Ачлык

Минем ачлык тоткан көннәрем турында беркайчан да язганым булмады. Ул вакытта кичергән тән һәм җан газапларын искә төшерү дә авыр иде. Читтән карап торучыларга, бәлки, шул чактагы хәлләр бер тамаша гына булып тоелгандыр.

Ул ачлык бөтен дөнья каршында тереләй сират күпере кичү белән бер иде. Миңа нәтиҗәгә ирешмичә туктарга да, ул күпердән егылып төшәргә дә, кире чигенергә дә ярамый иде. Артта – милләт, аста – җәһәннәм, алда – ирек. Һәрхәлдә, мин моның шулай икәнлегенә ышанып кергән идем сират күперенә…

1991 елның 14 май иртәсе. Кичтән Татарстан Югары Советында Татарстанда Русия Президентын сайлаулар буенча карар кабул ителде. Депутат буларак, мин һәм тагы берничә кеше бу карарга каршы чыктык, әмма нәтиҗәгә ирешә алмадык. Мин моны кич белән урамга җыелган халыкка чыгып әйттем. Халык ярсый, ризасызлыгын белдерә, әмма карарны үзгәртә алмый. Нишләргә?! Зиһенемне ярып, бер уй үтте – ачлык игълан итәргә! Татарстанда Русия Президенты сайлаулары үтәргә тиеш түгел! Русия тарафыннан көчләп тагылган, Югары Совет та мыштым гына кабул ителгән бу хурлыклы афәтне җиңәргә кулымда гаскәр дә, корал да, байлык та юк. Минем кулымда – үз гомерем генә. Ирек өчен бары тик үз гомеремне генә корбан итә алам…

Бэйрэмова

Һәм эссе май иртәсендә, урындык алып, Казан уртасындагы буш мәйданга, Югары Совет бинасы каршына мин берүзем чыгып утырдым. Соңыннан бу мәйдан илле мең халык белән тулар, аларның «Азатлык!» дип кычкыруларыннан тирә-яктагы йортлар тетрәп торыр, минем яныма ачлыкка тагы егермегә якын милләтпәрвәр килеп утырыр… Ә хәзергә мин берүзем. Дөресен әйтим, 14 көн ач торырмын, 17 килограмм авырлыгымны югалтырмын, шушы ачлык нәтиҗәсендә мәңгелек чир-хасталар алырмын, дип уйламаган идем. Янәсе, Югары Совет шушы көннәрдә үк бу мәсьәләне яңадан карый да үз карарын үзгәртә имеш… Ә депутатлар, минем бер ялгызымны мәйдан уртасында калдырып, шул көнне үк өйләренә кайттылар да киттеләр. Һәм алар яңадан сессиягә җыелганчы, 14 көн буе кояштан кагаеп, төннәрен өшеп, хурлауларын да, зурлауларын да күреп-ишетеп, мин мәйдан уртасында аларны көттем…

Бэйрэмова глБез ул вакытта 27 майга кадәр депутатларның яңадан сессиягә җыелып, Русия Президентын Татарстанда сайлаулар буенча карарны карауларын көттек. Ул төнне мин йоклый алмадым. Кичтән үк мәйдан халык белән тулы иде, берәү дә китми, таң атканын, сессия башланганын көтә. Мин, зур хәрефләр белән тырнап, сессиядә укыячак белдерүемне әзерлим. Кулларымның хәле юк, каләмем төшеп-төшеп китә… Кичтән өйдән чиста өс-башларымны китерделәр, мине юындырып, киендереп, сессиягә әзерлиләр. Мин басып та, утырып та тора алмыйм, җил иссә дә, аварга торам… Әмма сессиягә керергә, соңгы сүземне әйтергә кирәк. Русия Президенты Татарстанда сайланырга тиеш түгел! Без – бәйсез дәүләт, шушы бәйсезлек хакына мин хәзер үрмәләп булса да залга керергә, карарны үзгәртерлек сүзләрне депутатларга әйтергә тиешмен.

Мине залга күтәреп алып керделәр. Бөтен мәйдан мине елап, җырлар һәм «Азатлык!» белән озатты. Кулыма йөрәгемне тотып, соңгы сугышка кердем…

14 көн мәйданда ачлык тотканнан соң, Югары Совет залында 6 сәгать буе сүз биргәннәрен көтеп утырдым. Иреннәрем кара янды, күзләрем күрмәс, аякларым йөрмәскә әйләнде. Депутатлар, ике тапкыр тәнәфес ясап, ашап килде. Ул көнне өйләгә борчак ашы булган, аның бөтен бинага таралган исеннән башларым әйләнде. Мин Аллаһтан сабырлык, бары тик сабырлык сорадым. Минем әле сүзем әйтелмәгән иде. Миңа еларга да, егылырга да, хәтта үләргә дә ярамый иде…

Соңгы сүзем бик сабыр, бик үтемле, шул ук вакытта үзәк өзгеч тә булырга тиеш иде. Һәм мин залдагы татар депутатларының йөрәкләренә мөрәҗәгать иттем. Бу минутларда мин алар өчен газиз аналарын да, сөекле балаларын да, кыз туганнарын да, сөекле ярларын да хәтерләтергә тиеш идем. «Без бит татарлар, бер ата-ана балалары, сез мине аңларга тиеш, аңлагыз, ярдәм итегез, туганнарым!» Күзләренә карап, йөрәгем шулай дип өзгәләнде, телем алдан әзерләнгән тыныч, зирәк сүзләрне сөйләде. Ул вакытларда миңа кайдан көчләр килгәндер – белмим… Мин егылмадым, һәр сүзем ачык, аңлаешлы булды, залда утыручы татар ирләренең күзләрендә минем белән горурлану да, шул ук вакытта мине туганнарча кызгану, ярату да сиздем мин.

Әмма залда татарлар гына идеме соң? Мин чыгыш ясап бетерүгә, урыс милләтендәге хатын-кыз депутат трибунага атылып менеп, мин сөйләгәннәрне пыр туздыра, коткы тарата башлады. Имеш, мин сугышка чакырам, халыкларны бутыйм, имеш, тегеләй, имеш, болай… Бу чыгышын алдан әзерләгән булган, минем чыгышым да шундый ярсулы булыр, дип, алдан ук аны юк итәргә план әзерләп куйган. Чиләкләп минем өскә пычрак атуын тыңлап торырга инде рәтем юк иде. Дөнья кинәт кенә кап-караңгы булды, мин, оеп, шул караңгылык эченә ава барганымны тойдым… Аның соңгы сүзләрен мин ишетмәдем, тизрәк үземне залдан алып чыгарга куштым. Миңа бу марҗа каршында егылырга ярамый иде, ә егыласымны мин сиздем. Үз аягым белән, башымны горур тотып, залдан чыгып киттем, зал белән фойе арасындагы кечкенә аралыкта мин сындым – аңымны җуеп, идәнгә аудым. Калганнарын кешеләр сөйләве буенча гына хәтерлим… Татар депутатлары ул хатынга сөйләп бетерергә ирек бирмәгән – трибунадан куып төшергәннәр. Шул ук татар егетләре, соң булса да, карарны үзгәрткән, «Русия Президентын сайлаулар Татарстанда рәсми рәвештә уздырылмый», дигән яңа карар кабул иткәннәр.

Бу инде җиңү иде! Бу барыбызның да җиңүе иде. Бигрәк тә халык җиңүе иде, 449 елдан соң татар милләтенең чит мәмләкәт патшасыннан баш тартуы иде! Халык җиңүе, дим, чөнки ул көннәрдә безнең белән бергә меңләгән татар эссе май кояшы астында янды-көйде, төннәрен чиратлап безне саклады, көндезләрен карагруһ урысларга һәм маңкорт татарларга тарих дәресләре бирде, «Азатлык!» кычкырып, мәйдан тотты. Татар шул көннәрдә уянды, аңа көч-гайрәт керде, горурлыгы кире кайтты, зирәклеге ачылды. Һәм җиңде. Аннан соң шул көчле дулкында, җиңү дулкынында, бәйсезлек буенча референдум уздырып ташлады, моңа кадәр коллыкта яткан һәр күзәнәк терелде, хәрәкәткә килде, бердәм ташкын булып, ургыла-кайный башлады. 1992 елның 21 март референдумында тагын бер тапкыр җиңү яуланды: «Без – бәйсез дәүләт!» дип бөтен дөньяга белдерелде. Аннан – яңа Конституция, яңа өметләр, яңа офыклар… Ачлык мәйданында уянган дәрт, ялкын, омтылыш әнә шулай берничә ел безне ташкындай алга алып барды әле.

…Миннән еш кына: «Барысы да иске эзенә төште бит, бу ачлыкка чыгып ятуыгызга үкенмисезме соң?» – дип сорыйлар. Бигрәк тә урыс-яһүдләр шулай төрттереп алырга ярата. Янәсе, бәйсезлек булмады, милләт күтәрелеп китә алмады, халык сайлауларда үземне аяк астына салып таптады, янәсе, шулай булгач, нигә кирәк иде инде ул 40 яшьлек татар хатынының ачлыгы? Минем үкенүемне көтәләр. Үз халкымнан зарлануны көтәләр. Юк, үкенмим мин, әфәнделәр! Дәүләт, дип, мәйданнарда ач ятканым өчен дә, биш ел буе парламентта анам телендә сөйләгәнем өчен дә, шушы бәхетсез милләт баласы булганым өчен дә, аның бәхете өчен көрәшкә чыкканым өчен дә, халкымның адашып-саташып өстемнән чыгып киткәне өчен дә үкенмим дә, үпкәләмим дә, рәнҗемим дә. Бу – мин үтәсе юл иде, бу – минем сират күперем иде, бу – минем көрәш юлым, язмышым иде… Кемдер башларга тиеш иде, кемдер дәвам итәр, кемнәрдер милли байракны бездәгедән дә югарырак күтәрә алыр. Аллаһ насыйп итсен!

Комментарий язарга