Һади алай булдыра алмый!..

Габделхәким Фирдәүси (дөрес яздым, бугай 🙏☺️): «урынсыз вакытта тырышма!» — дип әйтеп калдырган. Безнең ярдәм һәрвакытта да кирәкле булып бетми икән. Ярдәм итәм дип, күпме тапкырлар хаталанганым бар, үз башыма бәла… Юкса тыныч кына карап тор инде читтән.

Кайда анда… Һади алай булдыра алмый. Менә мисал.

Ерак 1995 ел. Көз. Беренче сыйныф. Мәктәптән кайтам. Кулда китап, рус теле дәреслеге. Хәзер кайтып җиттем дигәндә генә күршеләрнең капка төбенә күзем төште: ишегалдында бәрәннәр утлап йөри, ә капка янында ат кадәр бүре. Минем аның кадәр эт күргәнем булмаганга, бүре булуына иманым камил инде. Хәзер буа инде бәкәйләрне дим, коткарырга кеше дә юк. Тавыш-тынсыз бардым да, сыптырып җибәрдем арт санына китап белән. Теге сөенмәде, әлбәттә. Борылып ботарлап атасы иде… Ләкин аучы абый аны кешеләргә ташланмаска өйрәткән икән. Аның каравы өреп, ырылдап өйгә кадәр озатты. Ә мин артка йөгердем, чөнки, кулымдагы дәреслекне селти-селти, үземне коткарам, тешләтмим, имеш…

Хуҗасын тыныч кына көтеп торган маэмай шулай беренче дәресемне биргән булган. Юк инде, мин әле дә ул начар сыйфаттан арына алмыйм. Суперменлыгымны әйтер идем…

Ярдәмчеллек акыл әйбәт эшләгәндә генә кешенең үзенә дә, якыннарына да файдалы. Күрдең, борыл да кит, үзләре хәл итәрләр! Менә шулайрак.

Хади

Комментарий язарга