Агачларга элеккечә яшәргә…

Ә агачлар язын яшелләнеп,
Көтә киткән дусларын hәрчак…

Әтием истәлеге…

Каен hәм нарат гел серләшерләр:
Гәпләшеп узырлар көннәре.
Ике солдат монда күрештеләр.
«Кайтырбыз» дип алар сүз бирде.

Ташчык аша яңгырап йөгерә,
Көмешсыман елга агымы.
Сүз бирде җиңеп кайтырга кире
Ике солдат туган ягына.

Ә каен hәм нарат масаючан
Басып торалар матурланып.
Түзем алар, көтәләр сугышчан,
Кайтыр диеп тугры дусларын.

Тик солдатлар изге калкулыкка
Кайта алмады һич тә кире:
Калды мәңге Дунайда, кайтмаска,
Кочакта җылы — йоклар җире.

Белмим, кайтырмы вакыт әйләнеп.
Калкулыкта гаҗәп гөлбакча.
Ә агачлар язын яшелләнеп,
Көтә киткән дусларын hәрчак…
09.08.2017.

1

ФОТО: photosight.ru

Комментарий язарга