Альмира Гайнуллина — 650 фарфор чәйнек иясе

Узган ел социаль челтәрдәге төркемебездә үзенчәлекле чынаякларга багышлап флешмоб оештырган идем. Укучыларыбызның актив катнашуы куандырды. Аеруча Эльвира Кәлимуллинаның төрле бәйгеләрдә катнашып, логотиплы чынаяк-стаканнардан булдырган коллекциясен күреп тел шартлаттык.

Бүген игътибарыгызга фарфор чәйнекләр коллекционерын тәкъдим итәм. Дустыбыз Альмира Гайнуллина аларны 2005 елдан бирле җыя икән. Хәзерге вакытта 650 чәйнек тупланган, алар өендәге махсус бүлмәдә «яши».

0oisY-_uSr4

Альмира ханым сөйләгәннәрдән: «Һәрбер чәйнегемне яратам. ❤Дәү әниемнән калганы иң кадерлесе. Берничә чәйнегем революциягә кадәр Кузнецов фарфор заводында эшләнгән, аларына күз салган саен күпме гаиләнең табында җыелып чәй эчкәннәре турында уйлыйм да дулкынланудан, сокланудан йөрәгем ешрак тибә башлый. Миңа кадерле булган туганнарым, якыннарым, дусларым бүләк иткән чәйнекләр бик кадерле! Ә кайберләрен мин айлар, еллар буе эзлим.
Кече улым «Ак барс» хоккей командасының яшьләр командасында 10 ел уйнады. Без, әти-әниләр, шәһәр саен командага ияреп ярышларга йөри идек. Менә шул вакытта барган бер шәһәрдән, илдән истәлеккә чәйнекләр ала башладым. Ничек кенә саклап тотарга тырышсам да, ватылган чаклары бар, аларны ябыштырып куям».

 

 

1

3

4

5

2

6

8

9

10

14

15

22

17

23

13

18

19

16

11

20

21

12

1

3

2

Комментарий язарга