Журнал турында

“Идел” яшьләр журналының беренче саны 1989 елның июль аенда чыга. Тәүге санның тышлыгында ук төп дүрт тема-юнәлеш билгеләнә — әдәбият, мәдәният, яшьләр, заман. Сәгыйть Сүнчәләйнең “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!” дигән юллары журналның төп шигаренә әверелә. Бүгенге көнгә кадәр тема-юнәлешләр дә, шигарь дә үзгәрми саклана. Журнал чыга башлаган вакыттан ук ике телдә нәшер ителә.

“Идел” журналының беренче баш мөхәррире – Римзил Вәлиев. Урысча чыгарылыш буенча урынбасары — Ә.Мушинский, татарчасында — ул чакта әдәбият институтында укып йөргән Ф.Зөлкарнәй. Беренче коллективта татар редакциясендә С.Шәмси, Н.Гыйматдинова, Р.Зәйдулла, җаваплы сәркәтип Исмәгыйль Шәрәфиев, Газинур Моратов, Гөлсирә Гайнанова (машинистка) һ.б. эшли. Журнал чыга башлаганчы ярты еллар алдан масштаблы реклама эшчәнлеге җәелдерелә, нәтиҗәдә “Идел” беренче язылу кампаниясендә үк дистә меңләгән тираж җыя ала. Ә тагын бер-ике елдан язылучылар саны 120 меңгә җитә.

Баш мөхәррирләр:

1989-1992 – Римзил Вәлиев

1992-1997 — Фәиз Зөлкарнәй

1997-2005 — Рашат Низамиев

2006-2009 — Нәбирә Гыйматдинова

2009-2011 — Рифат Фәттахов

2011 июль-ноябрь — Алексей Егоров

2011-2014 Рөстәм Галиуллин

2014 елның ноябреннән Радик Сабиров

2006 елда “Идел” Дагомыста узган “Вся Россия” матбугат фестивалендә катнашты. 2014 елның маенда “Идел” журналы тарихта беренче тапкыр “Бәллүр каләм” белән бүләкләнде.