«Акча эшлисең килсә, дин уйлап чыгар»

Күптән түгел Казанда ярымшәрә кызларның, юл буенда тезелеп басып, узган машиналарны туктата-туктата акча җыюлары турындагы видео шактый халыкны аптырашта калдырды. Соңыннан аңлашылганча, бу туташлар шәхес буларак үсәргә ярдәм итә торган тренингның чираттагы этабын үткән һәм остазлары кушуы буенча, оялу, кыенсыну кебек хисләрне бетерү, кыюлыкларын арттыру өчен шундый адымга барган.

Хәер, мондый сәер-сәер гамәлләр кылган кешеләрне шәһәр урамнарында даими очратырга мөмкин. Кайчак сәүдә үзәкләрендә чәчен пеләшкә кырдырып, чүпрәккә төренеп, индус кыяфәтендә йөрүчеләр яки үтүк сөйрәп баручылар күзгә чалына. Кемдер, зиратка барып, үзенә кабер казый да шунда кереп ята. Юк, алар акылга сай затлар да, артистлар да түгел, әйткәнебезчә, тренинг узучылар. Әлеге чараларны оештыручылар, кешеләрне шундый түбәнчелеккә төшереп, ягъни табигатьләренә каршы килә торган образлар тудырып, әйтик, чүплек савытына кереп утырырга, хатын-кызларга ирләр алдында чишенеп биергә кушып, аларны комплексларыннан арындыра, киләчәктә үсәргә, югары үрләр яуларга, бәхеткә тиенергә ярдәм итә, имеш.

Анда синнән президент ясарга, лидер үстерергә вәгъдә итәләр, эчке дөньясы белән гармониядә булган шәхес тәрбияләргә сүз бирәләр. Тик асылда болар күп очракта акча (тренингларның бәясе өч-дүрт меңнән башланып сиксән-туксан меңгә җитәргә, аннан да артырга мөмкин) эшләүгә генә кайтып кала, идеология сатуга, кешенең психикасына тәэсир итүгә корылган бизнес булып чыга. Заманында Рон Хаббард дианетика дигән идеология уйлап таба һәм «Акча эшлисең килсә, дин уйлап чыгар», – дип белдерә. Тренинглар да шундый «динне» хәтерләтә. Шунысы аяныч: тренингларга бик еш дәрәҗәле урында эшләгән, гаиләле, ләкин үзеннән канәгатьсезлек тоеп, эчке ялгызлыктан интеккән кешеләр күңел юанычы эзләп бар. Тренерлар болай да зәгыйфь акылларын тагын да бутыйлар, адаштыралар, иманын какшаталар. Белгечләр әйтүенчә, аларның үзләрен саклау инстинктын юк итәләр. Моның өчен ирләргә хатын-кызның эчке киеме кидертеп башкалар каршына чыгаралар, нәфис затларга гаурәт урыннарын ачарга кушалар, һич югы чит кешенең аягындагы оекбашын булса да иснәтәләр. Ягъни биредә гомум җәмгыятьтә кабул ителгән закончалыклар җимерелә, үз кыйммәтен югалта. Әйтик, безне кечкенәдән әти-әнине хөрмәт итәргә, аларга итагатьлек күрсәтергә өйрәтеп үстерәләр. Динебез дә «Җәннәт әниләрнең аяк астында» дип кисәтеп килә.

Ә тренингларда безгә тормыш биргән, ашаткан-эчерткән, киендергән кешеләр – әти-әниегез сездән кол ясый дип тәкрарлыйлар. Тренинг үзе исә суррогат гаиләгә әйләнә. Анда йөрүчеләр кыска вакыт үзара якынаеп китә, кочаклаша, үбешә, «мәхәббәт»ле уйный, ягъни хакыйкый тормышта җитмәгән хис-кичерешне биредә таба һәм аңарда бәйлелек барлыкка килә. Ул акчасын, хәтта ки соңгы тиенен дә кызганмыйча, шушы курсларга йөри башлый. Анда бармаса, депрессиягә бирелә, кайберәүләр хәтта үзләренә кул сала. Ә бит әлеге оешмалар беркем тарафыннан контрольгә алынмаган һәм бәлагә тарысаң, аларны җаваплылыкка тартып булмый.

Казаныбызда да андый оешмалар дистәләгән. Хәзер хәтта үсмерләр белән эшли торганнары да шактый. Бу язманы әзерләгәндә тренинг оештыру белән шөгыльләнгән берничә үзәккә шылтыратып карадым. Мине бигрәк тә «комплексларны бетерә торган»нары кызыксындырды. Беришләре «тренинглар ябык төстә уза, сезне үзебезгә чакыра, катнашучылар белән аралаштыра алмыйбыз, фәкать тулы курс өчен акча түләп кенә килергә мөмкин», дисә, икенчеләре очрашырга ризалашты, әмма, күрешү мизгелен һаман саен кичектереп, вакытны суздылар. Шулай итеп алар белән очрашу насыйп булмады.

Дөрес, тренингларның барысы да кешенең психикасын сындырып, аның акылын зәгыйфьли дип әйтәсе килми. Араларында чын мәгънәсендә мактауга лаеклылары да бар. Ләкин соңыннан терсәкне тешләрлек булмасын өчен аларга барырга уйлаганда, эшчәнлекләрен яхшылап өйрәнү сорала. Шуны да онытмасак иде: адәм баласы үзе теләмәсә, тырышмаса, аны борчыган халәттән чыгарып, аңа ярдәм итеп, үзаңына йогынты ясап булмый.

Тренинглар турында кем нәрсә уйлый?

Зөлфия Ибраһимова, доцент, фәлсәфә фәннәре галиме:

– «Тренинг» – кешенең белемен үстерү максаты белән формалашкан ысул. Ул эшчәнлек актив рәвештә оештырыла. Димәк, күренекле, сәләтле шәхесләр аны барлыкка китерә. Бу караш, билгеле, идеалыбызда яши. Ә тормышта? ХХ гасырның азагында «тренинг» хәрәкәте җәмгыятьтә күренә башлады. Минемчә, иң эчкерсез hәм уңышлы тренинглар безнең зур укытучыларыбыз В.Ф. Шаталов һәм Ш. А. Амонашвили; Е. Н. Ильин һәм Н.Н. Палтышев, С.Н. Лысенкова һәм М.П. Щетинин, И.П. Волков һәм И.П Иванов, В. А. Караковский һәм Б. П. Никитин тарафыннан үсеп чыкты. Совет мәктәбе әле бернинди кризис сүзен тоймаса да, югары дәрәҗәдә кызыклы тәҗрибәләр үткәрелә, эзләнүләр алып барыла иде. Бәлки бу олпат, кызыклы шәхесләр, булачак авырлыкларны сизеп, яңа карашлар тәкъдим иткәндер. Мин үзем дә студент чагында мондый очрашуларга, лекцияләргә дәртләнеп йөрдем. Мәсәлән, шундый бер лекция ЭВМ заводы конференция залында үтте. Зал шыгрым тулы, энә төртерлек тә урын юк. Онытылмаслык мизгелләр! Еллар узгач иң борчулы сорау туа: бу рухи казанышлар кая югалды? Ә бит болар безнең җәмгыяви үсешебезне раслый торган күренешләр иде. Мәктәп һәм җәмгыять үзләренең рухи хәзинәләрен югалтты дип әйтәсем килми. Шул ук вакытта безгә сиздермичә генә идеология кыйммәтләре үзенең көчен билгесез яңа карашларга алыштыра башлады.

Заманча тренинг – ул аерым, иҗади, һөнәри эшчәнлек. Аның төп максаты – булган белемне, билгеле тәҗрибәгә таянып, кешегә тапшыру, теоретик һәм практик файдалану. Димәк, бу белем төре – актуаль. Гамәлдә, тренинг күренеше каршылыклы. Миңа калса, алар безнең урта һәм югары белемнең йомшак, зәгыйфь якларын бик ачык күрсәтә. Рухи яшәештә бушлык озак тора алмый. Ә мәгърифәтчелек үзенең вазыйфаларын заманча аңлыймы, үтиме? Бәлки, аның тәкъдимнәре, белемнәре заман таләпләренә туры килмидер? Читтән безгә яңа офыклар ачарга әзер торган кешеләр – тренинг уздыручылар әлеге бу сорауларга җавап бирергә ышандыра. Афәрин! Бу укытучыларга ышаналар, тәнкыйть хупланылмый. Тренингта кеше нинди искитмәле яңалык ишетә? Анда дәвалану методикасы, балаларны тәрбияләүгә яңа прогрессив караш h.б. яңгырый. Җаныгыз ни тели – бөтенесе бар.

Ышанам, бу очрашулардан соң кемдәдер яңа фикерләр туа, ул үзенә көч туплый. Әмма хакыйкать күп очракта берничә юл, караш таләп итә. Аның өчен күп укырга, уйланырга, бәхәсләшергә, эшләргә, ялгышырга кирәк. Ә тренинг сиңа туры hәм ачык юл күрсәтә янәсе. Ул сиңа килешәме, файдалымы, куркыныч тудырмыймы? Моны кем төгәл тикшерә һәм ачыклый ала? Анда төрле кешенең ихтыяҗына универсаль дәва, рецепт бирелә. Кайда соң әле кешенең тәнкыйть күзе? Ә ул шәхескә үз вакытында тәрбия hәм белем аша бирелмәгән булса? Шул исәптән карасаң, тренинг – кешене тиз hәм уңайлы максатка китерә торган бер ысул. Чөнки ул үз жанр закончалыкларына буйсына: кыска вакытта үтә, түләүле әлбәттә, калган карашларны катгый рәвештә сызып ташлый.

Дөрес, XX гасыр белем алу традициясен кискен рәвештә үзгәртә. «Тере» белем тамашалы, психологик чаралар куллана. Алар рәтендә тренинг та зур популярлык казана. Чөнки, белемгә омтылу – күркәм күренеш. Дөнья үзенең киңлегеннән, тар бер тугандашлар түгәрәгенә әйләнә. Кеше читләшүдән арынып, яңа социаль бердәмлек башкара. Аның янәшәсендә – охшашлы ихтыяҗлар белән килгән кешеләр. Нинди җаваплылык, нинди югары әхлакый дәрәҗә, нинди белем камиллеге булырга тиеш тренинг алып баручы кешедә! Аны тагы да үстергән, тәнкыйть сәләтен көчәйткән, гомумкешелек сыйфатларын уяткан укытучыны тыңлыйсы килә! Шуңа да бәлки, кулга китап тотып, йоклаган фикеремне уяту хәерлерәктер?

Тренингларның киң колач җәюе яңа сәяси ирекле шартлар белән дә бәйле. Кызганыч, бу плюрализм җимешләре тормышка бихисап каршылыклы, файдасыз, психологик яктан куркыныч, рациональ яссылыкта буш, мәгънәсез «укытучыларны» барлыкка китерде. Ә бу күренешләрне социаль, сәяси, мәдәни яктан карасаң, безнең кризис халәтенә эләккәнебез ачыла. Чиксез иреклектә бары тик прогрессив, яңа карашлар хөкем сөрергә тиеш, тик гамәлдә бу кешеләрне нинди катлаулы hәм ялгыш юнәлешләргә алып кереп китте. Идеологик вакуум чорында мондый күренеш табигый.

Бүгенге җәмгыятьтә рухи яктан имгәнгән, күңелләре авыру кешеләрнең күп булуын яңа идеологиянең бик озак формалашуы белән аңлатыр идем. Кеше бу дөньяда үз тамырларын бик көчле җәяргә тиеш. Аны рухи ризыктан мәхрүм итәргә ярамый. Кешене мәдәни хәзинәдән аерсаң, ул үзенә ясалма таяныч уйлап чыгара. Кызганыч, икътисадый-сәяси шартлар тискәре, негатив роль уйный. «Бөек үзгәрешләр» чорында яшәгән кеше идеологик бушлыкта югалып калып, үзенең рухи сәламәтлеген җуйды.

Эволюциянең уңайлы казанышлары hәр буында, гасырда яңадан җәмгыяви тәҗрибә, хәтер ярдәмендә саклана. Әгәр дә бу механизм эшләми икән, без кыргый, вәхши дәрәҗәдә калган кешене очратабыз. Аңа бернәрсә дә йогынты ясамаган. Шул исәптән, ярымшәрә килеш урамга чыгып басалар, кеше кыяфәтен югалтканын сизмиләр. Бу мәсьәлә кешенең иманыннан гына тормый. Кеше бит дөньяви мәдәният кыйммәтләре белән дә бәйле. Соңгысы адәм баласының дини тәрбиясе белән бердәмлектә яши.

Кайда туып үсә андый затлар? Безнең арада. Аларның рухи яктан зәгыйфьлеге галәм киңлегеннән килеп чыкмаган. Мәктәптә битараф яисә ялкау укытучы кулыннан, гаиләдә бәхетсез, мәгънәсез ата-анадан иреккә очалар да, көчле җил белән аларны «аңлаган», «жәлләгән» кешеләр кулына килеп кабалар. Мондый яңа «пәйгамбәрләр» тормышның төрле катлаулы сорауларына дөрес җавабын белә. Иң куркынычы – алар арасында чын мәгънәдә укымышлы шәхесләр дә очрый. Үзләренең һөнәри сыйфатларын демагогик, ялганлы методикалар аша шикле максатларга буйсындыралар: төрле юллар аша дан казанырга омтылалар, акчага сатылалар. Мин берәүне дә бердәнбер идеология чорына әйдәмим. Сүз иреген югары hәм һичшиксез гомумкешелек казанышы итеп күрәм. Әмма җәмгыятьнең читтә калырга хакы юк. Аерым тренинг юнәлешләре җәмәгатьчелек тарафыннан бәяләнергә тиеш. Әлегә алар мөстәкыйль юл белән бара, бу өлкәдә гражданнар җәмгыяте күп очракта битараф. Кешенең профессиональ hәм иҗади эшчәнлегенә гуманистик күзлектән карау зарур. Җәмгыять үзенең тарихи урынын hәм дәрәҗәсен нык тотарга тиеш.

Гомәр Зыятдинов, Бехтерев В. М. исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психотерапевты, ТР атказанган табибы:

– Группалы психотерапия яхшы алым санала. Моны шул ук тренинг дип әйтергә мөмкин. Билгеле, ул безгә чит илдән кергән һәм күптән үткәрелә. Тик нинди генә үтемле ысул булмасын, аның кем кулында булуы һәм кем тарафыннан файдаланылуы мөһим. Тренинглар төрле. Табиб яки клиник психолог уздырганда, дөрес үткәрү, асылында яткан мәгънәсе әһәмияткә ия. Ул дәвалый, өйрәтә торган була. Ә инде кызларның ярымшәрә килеш, юлга чыгып, акча җыюлары системалы маркетинг, пирамиданы хәтерләтә. Тренинглар беренче, икенче баскычтан башланып, йөз егерме бишенче баскычка кадәр җитәргә мөмкин. Анда кеше килә, көче арткан, дәртләнгән кебек була. Тора-бара оялуы бетсен өчен аларга акылга сыймаслык биремнәр бирәләр. Тыйнаклык белән кыюсызлык икесе ике сыйфат һәм аларны бутарга һич ярамый. Манипуляциягә корылган мондый тренинглар хакыйкатькә туры килми. Аны оештыручылар фәкать акча эшләү җаен гына карый. Тренинглар уздыру өчен дә кеше укырга, бу алымның нечкәлекләрен өйрәнергә кирәк. Ярдәм сорап килгән кеше белән иң элек кара-каршы утырып сөйләшү, нинди сораулары, проблемалары бар, шуларны ачыклау шарт. Шуннан соң гына аны нинди тренингка җибәрергә икәнлеге турында уйлыйбыз. Динамик тренинг, кешенең эчендәге проблемаларны чыгарып, чишеп, урынына куюга корылган. Мондый тренинглар егерме-егерме биш мәртәбә үткәрелә, ярты елга сузыла. Экстенсионал тренингта кеше яшәү мәгънәсен эзли. Бу да берничә мәртәбә очрашуда бетми. Тренинг шулай ук ниндидер куркуы булган, әйтик, самолетка утырырга шүрләгән кешеләр белән уздырыла. Аларда кагыйдәләр дә бар: зыян сала, эчке халәтеңә, намусыңа каршы килә торган биремнәр булса, алардан баш тартырга мөмкин. Ягъни stop дип, кеше үзенең эчке дөньясында казынуны туктата. Ә инде шаулап чыккан тренингларның оештыручыларын карасак, күбесе кайдадыр ниндидер курслар узган кешеләр икәнен беләбез һәм чара да шаблон буенча үткәрәләр.

Аларга бит проблемасы булган, тик табибка күренергә курыккан кешеләр мөрәҗәгать итә. Оештыручылар исә яхшы реклама ясый: безнең белән берничә очрашуда яңа кешегә әйләнәсез, тормышыгыз үзгәрә, карьера баскычында үсеш көтә һ.б. дип сайрый. Алар янына йөрүчеләрдә бәйлелек барлыкка килә. Ә тренинг узган кеше, киресенчә, үзен бәйсез итеп тоярга тиеш. Чөнки бу курслар, проблеманы күреп, тик аны чишмичә, файда гына алуга корылган. Аларда кешегә зыян гына килә. Үзен борчыган мәсьәлә аны эченнән кимергәч, ул тагын да хафалана, үзенә ышанычны югалта, эчке дөньясында актарына, дөрес булмаган мәгънә таба, кирәкмәгән, чүп-чар уйларга әһәмият бирә, тормышны тоемлау хисе бозыла, кайда хакыйкать, кайда ялган икәнен аермый, оялу хисен җуя.

Тренинг – дәвалау алымы. Аны узганда кеше үзенә читтән карый, зәгыйфь һәм көчле якларын күреп, үзен тәрбияли, яңача тота, аңлый башлый. Коммерциягә корылган тренингларда очсыз алымнар кулланыла. Шул рәвешле кешенең зәгыйфь психикасын тагын да ныграк сындыралар. Психик авырулар булса, аларда сырхау кискенләшергә мөмкин. Хәтта психоз башлануы ихтимал. Ватарга җиңел, яңадан җыю исә гаять авыр. Шуңа да онытмагыз: ике-өч очрашуда гына башка кереп оялаган борчу-мәшәкатьтән арынам димә! Шәхес буларак үсәргә, холкыңны үзгәртергә телисең икән, күнекмәләрне индивидуаль терапиядән башлау хәерле. Фикерләү, китаплар уку файдалы. Карма, йолдызнамә ише җыен юк-бар белән дә башны катырырга ярамый, алар тупикка гына кертә. Дуслар белән очрашып, сөйләшү, күңел ачу да группалы терапияне хәтерләтә. Эчне бушаткач, кайбер проблемалар үзлегеннән чишелергә сәләтле. Юкка гына кайберәүләр дуслары белән походка йөрми. Аннан ул бөтенләй башка кешегә әйләнеп кайта. Кемдер театр түгәрәгенә языла, шунда кыюлыгы арта. Спорт белән шөгыльләнгәндә дә бәхет гормоны – эндорфин эшләнеп чыга һәм ул көч өсти. Иң мөһиме – үзеңнең мөмкинлекләреңә ышану. Берәүнең дә тормышы яхшы яки начар гына булып бармый. Күңелсезлекнең дә уңай якларын күрә белү шарт.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, «Шамил» мәчете имам-хатыйбы:махмумт

– Аллаһ Тәгалә адәм баласын бу дөньяга хәлифә итеп яраткан. Кешегә охшаган бер генә мәхлук юк. Без генә кимчелекләрдән котылу мөмкинлегенә ия, ягъни адәм заты гына камилләшә ала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гыйлем хакында: «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем эстәгез, белмәгәнегезне өйрәнегез», – дип үгет-нәсыйхәт бирә. Икенче хәдисендә: «Ике көне бертигез булган кешегә Аллаһның ачуы төшсен», – ди. Акылы булган иманлы кеше һәркөнне дөнья мәдрәсәсендә ниндидер яхшы сыйфатны үзләштерергә һәм кимчелегеннән котылырга омтылырга тиеш. Үзеңне ничек үзгәртергә соң? Мәгънәле китап укырга, файдалы лекция тыңларга, белмәгәнне белеп, кимчелекләреңне күреп, интеллектуаль яктан үзеңне төзәтергә була. Икенчесе исә гамәли яктан, остазлар тарафыннан кимчелекле кешегә бирем бирелә һәм, шуларны үтәп, ул үзенең җитешсезлекләре белән көрәшә. Бу – суфилар арасында киң таралган гамәл. Остаз мөриденә – шәкерткә ниндидер гамәл башкарырга боера. Әйтик, бәдрәф чистартырга куша. Ул шуны эшләп, тәкәбберлегеннән котыла, йөрәген пакьли. Гади генә итеп әйткәндә, тренинг дигән сүз кулланылмаса да, аларда файдаланган алымнар гамәлдә булган. Бу кешене камилләштерү, кимчелекләреннән арыну, белмәгәнен белү өчен эшләнгән. Ләкин, тернинг төшенчәсен һәм бу юнәлешне раслап, шәригать моңа каршы түгел дип әйткәндә дә, монда кайбер шартларны истә тоту зарур. Рөхсәт ителгән тренинг билгеле кысалардан чыгарга, дин кануннарына каршы килергә тиеш түгел. Әйтик, зиначы кыяфәтендә урамда басып тору ислам диненә каршы килә, исерек булып кылану шулай ук тыела.

Эльвира Әмирова, йога укытучысы:эльвира1

– Бу тема миңа һәрчак, әле мәктәп елларыннан ук кызыклы. Дөрес, ул вакытта хәзерге кебек шәхес буларак үсәргә ярдәм итә торган төрле тренинглар, мастер-класслар юк, ә менә дөрес туклану, үзеңне танып белү буенча берничә китап табып була иде. Нефть җитештерү буенча эре компаниядә эшләгәндә уңышлы сату буенча дистәләгән тренинглар, хәтта Михаил Литвакның психологик курсларын узарга туры килде. Әлеге чараларда яктыртылган үзәк тема булып малтабарлык, идарә итү, әңгәмә кору тора. Ләкин алардан соң үземдә кискен үзгәрешләр сизмәдем. Мин эштән шулай ук эт булып арып кайтам, ә башта бер уй – хезмәтемне һич кенә дә яратмыйм, минем өчен бу – бер файдасыз шөгыль. Үземә ни кирәген аңламыйм, хис-кичерешләр белән йөрәгем тәмам таланган, тәнем талчыккан иде. Бервакыт очраклы рәвештә генә колагыма Казанда стресска каршы көрәшергә ярдәм итә торган программалар үткәрелә, алар тирән депрессиядән дә чыгара дигән игълан чалынып китте. Ике дә уйлап тормыйча биш көнлек шушы «бәхет» курсларына йөгердем. Бу коммерциягә корылмаган «Искусство жизни» дип аталган хәйрия оешмасы уздырган чара иде. Волонтерлар бөтен дөнья буенча, барлыгы йөз алтмыш илдә адәм баласын рухи яктан сәламәтләндерүгә юнәлтелгән шушы программаны уздыра. Нигез салучысы – рухи лидер, Нобель премиясе лауреаты Шри Шри Рави Шанкар.

Курста безне сулыш техникасы, физик күнегүләр ясарга һәм киеренкелектән арыну алымнарына өйрәттеләр. Күбрәк бөтен кешегә дә таныш төшенчәләр – азык-төлек, йокы, стресска бирешмәү турында сөйләштек, чын мәхәббәт, бәхет өчен нәрсә кирәк, якыннарга ярдәм итү кебек фәлсәфи темаларга да кагылып уздык. Бу программа мине бик нык тәэсирләндерде. Бигрәк тә сулыш техникасы – Сударшан Крия гаҗәп тоелды. Иртән ярты сәгать вакытымны кызганмыйча, өйдә дә шөгыльләнә башладым. Әле дә бу гамәлем дәвам итә. Нинди үзгәрешләр кичердемме? Киеренкелектән арыну, тәнне дә, акылны да ял иттерү өчен хәмердән дә көчлерәк чаралар булуын аңладым.

Туклана торган ризыгым күпкә файдалы һәм җиңелгә әйләнде. Бит тирем сафланып китте, күзләрем ялтырап тора башлады. Аннары танылган психолог-астролог Константин Андреевның «Мөнәсәбәт кору серләре», «Уңыш йогасы яки хыяллар чынга аша» дигән курсларына йөрдем. Бу да минем өчен яңа ачыш иде. Ниһаять, үземә нәрсә кирәген, җәмгыятьтән азат булган самими теләкләремне аңладым. Моңарчы бар дип тә белмәгән сәләтләрем ачылганнан-ачылды. Аш-су әзерләү, бию, йога белән җенләнеп киттем. Өйдә җылы мохит булдыру, матурлык тудырудан әле дә тәм табам. Гомерем буе җырларга хыялландым, ләкин, күрәсең, кайчандыр педагогларның уйламыйчарак әйткән сүзләре мине тыеп торган. Хәзер бу юнәлештә камилләшә барам һәм моңа шатланып туя алмыйм. Әти-әнием, гомумән, тирә-юньдәгеләр белән мөгамәләм яхшырды. Тулаем алганда, яшәеш (ә без аны бик аз беләбез), көндәлек мәшәкатьләр миңа әйтеп бетермәслек канәгатьләнү хисе бирә.

Ә инде тренингларның тискәре ягын искәртеп узганда, бер акыл иясенең сүзләрен ассызыклыйсым килә: файдалы башлангычны фантазия кебек берни дә боза алмый. Минемчә, барлык үзгәрешләр дә әкренләп күзәтелергә тиеш. Тормыш юлны үзе күрсәтә. Гел хәрәкәттә булырга, белмәгәнне өйрәнергә, гыйлемне арттырырга гына кирәк.

Ләйлә Ашрафуллина, хуҗабикә:лэйлэ

– Беренче мәртәбә тренинг узарга 2006 елда танышымның чакыруы буенча бардым. Ул вакытта шәхес булып үсәргә ярдәм итә торган мондый тренинглар модага кергән генә иде әле. Соңыннан аңлавымча, анда кешеләрне җәлеп итәргә өйрәтәләр. Мондый алым бөтен маркетингта кулланыла. «Синең кулыңнан килә, булдыра аласың» дип ышандырдылар. Мин тренингның барлык дәрәҗәләрен дә уздым. Кемнәрдер соңыннан Чаллыдан Казанга да барып йөрде әле. Тик башкаларны җәлеп итәргә өйрәтүләре күңелемә бер дә хуш килмәде. Минемчә, бу бик зур минус. Тренинг вакытында исә кешеләр акылдан шашу дәрәҗәсенә җитә, ниндидер балкыш булган кебек тоела һәм әлеге халәт гел дәвам итәр сыман. Чынлыкта тәэсире кыска вакытка җитә һәм моның бизнес икәнен аңлыйсың. Хәер, теге чакта уздырылган һәм хәзерге тренинглар бер-берсеннән бик нык аерыла. Ул елларда ирешкән уңышларыма аларга йөрү дә йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Яхшы эшкә урнаштым. Тренинг узмаган булсам, «мин шул-шул кеше» дип, эш сорап бара алмас идем. Әлбәттә, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора: белеме, тәҗрибәсе зур роль уйный.

Соңрак акча эшләргә өйрәткән тренингларга да йөреп алдым. Гүзәл затларга тәгаенләнгән курс та уздым. Ул искиткеч иде! Гомумән, күп тренингларда шоуменнар эшли, шуңа күрә оста тренерны аера белү зарур. Кайсы яхшы, кайсы начар икәнен аңлау авыр. Хәзер бит күпләргә акча җене кагылган, шуңа да үзеңнең кешене табуы җиңел түгел. Мастер-класслар да миллион төрле. Минемчә, тренер нәрсә турында сөйли, үзе шул өлкәдә уңыш казанырга тиеш. Хәерче булсаң, син нинди акча турында сөйли аласың инде? Чын мәгънәсендә камил тренингка эләккәндә, бу кешегә ниндидер өлкәдә югары үрләр яулау өчен яхшы трамплин булырга мөмкин.

Комментарий язарга