Һади Такташның «Урман Кызы»на клип төшерелгән

Фәрид Яруллинның Һади Такташ сүзләренә язылган «Урман Кызы» романсына Анзор Нәбиуллин клип төшергән. 

«Мин музыка белән озак еллар дәвамында шөгыльләнәм. Бөтен вакытымны диярлек тавышымны камилләштерүгә багышлыйм, музыкаль яктан белемемне арттырам. Вокал буенча стильләрнең төрле булуын яратам, шулай да өстенлекне академик музыкага һәм эстрадага бирәм. Иң күңеллесе — стильләрне кушып, яңа аһәң хасил итү. Бу очракта музыкага җете-куе төсләр өстәлә һәм ул бөтенләй яңача яңгырый башлый…», дип белдерә Анзор kalebtatar.ru сайтында.

Күптән түгел аның беренче клибы да чыкты.

https://www.youtube.com/watch?v=0aPvTglEQ68

 

 

Комментарий язарга