«АКЧАРЛАК». БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК ФОРМУЛАСЫ

«Акчарлак» сәламәтләндерү лагеры Түбән Кама каласыннан нибары унике яшькә генә кечкенә һәм шәһәрдән уналты чакрым ераклыкта урнашкан. Ул 1978 елда Зәй елгасының гүзәл ярында «Нижнекамскшина»да эшләүчеләрнең балалары өчен дип оештырыла һәм палаткалы лагерь була. Шул чакта ук киләчәккә зур өметләр баглап, планнар коралар. Шуңа да карамастан, әлеге эшкә тотынучылар кырык елдан лагерьнең ниндигә әйләнәсен күз алдына китердеме икән?

      «Акчарлак» – Татарстандагы иң зур балалар лагеры, анда бер юлы дүрт йөз илле сабый ял итә. Җәй буе андыйларның саны бер мең сигез йөздән арта. Иң заманча стадион, бассейн, кардиозона, фермерлар җитештергән азык-төлектән генә торган туклану рационы, шулай ук педагоглар белән әйдаманнарны үзенчәлекле итеп әзерләү һәм башка күп кенә сокланырлык нәрсәләр бар биредә.

20160601_101405

      Нургали Салих улы Маннанов, «Шинник» ҖЧҖ директоры:

      –  «Татнефть-Татнефтехим» ПАО ярдәме белән балалар сәламәтләндерү лагерында якынча ярты миллион сумлык реконструкция ясадык: корпусларны төзекләндердек, заманча бассейн, спортзал булдырдык, Татарстандагы иң зур ГТО стадионын сафка бастырдык. «Татнефтехим» кебек гигантның социаль объектлары күп, аларның сыйфаты күләме һәм дәрәҗәсе белән тәңгәл килергә тиеш. Быел «Акчарлак»та нефтехимия җитештерү тармагында эшләүчеләрнең балалары гына ял итмәде. Шәһәрнең бюджет оешмалары хезмәткәрләренең ул-кызлары өчен дә алтмыш урын бирелде. Безнең өчен бу бик мөһим. Хәзер инде «Акчарлак» – балалар лагере генә түгел, ә сәламәтләндерә торган ял итү базасы да һәм ул ел әйләнәсе эшли. Еллар узган саен илдәге вәзныять ничек кенә үзгәрмәсен, нинди генә сәяси борылышлар күзәтелмәсен, безнең «Акчарлак» үзенең исеменә дә, җисеменә дә тугры калды, халыкка хезмәт күрсәтүен дәвам итә.

      Алексей Иван улы Захаров, «Акчарлак» сәламәтләндерү лагеры директоры:

– Балалар белән эшләү – һәрчак күңелле һәм кызык. Һәр сменаның үз темасы бар, сабыйлар иҗади яктан ачылсын һәм үссен өчен көчебезне кызганмыйбыз. Программа төрле һәм иҗади бәйгеләргә бай итеп төзерлә. Төркемдә утыз биш бала икән, ярышларда һәркайсы катнашсын дип тырышабыз. Смена дәвамында һәр сабыйның ничек итеп мөстәкыйльлеккә өйрәнүен күреп күңел сөенә. Аның өчен бүлмәсендә тәртип урнаштыру, үзен төрле яклап тәрбияләү гадәти хәлгә әйләнә. Бу җиде яшьлекләр белән дә, ундүрт яше тулган үсмерләр белән дә шулай.

Лагерьнең көне һәр иртә сәгать җидедә әйдаманнарның очрашып сөйләшүеннән башлана. Әңгәмә вакытында алар көндәлек эш ала һәм узган көнгә нәтиҗә ясый. Аннары бөтен кеше линейкага җыела: гимн җырлыйлар, зарядка ясыйлар. Быел без премиум класслы «Orange Fitness» клубы белән тыгыз эшләдек. Аларның инструкторлары атнага өч мәртәбә лагерьда зарядка уздырды, ә инде сменага бер тапкыр көн дәвамында берничә мәйданда җиде-ундүрт яшьлек балалар өчен махсус төзелгән программа буенча шөгыльләнделәр. Монда аэробика да, көч кулланып ясала торган күнекмәләр  дә, тәнне язу да, йөзү дә кергән. Бәхеткә, лагерьда иң заманча җиһазлар белән эшләү мөмкинлеге бар.

Быел әле хәрби-патриотик смена да уздырдык. Балаларда Ватанны яклауга карата кызыксыну уяту безнең өчен мөһим. Бу уңайдан «Ватан уллары» дигән төбәк үзәге ярдәм итте: алар лагерьга үзләренең инструкторларын җибәрде. Ул смена хәрби-патриотик бәйрәм белән тәмамланды. Чарага Бөек Ватан сугышы һәм Әфганстанда хәрби бәрелешләрдә булган ветераннарны да чакырдык. Барлык балалар да парадта, строй җыры бәйгесендә катнашты, төркемнәргә бүленеп, чыгыш ясадылар.

Лагерь территориясе – ул нарат урманында урнашкан һәм барлык уңайлыклары булган җиде корпус, теннис юллары челтәре, ачык бассейннар (аларны аквапарк элементлары белән ясап, түбә астына кертү көтелә). Быел әле кечкенә генә ат утары һәм алма бакчасы да барлыкка килде. Ә инде бездәге кебек стадион республика лагерьларында башка юк: ул бер мең кешегә исәпләнгән, чишенеп киенү бүлмәләре заманда итеп җиһазландырылган, йөгерү өчен юллар, футбол кыры, хәтта кечкенә сабыйларга һәм үсмерләргә диелгән тир бар.

Бөтен территориядә балаларга кызыклы квестлар уза, алар искиткеч гүзәл Зәй елгасы ярына походка да баралар. Анда палатка корырга, учак ягып ашарга пешерергә һәм башка күп нәрсәгә өйрәнәләр. Лагерь территориясендә wi-fi эшләсә дә, аны  конкурсларга әзерләнгәндә генә файдаланырга мөмкин. Калган вакытта гаджет кулланырга рөхсәт итмибез. Сабыйлар күбрәк хәрәкәтләнсен, үзара аралашсын, физик яктан актив ял итсен дип тырышабыз. Әлбәттә, югары квалификацияле педагоглар һәм әйдаманнардан башка программаны барлык нечкәлекләрен уйлап, бай итеп төзү мөмкин түгел. «Акчарлак» менә инде өченче ел рәттән республиканың булачак педагоглары – шушы юнәлештә укучы  студентлар белән эшли. Алар безгә килгәнче башлангыч әзерлек уза, монда инде янә курслар үтәләр. Бездә эшләгән һәркем лагерьнең таләпләрен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш.shtk-2

Иҗади смена да традицион рәвештә ел саен оештырыла. Финалда балалар лагерь фестивалендә чыгыш ясый. Һәр катнашучы символик приз ала. Җиңүчеләргә  диплом һәм акчалата бүләк тапшырыла. Әти-әниләр көнендә күмәк төстә уза торган Сабантуйда балалар әти-әниләре белән бергә күңел ача. Лагерь эшли башлаганнан алып бүгенге көнгә кадәр, кырык ел дәвамында, бездә инде «династия»ле ял итүчеләр барлыкка килде: кайчандыр безгә йөргән балалар хәзер инде үзләре ул-кызларын китерә.

Кырык ел дәверендә күп нәрсә үзгәрде. Тик «Акчарлак»ның гореф-гадәтләре шул килеш саклана – балага кызыклы һәм файдалы гына түгел, ә уңайлы мохит тудырыла, һәркайсына аерым игътибар бирелә. Шуңа да алар, смена тәмамлангач та, җәйнең җылысын, балачакның бәхетле мизгелләрен күңелләрен озак йөртә әле, үзара дуслык җепләрен дә өзмиләр. Бу инде мәңгелек һәм аны бәхетле балачак формуласы дип әйтергә мөмкин.

 

Комментарий язарга