Һади Такташ исемендәге аэропортка рәхим итегез!

Вакыт-вакыт юк-бар эш белән шөгыльләнеп алырга яратабыз без. Казан, Бигеш аэропортларына танылган кешеләрнең исемнәрен бирү буенча «ярыш» оештыру да шундый гамәлләрнең берсе кебек.

Казан аэропортының исеме бар ич инде! «Казан» халыкара аэропорты — начар яңгырыймыни? Үзебезнең исем. Барыбыз да белә торган исем. Чит ил кунаклары, туристлар, дәүләтләр үз иткән исем. Татарча да, русча да, инглизчә дә менә дигән яңгырый торган исем. Тагын ни кирәк? Әллә безнең хәл ителәсе башка проблемаларыбыз юкмы соң?

Татарстан Иҗтимагый палатасы ”Казан” халыкара аэропортына исеме бирелергә мөмкин булган тугыз кеше исемен атаган әнә: Михаил Девятаев, Гавриил Державин, Муса Җәлил, Сергей Королев, Николай Лобачевский, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Андрей Туполев, Федор Шаляпин. Белмим, җәмәгать, нинди генә помидор я кыяр атсагыз да, үзебезнең аэропортка бу исемнәрнең кайсыдыр туры килә дигән фикердә  тормыймын. «Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты» дип аталачакмы ул аннан соң? Яки «Габдулла Тукай халыкара аэропорты»мы?

Бигеш аэропортына тәкъдим ителгән вариантлар тагын да «шәбрәк»: Владимир Бехтерев, Дмитрий Менделеев, Иван Шишкин, Кол Гали, Марина Цветаева, Николай Лемаев, Салих Сәйдәшев, Һади Такташ, Шиһабетдин Мәрҗәни… Белмим, башка сыймый нигәдер бу үзгәрешләрнең сәбәп-шартлары. Гомер буена «Бигеш» яки «Бегишево» дип аталып йөртелгән аэропорт — ул бит шушы төбәкнең брендына инде әверелгән атамалар, югыйсә! Һади Такташ исемендәге Бигеш аэропорты… Һади Такташ исемендәге аэропорт… Уф, Аллам!.

Я, дуслар, безнең чишеләсе башка проблемаларыбыз бөтенләй юкмыни? Аэропортларга «Россиянең бөек исемнәре»н биреп кенә тормышыбыз тагын да яхшы якка үзгәрә алырмы? Тукай, Такташ, Шаляпин, Туполев, Мәрҗәни һәм башка исемнәрне танытуның, дөньяга чыгаруның башка ысул-юллары юкмы?

Мин аңламыйм: при чем монда Мәрҗәни (Тукай, Такташ, Цветаева) һәм аэропорт? Уф..

Комментарий язарга