Ак япанчалы карт

Бәхетле балачагы томанлы төш кебек кенә күз алдыннан узды аның. Яу кырында әтисе ятып калган көннән башланмадымы яман тәкъдир? Шулайдыр… Шомлы хәбәр яманны әйди, бәхетсезлек тагын афәт чакыра…


Казан каласына якынлашканда караңгы төшкән иде инде. Эт булып алҗыган Барбулсын кирмәнгә Кырым капкасыннан үтәргә уйлады. Ләкин капкага җиңел генә барып җитешле түгел иде: кирмән дивары каршында – су тулы тирән ур, капка турысында – асылмалы күпер; Барбулсынның борын төбендә аны күтәреп тә куйдылар.

Кирмәнгә керми калган кешеләр байтак иде: кыяфәттән күренеп тора – барысы да ярлы-ябагай, карасөяк. Вак-төяк белән сату итүче таҗиклар, юклы-барлы тауарларын җыеп, Кораиш бистәсендәге Кәрван-сарайга таба китеп барды. Барбулсын, юлдан шактый читкә чыгып, чирәмгә кырын яткан сары йөзле, ак керфекле чирмеш янына барып чүмәште.

– Син дә керергә өлгермәдеңме? – диде ул, авылдан килгән самимилек белән.

– Кая? Кирмәнгәме? – дип гаҗәпләнде чирмеш. – Ни калган анда миңа?

– Нишләп монда ятасың?

– Нигә ятмаска? Монда яхшы түгелме? Җылы, коры бит?
Барбулсын аның белән килеште: җылы иде, җәйге кичнең тымызлыгы тамырларга үтеп канга талгынлык тарата; яңгырның да күптән яуганы юк, корылык булмагае. Гел сорау биреп сөйләшүче чирмеш күз ачып йомганчы кайдандыр бер бәйләм чабата чыгарды:

– Аласыңмы?

Барбулсын, юк дип, баш селкеде. Чирмеш, төкселәнеп, сораусыз гына әйтеп куйды:

– Йөриләр шунда… чабата кайтарып… – Чирмеш өчен Барбулсынның бер кызыгы да калмаган иде.

– Күперне иртәгә төшерерләр бит?

Чирмеш иренеп кенә башын күтәрде:

– Төшерсәләр ни… синең ише йолкышлар өчен төшерәләр мәллә?

– Ханны күрәсе бар иде, – диде Барбулсын.

Алар сүз алышкан арада чирәмлеккә җирләшкән саяк-сандырак гөр килеп көлеп җибәрде:

– Ха-ха-ха, ханны күрәсе килгән!

– Кичәгенәк хан сине сораштырды шул…

– Көтә-көтә көтек булган.

Күз инде бәйләнгән иде, юлда тояк тавышы ишетелде. Ике җайдак җан-фәрманга кирмәнгә таба җилдерә. Тик асылмалы күпер каршында алар да туктап калды.

– Тоткаул! – дип кычкырды атчабарларның берсе.

Капка өстендәге мөрҗәлдә ут җемелдәп алды.

– Кем йөри анда төн ката?

– Хан хозурына! Кузычак огланнан.

Күпер төште, капка акрын гына ачылды. Кем өчендер бернинди киртә дә юк шул – тылсымлы сүз иясе генә булырга кирәк. Ә тылсымлы сүз кесәңдә акча чылтыраса яисә куеныңда кодрәтле ярлык булганда гына телгә куна. Җәй уртасы булса да, төн инде шактый салкын иде, куллары белән үзен күпме кочакласа да, җылына алмады Барбулсын, аның инде берничә көн ашаганы юк, арык тәндә җылы торамыни…

– Син, бала, кирмәнгә якын килә күрмә, – диде чирмеш, йокы аралаш. – Тоткаул тотып урга ыргытыр үзеңне. Йөзә беләсеңме?

– Мин – морза! – дип Барбулсын кемлеген белдермәкче иде дә, тавышы бик мескен чыкты.
Кайсы киндер бөркәнгән, кайсы сизгән сырма ябынган әтрәк-әләмгә тагын көләргә сәбәп булды.

– Морза! Чабаталы!

– Шаян егет булып чыкты бу!

– Акчаң бармы? – дип сорады чирмеш. – Тоткаулга бер тәңкә төртсәң, кертеп җибәрер. Тик нишләрсең икән кирмәндә?

Аның сүзенә кушылучы булмады, Барбулсыннан да беркем җавап көтми иде. Күренеп тора бит болай да: аягыннан тотып селексәң дә, бу үсмердән бер тиен төшмәячәк. Аңа монда бердәнбер юл – хәер эстәү. Бәхете булса, берәр мәрхәмәтле хуҗа ялчы итеп тә алырга мөмкин. Анысы да шикле, кирмәндә дә, утарларда да коллар җитәрлек, ялчыга мохтаҗлык юк, ә яугир булып яу чабарга моның әле буыны ныгымаган күренә. Инде барысы йоклап бетте, Барбулсын гына хәсрәт утында: нишләргә? башны кайда куярга? Ул бит монда беркемгә кирәк түгел, беркемгә дә! Югыйсә затлы нәселдән иде бит, яхшы ата-ананың бердәнбер улы иде. Бабасы Тимәш морзаны тирә-якта белмәгән, ишетмәгән кеше булдымы икән?

Бәхетле балачагы томанлы төш кебек кенә күз алдыннан узды аның. Яу кырында әтисе ятып калган көннән башланмадымы яман тәкъдир? Шулайдыр… Шомлы хәбәр яманны әйди, бәхетсезлек тагын афәт чакыра. Алар ялгызлыкны өнәми. Аларга өерелеп, өермә булып сине бөтереп алырга, бөтенләй аяктан егарга кирәк.

Әтисе яу кырында калса да – ул инде сиңа гына килгән каза түгел! – аягүрә калып яшәрлекләре бар иде әле: бабасы һәмишә ат өстендә, әнисе тупырдап тора, сеңелесе Бисылу инде йөгереп йөри – кул арасына кереп килеше. Кардәш-ыру да ишәеп, Тимәш авылы шактый җәелеп утырган иде Идел ярында.

Җәйрәп яткан Идел күз алдына килеп Барбулсынның йөрәге кысылгандай булды. Иде-ел… Ул көнне… Бабасы белән аудан кайтканда көн бәллүрдәй балкып, җиһан төрле төсләрдә коена иде, Барбулсынның күңеле дә мәтәлчек атарга иркенлек эзли иде. Урман авызына килеп чыккач ук шундый иркенлеккә тиенде алар. Аста – гүяки кул сузымы гына якынлыкта – Иделкәй җәйрәп ята! Авылга да күп калмаган, әнә генә ул – Иделгә су эчәргә төшкәндәй йөгенми генә башын иеп торган Айгыр- тауның артында…

Һә-ә-әй! Барбулсын сискәнеп китте, һи, шул бабасы инде – Иделгә чыккач түзмәгәндер, күкрәк төбеннән чатнап чыккан аваз, сугарылып, еракка-еракка таралды. Яшь чаклары, гаярь чаклары исенә төшкәндер. Заманында ораны еракка ишетелгән аның. Тирә-якта шулай сөйлиләр. Яудан беркайчан да буш кул белән кайтмаган, имеш. Астында чем кара аргамагы биеп торган, янәшәсендә аның белән утка да, суга да керергә әзер алпарлары, кындагы кылыч сыман суырылып, дошман өстенә сызгырып төшәргә форсат көткән. Иң якында – Тимәш морзаның уң канаты булып егетләр солтаны, яугирләр арысланы, ил мактанычы Әмәт баһадир тартылган ук кебек төннең күзен тырнап торган. Тимәш морзаның күз карасы, йөрәк парәсе, орлыгын әле озак еллар шушы Идел-йортта чәчәсе бердәнбер угланы. Нинди ир-ат, һай, нинди ир-ат!

Тонык кына хәтерли Барбулсын – дошман угы бабасын үз иткән дә, чем кара аргамагы аны яу кырыннан алып көнчыгышка чапкан. Алпарлары калган. Улы Әмәт баһадир да… Урысның җирдән сөйрәлгән кургашын күген ябынганнар. Бик озак авырып ятты шул яудан соң Тимәш морза. Йөрәкләрне кысып алган ыңгырашулары әле дә Барбулсынның колак төбендә. Ярадан ыңгыраштымы икән ул, әллә бердән- бер улын югалту хәсрәтеннәнме? Кырына Барбулсын килеп утыргач кына аның күзенә җан иңә, йөзенә елмаю куна иде.

Бүтән яу чапмады Тимәш карт. Нинди яу? – ул инде яугир түгел, илче иде күп вакытта, кыяфәте дә солых эстәргә генә яраклы – уң кулы камчы кебек салынып тора, шуны күтәрергә теләгәндәй, йөргәндә дә сул якка авыша иде кайчан гына тирә-якка дәһшәт бөркеп торган азамат ир.

Шулай да дөньядан зарланып шыңшырга җыенмый иде ул. Заты әнчек түгел, андыйларның үләргә ятканда да ике сарык буарлык гайрәте кала. Барбулсын бераз кул арасына керә башлагач, алар икәү сунарга йөри башлады. Менә бу юлы да шул ният белән чыкканнар иде. Көртлеккә дип кузгалдылар, тик карурманның үз тылсымы бар, ахрысы! – суырып алгандай булды, әллә кая эчкә кергәннәрен сизмәделәр дә. Ә анда каршыларына кинәт алагаем зур җирән аю килеп чыкты. Барбулсын куркуыннан тораташтай катты да калды. Беттеләр бит! Чулак Тимәш карт бу урман патшасына ничек каршы торсын? Ә Тимәш картның үләргә һич кенә дә исәбе юк икән, йомарланып аюның кочагына барып та керде, шул арада сул кулына күчкән хәнҗәре белән корсагын ярып татөшерде. Аю, бүселеп чыккан эчәкләрен кочаклап, хатын-кыз тавышы белән кычкырды; алпан-тилпән атлап урманга качмакчы иде… берничә адымнан соң егылды, үлем газабы белән җирне тырнады.

Ау уңышлы иде, тик нигәдер моңа икесе дә сөенмәде. Учакта аю ите кыздырганда гына кәефләре күтәрелгәндәй итте. Икенче көнне Барбулсын бөтенләй егетләнде – авылга кайткач ишләренең күзе кызачак инде, валлаһи! Көч өстәп торучы булмаса, бабасы аюны ега алыр идеме икән? Юктыр, юктыр…

Карурманны кичеп, төштән соң Иделгә килеп чыктылар менә. Йөкләре авыр, күңелләре җиңел иде. Иделнең теге ягында исәпсез печән кибәннәре тезелеп киткән, ташудан калган вак-төяк күлләр тирәсендә балыкчылар кайнаша. Барбулсын белә: аларда балык мыжлап тора, сәнәк кенә төртергә иренмә! Моннан, Тау ягыннан, тирә-як уч төбедәй күренә: уңга каерылсаң, иске Болгарның күккә терәлгән манаралары күзгә ташлана, күкселләнеп торган хәрабәләрне, дәрвишләрнең тәкийәләрен шәйләп була.

– Барбулсын! – Тимәш картның тавышы калтырана, үзе сулга ымлый иде. – Әнә тегендә… бак әле… Урыс-улак түгелме?

Айгыртауны урап Идел киңлегенә ике көймә килеп чыкты. Һәрберсендә унлап ишкәкче. Көймә түрендә атаманнары утыра булса кирәк, аяк астында кул-аяклары бәйләнгән кешеләр ята.
Ул да булмады, Айгыртау артыннан ургылып-ургылып кара төтен күтәрелә башлады.

Алар кайтканда авыл урынында утлы кисәүләр генә төтәсләп ята иде. Шул кисәүләр арасында табылган сөякләрне җыеп җирләгәндә, Тимәш карт корымлы кулы белән йөзен каплап, торыныннан да кыенсынмыйча, кычкырып елап җибәрде. Кем сөякләрен күмә ул биредә, кемнәрне урыс әсирлеккә алып киткән? Тимәш карт өчен барыбер, аларның берсе дә юк инде, ыру җебеннән өзелеп төшкән, югалган, беткән… Заманында дөньяны учында биеткән пәһлеван картлык көнендә бердәнбер торыны белән басты да калды янып көлгә әйләнгән нигезендә… Ул инде үзе дә бу дөнья кешесе түгел иде.

Бабасын Айгыртауның түбәсенә үк менгереп җирләде Барбулсын. Соңгы сулышында Тимәш карт аның кулын тотып:

– Синдә өмет, – диде. – Нәсел киселмәсен…
Барбулсын күз яшен тавышсыз гына эченә йотты. Бер аягы белән кабер якасында торган кеше ни әйтмәс… Монда калучыга нишләргә? Бернисез калган ач-ялангач ятим кая барып башын куйсын? Дөньяның үксезләргә мәрхәмәтсез икәнен Барбулсын чамалый иде.

– Казанга кит… – дип, Тимәш карт озак кына тынып торды. – Анда минем аркадаш калмады инде… Шулай да… син башлы егет… кеше булырсың.

Менә шулай. Китте Казанга Барбулсын… кеше булырга дип. Кая барсын тагын дөнья йөзләрендә япа-ялгыз калган дөм ятим? Казанга килеп хан хозурына керергә иде исәбе. Ул бит карасөяк түгел, ханның үзеннән тархан ярлыгы алган Тимәш морзаның торыны. Димәк, үзе дә морза, үзе дә тархан!

Барбулсын көрсенеп куйды. Тәңрем, нигә болай бәхетсез яраттың?! Ул бит бүген карасөяктән дә түбән, ул бүген беркем түгел! Кимнәрнең киме – дөм ятим! Хан ярлыгы янып көл булган, кардәш-ыруы кырылып беткән, үзен берәү дә белми, танымый. Ул бер йолкыш, саяк-сандырак, әтрәк-әләм…

Күзенә йокы эленгәч кенә кемдер аның иңенә кагылды. Инде тәмам караңгы төшкән булса да, Барбулсын шәйләде: шактый өлкән яшьтә иде ул. Башында – чалма, кулында – таяк, караңгыны ертып япанчасы агарып күренә. Карт елмайды. Йөзендә әллә Тимәш бабасының да чалымнары бар инде? Карт җитез генә турайды да каядыр ымлады:

– Әйдә минем арттан! – Һәм Барбулсын һич тә шикләнмичә дәшми-нитми картка иярде. Картның япанчасы шулкадәр ак иде, хәтта аяк астына аңардан яктылык таралып барды.

Шактый гына ара үткәч, карт туктады.

– Әнә мәчет манарасын күрәсеңме? – дип сорады ул. – Әрмән бистәсенә җитәрәк…

Сүрән ай яктысында каралып торган манарага карап Барбулсын башын иеп куйды.

– Шуңа таба туп-туры йөз адым бар, аннары ун адым уңга каер. Шул урында биш карыш казып аска төшсәң, хәзинәгә тап булырсың. Аны ничек сарыф итүең үзеңнән тора.

– Кем син? – дип сорады Барбулсын.

– Анысы нигә кирәк? – Ак япанчалы карт елмайды. Юк, ул әле бик карт түгел иде, әнә ничек төз басып тора! – Хозыр Ильяс диген, Тәкъдир дисәң дә ярый. Исемдәмени хикмәт. Кешеләр исемгә артык әһәмият бирә. Бигрәк тә үз исемнәренә. Искән җилдән кем исем сорый?

Барбулсынның йөрәк итен инде хәзинә комары кимерә башлаган иде, ул картны бүлдерде:

– Мин киттем алайса?

– Ашыкма, тыңлап бетер. – Картның тавышы кырысланды. – Белеп тотсаң, бу хәзинә сиңа гомереңә җитәчәк. Ләкин сизеп торам, син аның кадерен белмәссең… Шуңа күрә колагыңа киртлә, олан. Мин сиңа өч тапкыр ярдәм итәчәкмен. Өч тапкыр! Янә хәлең мөшкелләнгәч, Кырым капкасы каршындагы шул бүген туктаган урынга кил дә «Тәңрем!» дип көрсен.

Күңелендә бәргәләнгән хисләрен тыя алмыйча, Барбулсын, йөгенеп, картның ак япанча итәгенүпмәкче иде дә… сихерләнгән сыман башын боргалады – янәшәдә беркем юк иде, айның көмеш нурларына коенып җиһанда ул берүзе басып тора!

Ак япанчалы карт күрсәткән төштә төн ката чокыр казыды Барбулсын. Башта бигрәк тә авыр иде – җир таш кебек каткан, кул астына кайдандыр килеп эләккән таяк кына керерлек түгел. Әмма хәзинә исен сизгән кешене таш кыя да туктата алмый! Хәтерсезлек кебек битараф җирне теше белән чәйнәде ул, яшь кәләштәй изрәгән шәфкатьле туфракка комсыз- ланып ун бармагын батырды. Таң алдыннан тартып чыгарды, ниһаять, коршауланган имән сандыкны, нәфес белән мөлдерәмә тулы йөрәге ташыды, акты яше… Ниһаять! Күз яше белән юылган сандык йөзендә «Онытма!» дигән язуны шәйләде.

Акчаны табуы бер авыр булса, саклавы мең авыр! Моны Барбулсын кебек үз башына мал төшкән кеше генә чамалый. Безнең ише тарих язучылар исә бу хакта фаразлый гына, чөнки һәркем белә: тарихта күпме казынма, күпме чокчынма, уч сөенерлек һич- нинди тәңкә тәтемәс, баш күбәрлек алтын да таммас – нинди алтын тәңкәләр?! – тарихтан хәтта сабак алу да мөмкин түгел, кеше хаталары ниндидер бер галәми кануннарга буйсынып гел кабатлана килә. «Онытма!» дип һәмишә кисәтеп торсалар да хәтта.

Иске язуларда Барбулсынның исеме сакланып калган. Чыннан да Казанның черегән бер бае булып алган ул хан заманында. Сафа хан идарә иткәндә – ә ул тәхеттә өч тапкыр утырган, яраткан ул нигәдер тәхет- тә утырырга, урыс җасуслары тарафыннан үтерелгәч кенә ул гадәтен ташлаган… – хан сараеннан ерак та түгел зур йорт җиткергәне билгеле Барбулсынның. Йорт дип кенә атау да дөрес булмас, утар булган ул, чып-чын утар. Барбулсын йорты калкып чыккач, хан сарае да бераз чүгеп куйган, имеш. Анысын минем кебек тарих язарга алынган шагыйрь-шогара арттыргандыр, мөгаен. Бераз тәбәнәгрәк булса да, хан сарае һәр дәвердә калада биналарның иң биеге санала.

Менә шулай. Дөнья ул куласа, бер әйләнә дә баса. Әмма басканчы бит күккә дә чөеп ала! Әле генә бетле хәерче булып Кырым капкасына килгән бер хәчтерүш хәзер кеш якалы ефәк тун кигән, аягында – болгари сәхтиян читек, башында – энҗеләр белән бизәлгән чалма, ятканы – ястык, ябынганы – аккош мамыгы тутырган юрган. Төкереп тә бирми Барбулсын!
Хан хозурына да керергә насыйп булды аңа. Ничектер бик җиңел керде ул анда. Һичнинди каршылык булмады. Нинди каршылык… кочак җәеп каршы алдылар!

– Барбулсын! Син – илнең таянычы, – диде аңа Сафа хан.

– Хан хәзрәтләре, минем бабам – Тимәш морзаның тарханлык ярлыгы бар иде, тик ул илбасарлар яу чапканда янып көлгә әйләнде. Син миңа шул ярлыкны раслап, ата-бабамнан калган җирләрне кире кайтарсаң иде.

Тау ягындагы Айгыртау тирәсендәге җирләрнең Тимәш морзаныкы булуына таныклык бирүчеләр табылды. Тик мәрәкә килеп чыкты: Барбулсын югалыпт торган арада, хан ул җирләрне Кырымнан килгән Акбулат угланга биргән икән.

– Борчылма, – диде хан. – Зөя буенда Янтык морза үлеп киткән, шуның җирләре сиңа булыр.

– Аның оланнары юкмыни? – дип гаҗәпләнде Барбулсын.

– Булса соң? – дип үз нәүбәтендә гаҗәпләнде хан. – Алар ил-көн хакына ни кылган? Җир ул иләмәннәр өчен!

Идел буендагы үз җирләре өлешенә тимәсә дә, Барбулсын сер бирмәде. Биргәннең битенә карамыйлар. «Аллаһ Тәгалә сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек бирсен, олуг хан!» – дию белән чикләнде.

Ләкин хан ярлыгын кулга төшерер өчен шактый озак йөрергә, байтак акча туздырырга туры килде. Иләмәнлек җиңел генә килми. Кул кулны юа, ике кул битне юа. Бүзәк бахши дивани өслүб белән затлы Сәмәрканд кәгазенә язган ярлыкка Сафа хан кызыл нишанын басты.

Ярлык салган томарны Барбулсынга сузып, хан болай диде: «Газиз кардәшем, Барбулсын тархан! Ата-бабаңа лаек каһарман син! Илгә дошман керсә, алпарларың, чураларың белән яуга яу кузгалырга соңарма. Барымтага чыксак, егетлек кушагын бәйләп безгә кушылырга ашык. Сиңа бу илдә беркем кагылмас, мал-мөлкәтеңә беркем кул сузмас. Син ясактан азат, кардәшем. Сау бул!»

Барбулсынның бүресе улады. Дуслары пәйда булды, көннән-көн күбәйде, артты! Кәнизәкләре ишәйде. Акчаны уңга да сипте Барбулсын, сулга да сипте. Менә бит ул нинди – юмарт, мәрхәмәтле, алчак. Кәеф-сафа корып арганнан соң, ялгызы калгач, ярлыкны томардан чыгарып кыйммәтле кәгазьне иснәргә күнекте ул. Алтын белән ничекләр сыргалап-боргалап язылган бит: «Сафа Гәрәй сүзем!» Аннан соң ул сәке астыннан тимер коршаулы имән сандыкны тартып чыгара, капкачын ачып ике кулын алтын дирһәмнәр арасына батыра, Үзбәк, Җанибәк ханнарның исеме сугылган акчаларны аралаганда тәненнән меңнәрчә кайнар тамчылар йөгерә, әһәһәй, менә кем булды бит, чыннан да бар булды бит Барбулсын!

Ләкин бу мәкерле дөньяда, күз ачып йомган арада, барның юк булу ихтималын да бөтенләй онытмады ул. Әле кайчан гына биек диварлы кирмәнгә карап гаҗизләнеп торган бичара ул түгел идеме? Кайчагында шул вакытлар искә төшә дә эсселе-суыклы булып китә. Кими бит алтын дирһәмнәр, күзгә күренеп кими! Әгәр тагын бер тиенсез калса? Мондый уйны ул әрсез чебенне кугандай куа. Алдыңда хур кызыдай кәнизәкләр боргаланганда, дус-ишләрең сине мактап исемеңне күккә чөйгәндә, кибарьлек агачы инде күкне томалап, ябалдашы белән өстеңә йолдызлар алкышын койганда, үзеңне хәерче хәлендә күз алдына китерү өчен нинди күңел төшенкелеге кирәк?! Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын! Улмы хәерче хәленә кала торган кеше? Аты аранда тупырдап тора, кылычы кында, менә бераз тын алсын, барымтасына да барыр, карымтасына да… Хан үзе аңа аркадаш!

Ахырын журналдан укый аласыз.(№2,2015)

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

Комментарий язарга