Аксубайда мөселман балалары Сабан туе үтте

25 июльдә Аксубай районының Иске Кыязлы авылында мөселман балалары Сабан туе узды. Әлеге бәйрәм Камаарты зонасына кергән сигез район — Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Нурлат, Чистай, Алексеевск, Әлки, Спас районнары балаларын бергә туплады.

Билгеле булганча, Татарстанда мөселман балалары өчен Сабан туен уздыруны заманында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Узган елга кадәр ул хәзрәтнең туган ягы Балтач районы Борбаш авылында гына үткәрелеп килде. Анда инде ул бөтенроссия бәйрәме статусына ия. 2016 елның җәендә Борбашта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм ул анда бу бәйрәмне Татарстанның башка төбәкләрендә дә оештырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Президентның фикерен хуплап, быел мөселман балалары Сабан туен республикабызның дүрт төбәгендә үктәрергә булдылар. Ә инде барлык республиканы туплаган бәйрәм июль аенда Борбашта узачак.

Аксубай районының өч мәчетле Иске Кыязлы авылында үткән Сабан туйга бик дәрәҗәле кунаклар да кайткан иде. Алар арасында Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла, «Идел» журналы вәкилләре Радик Сабиров, Гөлүсә Закирова, Альбина Гомәрова, күп санлы журналистлар Сабан туйны бик ошатып, яратып киттеләр.

Сабантуй14

Фәрид Мифтахов, Мәрьям Насыйрова фотолары

Сабантуй Сабантуй1 Сабантуй2 Сабантуй3 Сабантуй4 Сабантуй5 Сабантуй6 Сабантуй7 Сабантуй8 Сабантуй9 Сабантуй10 Сабантуй11 Сабантуй12 Сабантуй13

Комментарий язарга