл булсын өчен билгеле шартлар үтәлүе зарур. Ул кагыйдәләр Коръән Кәримдә, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв)нең хәдисләрендә язылган. Әйтик, авыру хайванны суеп, аның итен сатарга ярамый, терлек сәламәт булырга тиеш. Малны чиста урында, мөселман яки Китап әһелләре (христиан һәм яһүди) чалуы хәерле. Терлекне башка хайван күз алдында сую яки пычак кайрау тыела. Рәсүлебез берәүнең мал алдында пычак кайраганын күргәч: «Син бу хайванны ике тапкыр чаласың», – дигән. Бу вакытта терлекнең канына курку гормоны бүленеп чыга. Аңа сугарга, ачуланырга да ярамый, ул тыныч булырга тиеш. Хайванны сул якка егып салалар һәм үткен пычак белән «Бисмилләһи Аллаһү Әкбар!» дип бер хәрәкәт белән чалалар. Пычак белән малның бугазын ышкып тору тыела. Беренче мәртәбәдә үк бугаз, үңәч һәм ике эре кан тамыры киселергә тиеш. Фәнни тикшерүләрдә күренгәнчә, хайван дөрес итеп чалынса, аңын җуя, баш миенә кан бармый башлый һәм нервларын тоймый. Хайван тынгысызланганда йөрәге эшләвен дәвам итә һәм хайванның каны агып чыгып бетә. Кан – нәҗес, аны эчәргә, ризыкка кушарга ярамый, аның составында зарарлы матдәләр күп. Алар чыгып бетсә, ит тә чиста була. Шуннан соң гына малны туный, эшкәртә башлыйлар. Мөселманнарга боларны белү бик мөһим. Хәләл итеп мал чалу буенча курслар уздыру теләгебез бар.

– Хәләл ризыкны акча эшләү максаты белән җитештерү гөнаһмы?

– Узган гасырның туксанынчы елларында хәләл ризык җитештерү буенча вак цехлар эшли башлады, кемдер өендә казылык ясый яки үзе үстергән малны суеп итен «хәләл» дип базарга алып чыгып сата иде. Хәзерге вакытта хәләл индустриясе бөтен дөньяда киң үсеш ала. Җир шарында җиде миллиардтан артык халык яшәсә, шуның егерме биш процентын үзен мөэмин-мөселман дип санаган кешеләр тәшкил итә. Алар хәләл ризык ашарга, шәригать кануннарына туры китереп күрсәтелгән хезмәтләрдән генә файдаланырга тели. Хәләл тауарга ихтыяҗ зур. Күп эшкуарлар моның табышлы өлкә икәнен аңлап алды. Шуңа да вак-төяк цехлар гына түгел, зур-зур холдинглар хәләл ризык җитештерү белән шөгыльләнә хәзер, андый предприятиеләр Русиянең күп төбәкләрендә бар. Хәләл ризык бөтен шартларга туры китереп җитештерелсә, кешенең нинди дин тотуы мөһим түгел, тауарның сыйфаты аңа карап кына бозылмый. Мөселман булмаган кеше ит алып, хәләл казылык ясаган, аны кибеткә алып барып дөрес итеп саткан икән, казылыкның тәме, сыйфаты үзгәрми, ул барыбер хәләл санала. Мөселман булмаган кешеләрнең хәләл ризык турында белергә теләвен күреп сөенәбез генә. Хәләл ризык белән танышкач, аны авыз иткәч, шундый азык-төлеккә күчүчеләр бар. Ислам диненең мондый күркәм якларын башкаларга күрсәтү зур кыйммәткә ия. Ә инде хәләл ризык җитештерүчеләр бу эшкә дөрес ният белән алынса, ислам дине тагын да ныгыр иде.

– Белүемчә, хәләл эшкуарлыкның үз шартлары бар. Мәсәлән, исламда штрафка тарту юк. Сез намуссыз эшкуарларга нинди җәза бирәсез?

– Ислам бизнесы этикасы буенча риба, процентлар, спекуляция, алдау, үлчәгәндә ялганлау, монополия, коммерция максатларында иминиятләштерү – болар барысы да тыела, хәтта, сез әйткәнчә, штраф салырга да ярамый. Без ниндидер кимчелек тапсак, аны төзәткәнче сертификатны кире алабыз яки предприятиенең эшчәнлеген туктатып торабыз. Мөселманнар бер-берсенә ышанырга, ниндидер каршылыклар килеп чыкса, бер-берсен гафу итәргә бурычлы. Кайбер мөселман эшмәкәрләре хәләл продукцияне кредиты булмаган оешмаларда гына җитештерик дигән тәкъдим белән чыкты. Кредит – хәрәм. Килешү дә ислам буенча төзелергә тиеш. Хәзер бит җир астындагы, ягъни суыртып алынмаган «кара алтын»га акцияләр саталар. Ислам буенча мондый фьючерс килешүләре төзергә ярамый, кеше кулындагы тауар белән генә сәүдә итәргә тиеш.

– Хәләл ризыкны ничек аерырга?..

(Язманың тулы варианты белән «Идел» журналының гыйнвар санында, шулай ук журналның электрон версиясендә танышырга була — Ред.)

Энҗе БАСЫЙРОВА

Комментарий язарга