Айдар Хәлим: “Бер ятим баланы, син үстердең, рәхмәт, халкым!”

К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында шагыйрь, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г. Исхакый, Һ. Атласи, Җ. Вәлиди исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилеена багышланган “Кайсыгызны юатыйм?” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Язучы ул – пәйгамбәр, шуңа күрә аның яшен дә сорамыйлар, бары тик һәрчак “каләмең тутыкмыйча, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә язсын” дип теләк кенә телиләр. Шул вакытта син, дөрестән дә, үзеңне җирнеке түгел, ә күктән бөек миссия үтәргә җибәрелгән зат итеп хис итәсең. Үзенең иҗатташ дуслары, яраткан укучылары, Татарстанның рәсми затлары котлаган чакта Айдар ага да, һичшиксез, шундый хисләр кичергәндер дип уйлыйм.

Айдар Хәлим үзе үк: “мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем”,  – дип әйтә. Әлеге кичәне дә Г. Камал исемендәге Академия театрының яшь артистлары язучының мәхәббәт турындагы шигырьләрен укудан башлап җибәрделәр. Тамашачы хисләргә бирелеп, акрын гына мәхәббәт кылларында тибрәнде.

Айдар Хәлимне юбилее белән котларга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов күтәрелде. Үзенең чыгышында ул, юбиляр турында: “Айдар Хәлим кебекләр сирәк. Язучы ул пәриле була. Айдар ага беркайчан да пәриенә хыянәт итмәде. Халыкның каны белән уралып барган, милләт җанын саклый торган әсәрләр тусын”,  – дип бүләкләрен тапшырды. Язучыны котларга ТР ның халык артисты Рөстәм Маликов та килгән иде. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе беренче урынбасары Данис Шакиров та үзенең котлауларын җиткерде. “Сез “мине талант өчен яратырга мөмкин, мине талант өчен яратмаска мөмкин”, – дип әйттегез, ләкин дәвам итеп шуны әйтәсем килә: сезне кабул итмичә мөмкин түгел!”, – Данис Фәнис улының бу фикере белән килешми мөмкин түгел. Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, шулай ук Г. Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим дә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.

Кичәне алып баручы Фәнис Җиһанша әйтеп китүенчә, Айдар Хәлим 7 жанрны колачлаган әдип. Шуңа күрә дә аның бу кичәдә шигырьләреннән тыш, балалар әдәбияты, роман, хикәяләреннән өзекләр дә укылды. Бу көнне Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин тарафыннан язучыга ТР ның “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров үзенең котлавында, мондый сүзләр җиткерде: “Айдар Хәлимнең башка язучылардан аермасы шунда: ул татар халкын Россия империясе белән бәйле икенче югарылыкка күтәрде. “Убить империю” кебек китапны кем яза алыр иде? Беркем! Айдар Хәлим үзенең халкының бөеклеген исбат итү өчен туган”.

Кичәдә Айдар аганың кече кызы Кадрия Хәлилова “Җан чишмә” пьесасыннан (авт. А. Хәлим) “Чишмә” җырын башкарып үтте, шулай ук Омски каласыннан килгән ике туган абыйсы Фуат Хәлилов та гармунда халык көйләреннән тезмә уйнап тамашачы күңелен әсир итте. Башкортстан Республикасы Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылыннан Айдар аганың якташы Азат Хәмидуллин да барлык авылдашлары исеменнән язучыны юбилее белән котлап үтте.

Айдар Хәлимнең “Өч аяклы ат” пьесасы буенча төшерелгән фильмы (реж. Нурания Җамали), кино индустриясенә яңа гына кереп барган, татар халкы өчен  зур борылыш, күтәрелеш булган иде. Язучы шулай  гомере буе милләтенең данын еракларга тарату өчен туган пәйгамбәр кебек үз вазыйфасын үтәүдән ләззәт табып яши. Айдар ага, тыйнак кына “бер ятим баланы, син үстердең, рәхмәт, халкым!” дип милләтенә үзенең яратуын җиткерде. Юбилей кичәсе Айдар Габдинов башкаруында Айдар Хәлим сүзләренә язылган “Без исән” җыры белән тәмамланды. Әйе, мондый шәхесләр барында без исән генә түгел, без исән булырга тиеш!

4d1ace1320f8c75eeba66119fe064

Комментарий язарга