Алинә Әхмәтшина-Майорова: “Кумирларым юк” (ФОТО)

Бухгалтер булырга теләгән яшь җырчы, чибәр, модельләр көнләшерлек гүзәл кыз Алинә Әхмәтшина-Майорова белән мини-әңгәмә.

  • Алинә, синең белән якыннан танышыйк әле. Кайсы яктан буласың, әти-әниең кемнәр?
  • Чаллы шәһәреннән. Әти-әнием дә иҗат кешеләре. Дөресен генә әйткәндә, мин сәхнә артында туып үстем. Әнием яшь чагында бик матур җырлый иде һәм керәшен халкы арасында аны беләләр иде. Бүгенге көндә дә беләләр, ләкин мин үсә төшкәч аңа сәхнәне ташларга туры килде.
  • Димәк, сәхнә тормышын сайлавың әти-әниеңнең дә иҗат кешеләре булуыннан?
  • Шулайдыр, дип уйлыйм. Кечкенә чакта ук зур сәхнәләрдә чыгыш ясадым. Үсмерлек чорында сәхнәдән бераз читләштем. Аннары кире кереп китмәдем, программист яки бухгалтерлыкка укырга керергә теләдем. Әмма көннәрдән бер көнне иптәш кызым белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә барып эләктем. Шул минутлардан мин яңадан җыр дөньясына чумдым.
  • Бүгенге көндә ниләр белән мәшгульсең?
  • Казан дәүләт консерваториясендә белем алам. Кыю адымнар белән эстрадага аяк басам. Җырлар яздырам, клиплар төшерәм.
  • Җыр өлкәсендә үзеңнең кумирың дип кемне атар идең?
  • Дөресен генә әйткәндә, кумирларым юк. Иҗатын яраткан һәм җырларын тыңлаган җырчыларым бар. Кайберләреннән үрнәк алам. Ә конкрет кумирым юк. Һәрвакыт әнием белән киңәшләшәм, аның белән киңәшләшмичә берни дә эшләмим.
  • Синең сәхнә стилең башка җырчыларныкыннан аерылып тора. Костюмнарыңны ничек сайлыйсың?
  • Гомумән алганда, әнием белән эскиз уйлап табабыз һәм тегәбез. Мондый стилистика күңелемә якын, әмма бу мин һәрвакыт шулай гына киенәчәкмен дигән сүз түгел. Тәҗрибә үткәрергә яратам.
  • Бүгенге көндә иң популяр дип кайсы җырыңы әйтә аласың?
  • “Сафия такмаклары” һәм “Әйе шул”. Нәкъ шул җырлар белән таныйлар.
  • Белгәнемчә, “Сафия такмаклары” башка җырчылар тарафыннан да җырлана. Нәкъ менә шул җырны үз репертуарыңа кертергә нәрсә сәбәпче булды? Аны яңача башкару авыр булмадымы?
  • Бүгенге көндә бик күп җырчылар халык җырларын башкара. Бер, ике генә түгел, хәтта, ун тапкыр җырланган җырны да башкаралар. Шул ук “Җомга көе”. Ул бит халык җыры. Һәркем үзенең версиясен ясап җырлый ала. Белмим, ошаттым инде “Сафия такмакларын”. Күп кенә башка халык җырларын да яратам мин. Бу соңгысы түгел диеп уйлыйм.
  • Җыр тематикаларын ничек сайлыйсың? Кайсы темаларга өстенлек бирергә тырышасың?
  • Кайбер җырларны үзем язам. Кайберләре үзләре кулыма килеп эләгәләр. Җыр бит кешенең эчтәге җанына охшарга тиеш. Нәкъ менә шушы җыр – минем җырым диеп уйландырырга тиеш. Андый-мондый тематика эзләп утырмыйм.
  • Киләчәктә рус телендә җырлар яздырырга планлаштырмыйсыңмы?
  • Рус телендә җырларга бик яратам. Әйбәт килеп чыга, диләр. Әмма әле аның турында уйламадым. Вакыт күрсәтер.
  • Даими рәвештә хезмәттәшлек итә торган шагыйрь һәм композитрларың бармы?
  • Юк шул, төрлечә була. Әле аның кадәр күп хезмәттәшлек итмәдем. Әлегә ярыйсы! Төрле җырлар, төрле авторлар. Миңа калса, бу нормаль күренеш.
  • Алдагы көннәрдә кайсы җырыңа клип төшерергә уйлыйсың? Гомумән, нинди максатлар корасың?
  • Бер салмак җырга клип төшерергә уйлап йөрим. Хәзерге вакытта ул җыр “обработка”да.

Алина Алина1 Алина2 Алина3 Алина4 Алина5 Алина6

Фотолар: vk.com

Комментарий язарга