«Аэрофлот» өстәмә рейслар ача

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Аэрофлот” Россия буенча өстәмә рейслар ачачак. Татарстан башкаласыннан Екатеринбург, Калининград, Волгоград, Сочига очарга мөмкин булачак. Бу хакта авиакомпания сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Шулай ук Волгоград белән Түбән Новгород арасында ике якка да очып булачак. Барлыгы ун өстәмә рейс ачылган.

“Бу чаралар футбол матчлары узачак Россия шәһәрләре арасында авиаэлемтә куллану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән”, — диелгән компания хәбәрендә.

2

Комментарий язарга