Айдар — янә абсолют батыр!

Балтач район Сабан туенда татарча көрәш төрле бәйгеләреӊ төп бизәге булды. Берничә ел элек рәсми рәвештә зур келәмнән киткән Айдар Хәйретдинов бервакытта да үзенеӊ йөрәге кушкан шөгылен ташламады, ел дәвамында күнегүләрен, көрәш алымнарын чарлавын дәвам итте.

Айдар
Нәтиҗәсе һәркемгә билгеле. Айдарныӊ соӊы елларда гына да Сабантуйларда откан баш батыр дигән исемнәре бихисап. Менә мәртәбәле Балтач район Сабан туенда да ул баш батыр булып танылды. Баш батырга район башлыгы Рамил Нотфуллинныӊ махсус бүләге – тай бүләк ителде, дип яза baltaci.ru
Айдар1
Кыскача белешмә: Айдар Хәйретдинов 1978нче елның 21нче июнендә Балтач районы Нөнәгәр авылында туган. 1992-1995нче елларда Айдар Татарстан Республикасы чемпионатында яшьтәшләре арасында җиде тапкыр җиңү яулый. 1998-2003нче елларда “Ватаным Татарстан” газетасы үткәргән татар-башкорт көрәшендә биш тапкыр герой-шагыйрь М.Җәлил исемендәге бүләккә лаек була. 2001нче елдан А.Хәйретдинов милли спорт төрләре буенча спорт мастеры, 2000-2003нче елларда Татарстан батыры, 2001-2002нче елларда Россия чемпионы. 2006нчы елда А.Хәйретдинов Липецк шәһәрендә үткән ярышларда Россия чемпионы исемен тагын бер кат раслый. Әле бу җиӊүләрне санауны күп дәвам итәргә булыр иде.

Балтач Сабан туеның батырлары һәм призерлары:

60 кг.:
1. Ахматханов Ильдан
2. Ишмуратов Дамир.
3. Чевик Шамиль.

70 кг.
1. Муллахметов Ильнар.
2. Шафигуллин Нурфат.
3. Вафин Ильназ.

80 кг.
1. Хайруллин Айрат.
2. Габдрахманов Раниль.
3. Зарипов Рушан.

90 кг.
1. Асхадуллин Салават.
2. Рафиков Руслан.
3. Хайрутдинов Ринат.

90 кг.нан авыр
1. Хайрутдинов Айдар.
2. Валиев Фердинанд.
3. Сабиров Дилюс.
Абсолют батыр Хайрутдинов Айдар!

Комментарий язарга