Татар телен яхшы беләсеңме? Тикшереп кара!

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының яшьләр министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге тиздән бөтен дөньяны татарча яза белү-белмәүгә тикшерәчәк!

16.10.2018

Азат Нурмөхәммәтов Теләчегә кайта. Җитәкче булып!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына узган ярышларда күп кенә районнар өчен читтән килгән спортчылар чыгыш ясады. Дөрес, алар Татарстан һәм Русия чемпионатлары вакытында андый мөмкинлеккә ия булмаячак.

16.10.2018

«Туган тел» телеканалы директоры: «Нульгә чыкканда да шатланабыз»

Казанда 24 сәгать буе татар телендә генә сөйләшүче  “Туган тел” милли музыкаль телеканал эшли башлаган. Әлеге телеканал тугыз ел буе Башкортстанда  эшләп килүче «Туган тел» каналын кабатлаячак. Телеканалның максатлары, киләчәккә планнар, һәм нигә нәкъ менә «Туган тел» каналын карарга кирәк булуын бүген «Татмедиа» агентлыгының матбугат конференциясендә сөйләделәр.

15.10.2018

Башка яңалыклар »

IMG_6069

Тарту көче

Җомга. Кич. Шәһәрдән чыгу юлы. «Бөке». Биш көн буе өйдән – эшкә, эштән өйгә чабып арыган, шәһәр ыгы-зыгысыннан туйган авыл балалары туган якларына ашыга. Хәер, авылныкылар гына түгел, үзен шәһәр кешесе дип санаучылар да бар монда. Аларның бакча-дачаларга китеп барышы. Әнә шулай, атна ахыры җитүгә, безне җир үзенә тартып ала. Гүя бөтен шәһәр халкы беравыздан «авыл» дип сөйләнә башлый.

Алга таба

2 39

Ирләрдән генә торган юбилейда булганың бармы?

Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты, Татарстанның «Булгар» милли хәйрия фонды идарәсенең рәисе, академик, хаҗи, автор-башкаручы Фәрид Фәиз улы Мифтаховның юбилее өчен үземнекеннән бигрәк борчылдым кебек.

Алга таба

2 33

Гөлнур Айзат. Яшәү яме

Шагыйрә, прозаик, публицист Гөлнур Айзетулова (Гөлнур Айзат) Татарстанның Апас районы Иске Әнәле авылында туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укыган елларында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Әллүки» иҗат түгәрәгендә каләм чарлый, «Әдәби сүз» газетасында алмаш мөхәррир була. «Идел» яшьләр журналына актив яза. 1982 елда тормышка чыгып, Буа төбәгенә кайта.

Алга таба