Өйләнү – түгел сөйләнү

Үбешкән дә көлешкән, соңыннан башына уй төшкән, ди безнең халык. Тормыш үбешеп-көлешеп кенә бармаганлыгын һәрберебез чамалый. Кайвакыт бу уйлар шулкадәр катлаулы була ки, белгеч ярдәменнән башка аларның очына чыгам да димә. Бүген гаилә тормышында туарга мөмкин булган кайбер сорауларны юрист Тимур Миңнеханов белән сүтеп җыябыз.

IMG_1801

 

Балигъ булганчы ук өйләнү (кияүгә чыгу) мөмкинме? Бу очракта никахны ничек рәсмиләштерергә?

Безнең илнең Гаилә кодексында каралганча, гаилә корырга җыенучы егет белән кызга 18 яшь тулган булырга тиеш. Мондый пар, никахны рәсмиләштерүне сорап, ЗАГСка гариза яза ала. Дөрес, балигъ булганчы, ягъни 18 яшь тулганчы да ир белән хатын булып кую мөмкинлеге бар. Әйтик, җирле хакимият рөхсәт биргән очракта, уналты яше тулган егет белән кызның никахын да рәсмиләштерергә мөмкин. Аерым очракларда, уналты яше тулмаганнарны да ир белән хатын итәләр. Мәсәлән, өйләнешергә теләүчеләрнең берсе каты авырып ятса яки кыз кеше көмәнле булса, шулай ук гаилә рәсми рәвештә теркәлергә мөмкин. Ләкин мондый очраклар бик сирәк.

Соңгы вакытта никах килешүе төзү модага кереп китте. Ул кайсы очракларда кирәк һәм аны ничек дөрес төзергә?

Никах килешүе Аурупа илләрендә һәм зуррак мегаполисларда күптән инде ят нәрсә түгел. Безнең аңыбыз, культурабыз да шул дәрәҗәгә үсеп килә. Ләкин әле һаман күп очракта кыз белән егет никах килешүе турында сүз кузгатырга кыенсыналар. Чыннан да, беренче карашка, әле өйләнешергә дә өлгермәгән ике кеше, инде килешү төзеп, милек бүлә башлыйлар кебек. Әмма моны дөрес аңларга кирәк. Никах килешүе төзү ир белән хатынны бик күп проблемалардан азат итә. Мәсәлән, фатир, машина яисә башка милек сатып алалар икән, аерылышкан очракта, кемгә нинди өлеш тиячәге никах килешүендә җиренә җиткереп язылган була. Юкса, аерылыша башлагач, һәр як үзенә адвокат, юрист эзләргә керешә. Төптән уйласаң, ул дөрес тә. Күп проблемаларны юристлар судка кадәр үк хәл итәләр. Дүртәү утырып (ир, хатын һәм аларның адвокатлары), ике якның да хокукларын белгән хәлдә, күп кенә мәсьәләләрне чишәргә тырышалар.

Ә инде никах килешүе төзүнең тәртибенә килгәндә, төп кагыйдә – аны нотариуста раслатырга кирәк. Килешүдә милеккә кагылышлы мәсьәләләр генә карала ала. Башка сораулар, әйтик, аерылышкан очракта, балаларның кем белән калачагы бу килешүгә кертелә алмый, моны закон рөхсәт итми. Бездә гаилә коручыларның сксән-туксан проценты никах килешүе төземи. Мондый гаиләләр таркалган очракта, ир белән хатынның өйләнешкәннән соң туплаган милке тигез бүленә. Ә никах килешүе белән башка кагыйдә кертергә була. Бу килешүнең эчтәлеген үзгәртергә яки аны бөтенләй өзәргә дә мөмкин. Монысы шулай ук нотариуста расланырга тиеш. Ир яисә хатын кайсыдыр пункт белән килешмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итә ала.

Аерылырга теләгән очракта, кая мөрәҗәгать итәргә? Кечкенә яшьтәге уртак бала аерылуга киртә була аламы?

Законда каралганча, ир белән хатынның кечкенә балалары юк һәм икесе дә аерылырга тели икән, ЗАГСка барып гариза яза алалар. Әгәр бер як аерылуга каршы булса, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Суд татулашырга өч айга кадәр вакыт бирә ала. Бу пар өч айдан соң да бергә яшәргә теләми, проблемаларны чишә алмый икән, ул вакытта суд ир белән хатынны аера. Суд карары белән ЗАГСка мөрәҗәгать итеп, аерылышу турында таныклык кына аласы кала. Ә инде гаиләдә бала бар икән, ЗАГСка барып кына аерылышып булмый. Мәҗбүри рәвештә судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Суд ир белән хатынны аерганда, булган милекне бүлеп бирә, бала кем белән калачагын билгели. Күп очракта ул әни кеше була. Баласыз калган як алимент түли. Сүз уңаеннан, рәсми рәвештә аерылмаган очракта да баланы карашмаган яктан алимент түләтергә мөмкин. Әйтик, бала әнисе белән аерым яши, әти кеше аларга берничек тә ярдәм итми, ди. Хатын-кыз судка мөрәҗәгать итеп, баланың әтисеннән алимент түләттерә ала. Милекне бүлү өчен дә аерылышу мәҗбүри түгел, моны никахта килеш тә эшләп була. Никах килешүе юк икән, суд законга таянып, уртак милекне икегә бүлеп бирә. Шунысы да бар: әти белән әни исемендә дә, бала исемендә дә милек булган очракта, алар бер-берсенең милкенә дәгъва кыла алмыйлар.

Әти кешенең рәсми хезмәт хакы юк икән, алимент ничек түләнә?

Аерылышканда баласыз калган як, бер бала өчен айлык кеременең чиреген, ике бала булса, өчтән бер, өч һәм аннан күбрәк бала булса, кеременең яртысын түләргә тиеш. Әйтик, бала әни белән калган, әти кеше алимент түләргә мәҗбүр булган, ди. Ир-ат рәсми рәвештә егерме мең сум хезмәт хакы алып эшли икән, аның дүрттән бер өлеше алимент өчен тотылып калына. Әгәр рәсми эш урыны юк икән, алимент күләме бөтен Русия буенча уртача хезмәт хакы (бүген ул якынча утыз өч мең сум) суммасыннан исәпләнә. Күптән түгел ярдәм сорап бер ханым мөрәҗәгать итте. Аерылышкан ире белән уртак балаларына өч яшь. Ир кеше моңа кадәр илле мең сум тирәсе хезмәт хакы алып эшләгән. Хатын-кыз алиментка биргәннән соң, бу ир хезмәт хакын ун мең сум дип күрсәтә башлаган. Кайберәүләр әнә шулай, җитәкчелек белән сөйләшеп, документларда да кечкенә сумманы күрсәтә. Күрәсең, бу ир дә шундыйлар рәтеннән булгандыр. Алимент күләме яшәү минимумының яртысыннан әзрәк була алмый. Тагын шунысы да бар: әгәр аерылышканга кадәр балага ай саен унбиш мең сум акча тотылган, әйтик, ул балалар бакчасына, спорт секцияләренә һәм башка түгәрәкләргә йөргән икән, суд шушы тормыш дәрәҗәсен саклап калырга тырыша. Әлбәттә, төрле очраклар булырга мөмкин. Авырып урын өстендә ятучы кешедән акча таптыру турында сүз бармый. Ләкин сәламәт әти үз баласына алимент түләмәс өчен хезмәт хакын киметеп күрсәтергә тырыша икән, әниләр судка мөрәҗәгать итсен. Суд мәсьәләнең очына чыгар. Дөрес, бөтен әтиләрне дә бер калыпка салырга ярамый. Шундый очраклар да бар: әти кеше суд карары буенча өч-дүрт мең сум алимент түләргә тиеш, ә ул үз теләге белән өчләтә, дүртләтә арттырып түли.

Никахлары рәсми рәвештә теркәлмәгән ир белән хатын өч ел бергә яшәгәннән соң аерылышырга теләсә, бергә тормыш итүләрен дәлилләүче шаһитләр булган очракта, милекне бүлә алалар, дигән сүзләр йөри. Бу дөресме?

Бүген күп парлар никахларын рәсмиләштерми генә бергә яшиләр. Бергәләп машина да, фатир да, башка милек тә алалар. Эш аерылышуга килеп терәлгәч, милек тигез бүленергә тиеш, дип уйлыйлар. ЗАГСка барырга теләмәүчеләр шуны истә тотсын иде: бары тик никах рәсмиләштерелгән очракта гына милек урталай бүленә, ә рәсмиләштерелмәсә, кемгә язылган, шуңа кала. Ир белән хатын булып өч ел, биш ел, ун ел бергә яшәсәләр дә, хәтта моны дәлилләүче шаһитләр булса да, бүленми.

Рамилә Уваева әзерләде

Комментарий язарга