Айдар Нуриев «Безне яратырлар иртәгә»

Хәзер  социаль челтәрләрдә танылу алу чынбарлыкка караганда җиңелрәк. Инстаграмда күбрәк вайнер, блогерлар үз иҗатларын гөрләтеп алып барсалар, вконтакте челтәрендә шагыйрьләр популяр. Без шундый яшь иҗатчыны таптык. Аның исеме Айдар Нуриев, ул «NuRik» буларак билгеле.

Айдар Нуриев

8xIIHegW19U

Кукмара шәһәреннән. Түбән Камада көллиятне тәмамлагач, Нефть һәм химия заводында эшли башлый. Үзенең кыска шигырьләре һәм цитаталары белән яшьләр арасында популярлык казана.

Айдар  иҗат юлын 3-4 ел элек армиядән кайткач башлап җибәрә. Башта рус телендә язса да, мин бит татар егете, туган телемне күтәрергә кирәк, дигән уйлар белән татарча яза башлый. «Кайбер кешеләр дә  татарча яз, әйбәт килеп чыга диделәр»-, дип сөйли Айдар.

«Язуга мине бернинди вакыйга да этәрмәде. Бер язып карарга теләдем дә, минем әйбәт кенә шигырь килеп чыкты. Шигырь язу вакытында кичергән хисләр, иҗат процессы миңа ошап китте. Башта җырлар да яздым, шигырьләр белән беррәттән цитаталар язарга керештем.
OmHu0S5_9c0Айдар Робер Миңнуллин шигырьләрен бик яратып укый. Үзенең интернетта популяр булуы турында Айдарның үз фикере бар: «Мин үземне бик популяр дип әйтмәс идем. Кешегә кыска һәм мәгънәле шигырьләр ошый. Алар җайлы укылса, укучыларга аңлаешлы булса андый шигырьләр тиз таралыш таба. Шул сәбәпле, мин кыска шигырьләр язам. Аларны мәгънәле һәм эчтәлекле язарга тырышам. Яңа рифмалар табарга, алар белән уйнауны үз итәм. Рифма — шигырьнең бизәге, алар белән шигырь бер сулышта укыла да». 1IuJ4DX6GLI

Күп кешеләргә хас булганча, Айдар да музыка тыңлап илһамлана. Киләчәктә әле без Айдар Нуриевның китабын да укый алачакбыз.

Айдарның үз шигырьләре арасында иң яратканы  — «Безне яратырлар иртәгә»

«Мине тәнкыйтьитүчеләр дә булды, тик мин алага игътибар итмим, иҗатыма да аларның тәэсире юк дисәм дә була», — диде Айдар тәнкыйтьчеләр турында.

Вконтакте челтәрендә Айдар Нуриевның иң популяр булган постлары:

Ияләнмә кешегә, интегерсең.

***

Бәхет ул Әти-әни, якыннар исән булганда.
Ә акча түгел,кесә тулып торганда.
Акча ул килә,китә,гел уйный
Ә кеше бер китсә,бел,кире кайтмый.

***

Сакла Әнине
Ул бит безгә тормыш бирде.
Ярат Әнине
Ул бит гомер буе яратыр безне

 

Комментарий язарга