Көрәшнең дә була серләре, яки Сөләймановлар феномены турында

Алексеевск төбәген без өстәл теннисы, бадминтон, волейбол кебек спорт төрләре алга киткән район буларак белә идек. Ә соңгы дистә ел эчендә биредә көрәш төрләре, аеруча ирекле көрәш һәм билбаулы көрәш зур популярлык казанды. Заманында Алексеевск бистәсенә Бари Сөләйманов дигән үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән тренер кайтмаса, мондый күтәрелеш булыр идеме икән – анысы билгесез. Әмма районда көрәш культы барлыкка килүнең аның исеме белән бәйле булуы да шик уятмый.

XNr-uMX1WXoГабдеҗәлил Сөләйманов – бүген Татарстан спортында билгеле исем. Билбаулы көрәш буенча Русиянең атказанган спорт остасы, биш тапкыр Русия, өч тапкыр дөнья чемпионы. 26 яшьлек спортчы белән танышу өчен Алексеевск бистәсенә килгәндә, безне аның әтисе Бари абый һәм абыйсы Рифкать каршы алды. Габдеҗәлил исә шушы көннәрдә Астанада узган чираттагы дөнья чемпионатына әзерләнә иде. «Улыгыз кайда соң? Аның турында язасы килә бит», дигәч, Бари абый Габдеҗәлилнең интервьюлар бирергә яратмавын, тыйнаклыгын искәртте. Хәер, килгәнгә бер дә үкенмәдек. Сөләймановлар феноменын барыбер аңлый алдык, дип уйлыйм.

DSC_0066Көрәш залына әйләнгән «кызыл почмак»

Көрәшчеләр йортына килеп җиткәч тә аптырап калдым. Әле кайчан гына биредә җирле «Сельхозтехника» урнашкан иде бит! Сүз уңаенда, район башлыгы Владимир Козонков үзе элек әлеге оешма белән җитәкчелек иткән. Башка районнарда андый зур биналарны эшмәкәрләргә яки инвесторларга бирүләре сер түгел. Ә Алексеtвскида исә гаять зур бинадан менә дигән спорт комплексы ясап куйганнар. Биредә көрәш залы барлыкка килү дә нәкъ менә Габдеҗәлил исеме белән бәйле икән.

«2013 елда Казанда узган Универсиадада көмеш медаль яулагач, бер төркем көрәшчеләрне республиканың татарча көрәш һәм билбаулы көрәш федерацияләре җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов кабул итте. Шул чакта Габдеҗәлил Алексеевскида махсус көрәш залы булмавы хакында белдерә һәм ярдәм сорый. Президентка хат язылды, нәтиҗәдә төгәл бер елдан Министрлар Кабинетының акча бүлеп бирелүе турында карары чыга. Без шунда ук эшкә керештек. Төзүчеләр белән бергә, көрәшчеләр үзләре дә, тренерлар да эшли башлады. Экономия бәрабәренә профессиональ тренажерлар алу мөмкинлеге туды, ә район җитәкчелеге исә безгә гидроплатформа кебек җайланмалар алып бирде», – дип искә ала ул елларны бүген районда яшьләре эшләре һәм спорт буенча җаваплы түрә Рифкать Сөләйманов.

Кайчандыр «Сельхозтехника»ның «Кызыл почмагы» урнашкан Көрәш сараеның беренче катында шөгыльләнү залы, менә дигән яшәү-йоклау бүлмәләре (биредә 36 кеше яши ала), кухня, сауна һәм… китапханә урнашкан. Баксаң, электән биредә китапханә эшләгән һәм халык анда бик яратып укырга йөрегән. Китап укучыларны чыгарып җибәрмәгәннәр: бирегә әле дә 300ләп кеше китап укырга йөри икән!

Рифкать үзе дә ирекле көрәш буенча тренерлык эше белән шөгыльләнгән, шәкертләре арасында Татарстан чемпионнары да, Русия ярышларында призлы урыннарны алучылар да шактый. Егетләр арасында билбаулы көрәшкә, татарча көрәшкә кереп китеп, уңышка ирешүчеләр бар. Әйтик, әле күптән түгел генә Илнар Закиров дигән бер шәкерте билбаулы көрәшнең классик стилендә Русия чемпионы булып таныла. Анастасия Калашникова Русия чемпионы исеменә лаек була. Тагын бер шәкерте Олег Курнашов инде үзе тренерлык эшендә, Биләр авылында эшли. Бүгенге көндә Рифкать инде буш вакыты булганда, спортзалга кичләрен генә килеп, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Сүз уңаенда, ул үзе дә – авырлыгы, мөгаен, 80 килолардан артмыйдыр – татарча көрәш буенча Алексеевск районының берничә тапкыр абсолют батыры булып таныла. Ә ирекле көрәш буенча исә Рифкать Русиянең спорт остасы исемен йөртә.

Көрәш фанаты

Сөләймановлар Алексеевск бистәсенә 2001 елда күчеп кайталар. Кыргызстаннан. Ә тумышы белән гаилә башлыгы Бари абый, гомумән, Кытайдан булып чыкты. Әби-бабалары инкыйлабка кадәр үк шул якларга күчеп киткәннәр. Үзләре Кытайдагы казакълар районында яшәгән. Бабасы, гомумән, Себер татары, әбисе – Татарстаннан. Тарихи ватаннарына әйләнеп кайтуларына һич тә үкенмиләр.

– Кайткач та, мин биредә тренер булып эшли башладым. Татарча көрәш буенча республикада алдынгы урынга чыгу максатын куйдылар. Ниһаять, улым Габдеҗәлил яшьләр арасында өченче урынны яулады. Аннан инде билбаулы көрәшкә кереп киттек. «Ни өчен билбаулы көрәш безнең районда алга чыкты?» – дип еш сорыйлар миннән. Җавабым гади. Беренчедән, ул шул ук ирекле көрәшкә охшаган. Үзем дә мәктәптә укыган еллардан шушы төр белән шөгыльләндем. Икенчедән, үз эшеңне яратып башкарсаң, теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешеп була. Яшермим, мин – бу спорт төрләренең фанаты.

Уңышлары чыннан да мактанырлык. Шәкертләре Идел буе федераль округында да, Русия беренчелекләрендә дә даими рәвештә җиңүчеләр арасына эләгә. Ирекле көрәш буенча, әйтик, Ангелина Булатова, Русияне откан. Бу үзе үк эшкә профессиональ якын килү турында сөйли. «Эшлисең икән, эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк!» – ди Бари абый. Кама аръягы районнары акрынлап кына билбаулы көрәш дилбегәсен дә үз кулларына алып баралар кебек. Мисалга, Алексеевскины да, Әлки, Нурлат, Аксубай районнарын да китерергә була. Ә бит заманында билбаучыларның мәркәзе Мамадыш иде. Бу төбәк тренерлары даими рәвештә бер-берсеннән тәҗрибә уртаклаша, бергә җыеннар-күнегүләр уздыра икән.

IMG_4503Иң мөһиме – кеше булсыннар

«Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгәч, шәкертләрегез спорт юлыннан китәдер инде?» – дип сорыйм Бари Сөләймановтан.

– Беләсезме, мин бит алардан спортчы тәрбияләү максатын куймыйм, – ди ул. – Иң элек, кеше булсын иде алар, шәхес булып җитешсен иде. Әйе, спорт юнәлеше буенча шактый шәкертләрем Идел буе физик культура һәм спорт академиясенә укырга керә. Улым Габдеҗәлил дә шуны тәмамлады, шунда хәзер дәресләр дә алып бара. Шәкертләрем арасында, әйтик, дөнья чемпионатында… энергоуниверситетта белем алды. Менә Анастасия Калашникова белән Вячеслав Скворцов Казан юридик институтын тәмамлады, кече лейтенант исемен алдылар. Медицина университетын тәмамлаган шәкертләребез дә шактый. Радик Садыйков – иң беренче шәкертләремнең берсе – менә дигән хирург булып чыкты. Гомумән алганда, укулары беренче планда торсын иде, дип тырышабыз. Спорт параллель рәвештә барсын иде.

Бари абый җитәкчелегендә унике Русиянең спорт остасы тәрбияләнгән, икесе – ирекле көрәш, унысы билбаулы көрәш буенча. Берсе – Габдеҗәлил – Русиянең атказанган спорт остасы, халыкара класслы спорт остасы. Үзе дә инде күптән Русиянең атказанган тренеры булырга тиеш тә бит, һаман бюрократик кыенлыклар бу исемне алырга мөмкинлек бирмәгән. Иншалла, тиздән Мәскәүдә приказ чыгар дигән өмете бар.

Көрәш түгәрәгенә ул балаларны алты-җиде яшьтән, ягъни беренче сыйныфтан алган, хәзер инде көрәш белән сигез яшьтән көрәштерә башларга уйлый. «Бик иртә алсаң, алар бер ел бездә шөгыльләнәләр, ныгыйлар да, башка спорт төрләренә күчәләр. Бераз үскәннәре инде аңлы рәвештә көрәшә башлыйлар. Хәер, барыбер төркемнән бер-ике генә мастер чыгарга мөмкин. Әйтик, заманында беренче сыйныфка килгән бер төркемнән икәү генә – Алексей Абрамов белән Тимур Латыйпов кына дөнья чемпионатлары призерлары дәрәҗәсенә иреште. Спорт белән шөгыльләнгән балаларга, яшьләргә күнегүләр белән генә чикләнү һич кенә дә ярамый. Ниндидер уңыш булсын дисәң, спортчыларга ярыш тәҗрибәсе кирәк», – ди Бари Сөләйманов.

Алексеевскида башка спорт төрләре буенча да сайлау мөмкинлеге барлыгын онытырга ярамый: өстәл теннисы, бадминтон, волейбол… Кайберәүләре нәкъ менә көрәштән башлап, башка спорт төрләренә күчеп уңышка ирешкәннәр. Мисалга, билбаулы көрәштә Татарстан чемпионы булып танылган Тимур Вәлиуллинны китерергә була. Хәзер инде ул бадминтон буенча уңышларга ирешә, Русия чемпионаты призеры булып таныла.

omwW0lQUngIАта-бабалар үрнәгендә

Сүзебез акрынлап ата-ул мөнәсәбәтләренә күчә. Әлбәттә, мондый гаиләдә үскән балаларның кирәкмәгән юлдан кереп китүләре турында уйлау да мөмкин түгел.

– Көн тәртибегез башка гаиләләрдән аерыламы?

– Шул ук диярлек, көндәлек мәшәкатьләр, эшкә бару-кайту… Безнең көн тәртибе ярышлар алдыннан гына үзгәрә. Нәрсә ашарга ярый, нәрсә юк, тиешле күләмдә йокы, мунча… – болар бар да спортчы кешенең тормышына үзгәрешләр кертә торган факторлар. Авырлыкны төшерергә кирәк булганда, тырышлык сорала. Бу нисбәттән хатыным да ияләште инде хәзер: нәрсә ашатасын белә ул. Ә аның баласын тәмләп ашатырга теләвен дә беләм. Камыр ризыклары ул көннәрдә тыела инде. Көненә ике тапкыр күнегү ясарга кирәк. Габдеҗәлил кебекләргә икеләтә тырышып шөгыльләнергә туры килә. Исемем бар, мин бит чемпион дип, «йолдыз»ланып йөри башлыйсың икән, син инде пьедесталдан төшеп калдың, дигән сүз. Келәм үзе җәзасын таба ул.

Гомумән алганда, үзем төп эшем дип, малайларга кече яшеннән тиешле тәрбия бирүне алгы планга куеп яшәдем. Балаң бар икән, аны кеше итеп тәрбияләү, аякка бастыру – бу тормышта синең төп бурычың. Нәсел шулай дәвам итсен дип, безгә дә әти-бабай нык тәрбия биреп үстерде.

Балалары да әтиләре үрнәгендә яши. Рифкать Сөләйманов:

– Яшьләргә карап торам да, күбесенең кумирлары бар: футболчы, артист, җырчы… Ә минем өчен, Габдеҗәлил өчен дә маягыбыз, йолдызыбыз – ул әтиебез. Әнине бик хөрмәт итәбез. Мин әтинең безгә начарлык теләмәвен беләм бит, аңлыйм. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Күңел ачарга кирәк икән, мин болай да күңелле кеше. Ә тормышта сәламәтлек өчен зыянлы булган нәрсәләр болай да җитәрлек, сулый торган һаваны гына алыйк. Безнең нәселдә, гомумән, шул ук тәмәке тартулар белән мавыгучылар булмаган.

Әтисе күзлегеннән Габдеҗәлилнең иң истә калган җиңелүе:

«Төрекмәнстан. 2014 елгы дөнья чемпионаты. Габдеҗәлил мәйдан хуҗасын ярымфиналда 3:1 исәбе белән отып бара. Тагын бер алым ясый, ләкин җилкәсенә төшкән дип, җиңүне көндәшенә бирәләр. Видеокабатлау да булмый. Баксаң, көндәше, гомумән дә, үлчәнмәгән, аның өчен башка кеше үлчәнгән була. Ягъни Габдеҗәлил үзеннән 10 кг.га авыррак көрәшче белән бил алышкан. Аның өчен үлчәнгән егет моны соңыннан үзе таный».

Истә калган җиңү:

«2012 елда Уфа каласында ике көн дәвамында Дөнья Кубогы һәм Риф Гайнанов истәлегенә Гран-при уза. Габдеҗәлил шунда икесендә дә җиңү яулый».

Комментарийлар

  1. Ахатов Азат
    Июл 11, 2017 @ 21:46:44

    Очень порядочная семья. Рад, что Алексеевские борцы учатся и процветают Поволжскую Академию спорта

Комментарий язарга