Түгелмәсен күз яше

Сугыш…. Иң куркыныч сүз бу. Миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән, әби-бабайларыбызның балачакларын, яшьлекләрен урлаган, пар канат булып яшәү шатлыгыннан мәхрүм иткән, аналар, балаларның арык иңнәренә күтәреп булмастай михнәтләр салган куркыныч еллар… Балалар күзләрен еракка төбәп, әтиләре кайтуын көткән, бик күпләреннән “әти” дип әйтә алу бәхетен дә тартып алган, ачы ятимлек газабында калдырган көннәр…

Шулай да, халкыма никадәр кайгы-хәсрәт китерсәң дә, аның рухын сындыра алмадың син. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”,- дип сугыш кырына киткән якташларыбыз ил азатлыгы өчен үзләренең башларын салганнар. Тылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләр, балалар, олы буын вәкилләре тыл фронтында ачлы-туклы көе ат кебек җигелеп эшләгән. Киләчәк буын бәхетле яшәсен өчен күпме көч куелган, күпме гөнаһсыз җаннар харап ителгән…

Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып, көлгә әйләнгән. Ату, газ белән агулау, ачтан үтерү, мыскыллау, көчләү… Бу ерткычлыкны, ач яшәүне һәр көнне үз күзләре белән олылар гына түгел, балаларда күреп торган.  Әлбәттә, без, бүгенге XXI  гасыр балалары, бу дәһшәтле көннәр турында ишетеп, музейларга барып, әдәби әсәрләр укып  кына белә алабыз. Әйе, Бөек Ватан сугышы бөтендөнья халкына, төрле милләт кешеләренә бик күп кайгы, хәсрәт алып килгән. Күптән түгел генә минем кулыма, дошман концлагерьларында тиф авыруыннан вафат булган 14 яшьлек еврей кызы Анна Франкның “Убежище” көндәлеге килеп керде. Китапта фашистларның еврей халкын вәхшиләрчә эзәрлекләвен, юк итүен тыныч күңел белән укырга һич мөмкин түгел. Иртәнге таң белән олысын-кечесен колонналарга тезеп,типкәләп-суккалап концлагерьларга озату күренешләре аеруча авыр тәэсир итә. Шушы эзәрлекләүләрдән качып котылырга омтылган кызның гаиләсе, якыннары дүрт ел дәвамында кысан, тар бүлмәдә яшеренеп ятырга мәҗбүр булалар. Алар кайчан да булса бу вәхшәт туктатылыр дигән өмет белән көн күрәләр. Әмма, яшәү белән үлем арасында, ябык пространствода җан асраучыларның күңелен акрынлап курку хисе биләве,бер-берсенә карата рәхимсезләнә барулары йөрәкне әрнетә. Әлбәттә, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашудан мәхрүм ителү кеше күңелен тупасландыра, өметсезлеккә төшерә. Шушы авыр шартларда да тәрәзә читеннән генә урамны, аяз күк йөзен күзәткән, үткән бәхетле балачагын сагынган бу кыз үзендә кешелек сыйфатларын югалтмый, киләчәккә өмет белән карый. Ул үз милләтенең бөек халык булып яшәячәгенә чын күңелдән ышана.

1944 елның 1 августы… Аннаның соңгы язуы. Бу көн саф күңелле кызның тын, кысанкы бүлмәдәге “ирегенең” соңгы көне. Алда дошман әсирлегендәге фаҗигале яшәеш, концлагерь, үлем, үлем, үлем….

Куркыныч шартларда да кешелек сыйфатларын югалтмаган Анна горурлык хисе тудыра. Ул безнең өчен үрнәк түгелме? Яшәешебездә бер-береңә карата битарафлык  хөкем сөргән заманда чын кеше булып кала алырбызмы? Билгеле, сугыш бик күпләрнең балачагын, киләчәккә өмет-хыялларын җимергән. Лаеш районының Имәнкискә авылында яшәүче туганнарымны да бу кайгы читләтеп үтмәгән. Аларга да 7 яшьтән колхоз эшенә җигелеп, җырларда җырланганча, “уфалла арбасы”н тартырга туры килә. Тормышның бөтен авырлыгы сугыш чоры балалары җилкәсенә төшә. Г. Галиевның “Кырык дүртнең буранлы кышы”, Г. Сабитовның «Балага балык» хикәяләрендә дә алар язмышы чагыла. Ачлык, ялангачлык, ятимлек, аңлатып бетерә алмаслык авыр хезмәт… Сугыш чоры балаларының тыл фронтындагы хезмәтләре сызлану, борчылу хисе тудыра. Хикәяләрдә тасвирланган тетрәндергеч вакыйгалар безнең бүгенге яшәешебез турында фикер йөртергә мәҗбүр итә. Г. Сабитовның «Балага балык» әсәрендә, мәсәлән, малайларның туң бәрәңге белән хоккей уйнау күренеше сурәтләнә. Балачагы сугыш елларына туры килгән герой бу хәлгә бик әрни, мәрхүмә әнисен искә төшерә. Бүгенге тук, матур тормышка бәя бирү аша, автор узган авыр балачак тормышын күз алдына китереп бастыра. Ананың улыннан калган бәрәңге кабыкларын ашау күренеше сугыш вакытындагы ачлыкны, ризыкка кадер-хөрмәтне, никадәр сакчыл карашны күрсәтә. Тыныч тормышта яшәүче яшьтәшләребезнең урамда бәрәңгене тибеп уйнаулары уйлануга этәрә түгелме соң? Матур киләчәгебез өчен тырышкан, ачлы-туклы яшәгән, сәламәтлекләрен авыр хезмәттә югалткан әби-бабайларыбызның йөрәгебезнең буынның ризыкка карата булган мондый мәрхәмәтсезлегенә, кадерсезләвенә ничек чыдар? Шулар турында уйланганда күз алдыма моңсу карашлы, ак яулыклы, чал чәчле әбиләр, авыр хезмәттән бөкрәйгән бабайлар килеп баса. Әйтерсең алар җан авазы белән “Без шуның өчен көрәштек, гомеребезне бирдек мени”, — диләр сыман. Шул хакта аз гына уйларга да сәләтле түгелмени соң без?!!

Г. Галиевның “Кырык дүртнең буранлы кышы”хикәясенең 12-13 яшьлек геройлары да бит олылар белән янәшә ачлы-туклы килеш әтиләрсез, абыйларсыз тормышның бөтен авырлыкларын, ачы кайгыларын үз җилкәләрендә күтәргән балалар. Алар кышкы салкын, буранлы көннәрдә эчләре эчкә ябышкан килеш ат җигеп урман кискәннәр. Урман кискән вакытта Миңлекамал исемле яшь хатынның фаҗигале үлеме дә йөрәкләрне сискәндерә. Аның ике  кечкенә баласы ятим кала. Ятимлек, ялгызлык… Шуңа да карамастан,  алар үзләрендә көч табып алга барганнар, бер-берсенә ярдәм кулы сузганнар. Бер-береңне юк итү, рәнҗетү турында уйламаган алар. Г. Галиевнең сугыш чоры балалары – авырлыкларга бирешми торган көчле шәхесләр буларак күз алдымда калды Бу әсәрләрне уку безгә – XXI  гасыр балаларына – шул дәһшәтле елларны тулырак күзалларга, тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтә түгелме? Кызганыч, без күп очракта фантастикага корылган әдәби әсәрләр укыйбыз, кинолар карыйбыз. Әби-бабайларыбызның авыр, шул ук вакытта фаҗигале тормышларын ачып биргән әсәрләрне укуны, музейларга баруларны читтә калдырабыз. Бүгенге көн язучыларыбызның берәрсе “Без – XXI гасыр балалары” дигән хикәя язса… Геройлары кемнәр булырлар иде икән дә, аларны нинди теләк-максатлар берләштерер икән? Ә бит, бүгенге көндә буыннар арасында тарихи бәйләнеш югала бара…

Бүгенге тормышыбыз бөтен, матур…  Мәктәптән соң өйгә кайтып, әни пешергән ризыкларны ашарга өстәл артына утырабыз. Рәхәтләнеп әти-әни белән сөйләшәбез, уй-фикерләребез белән уртаклашабыз, җылы өйләрдә яшибез. Шөкер, без – бәхетле балалар. Чөнки безгә бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын  күрергә туры килмәде. Бурычыбыз, бәхетебез – тыныч тормышыбыз хакына сугыш кырларында үлеп калган, көрәшкән бабайларыбыз исемен онытмау, мәңгеләштерү. Бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларында сугышлар бара. Радио-телевидениядән җимерелгән йортларны, әти-әнисез калган ятим балаларны  күрсәтеп, сөйләп торалар. Әйдәгез, туктатыйк бу сугышны! Мул, матур тормышның кадерен белеп, дус яшик. Анна Франк, Г. Галиев геройларының язмышын кабатламыйк. Безнең, XXI гасыр балаларының, тыныч, якты кояш астында яшиселәре килә.

maxresdefault

Гадел Әхмәтгалиев,

“Н.И. Лобачевский исемендәге лицей” КФУның гомуми белем бирү мәктәп-интернатының 7 сыйныф укучысы.

Комментарий язарга