Аллаһыма мең шөкер!

Без барыбыз да зарыгып җәйне көтәбез. Ни өчен? Ә бит елның кайсы гына фасылына карасан да никадәр гузәллек күреп була: яшьлекле һәм мәхәббәтле язны, шигырьләрдә сөйләнгәнчә алтын көзне, шыгырдатып басып йөри торган суык карны, зәмхәрир суыклы кышны… Ләкин безнең куңелләрдә җәй һәрвакыт сагындырып яши: » Эх , тизрәк җәй җитсен иде!».

Ә бәлки без җәй көне ел буена тупланган йөктән, авырлыктан бушанабыздыр?

Май ае бетүгә әти миңа: “Җәй дә җитте бит, балакаем, сагынгансыңдыр инде!”. Сагынуын, сагындым да, әтием, тик студент өчен җәй сессияне япканнан соң гына башлана.

“Ух, булды бу, Аллага шөкер!”, — дигән сүзләр белән авылыма, туган йортыма кайтып кердем. 2 ай өйдә булдым. Дөресен генә әйткәндә, бу миңа бик аз булып тоелды. Тик шулай да, ул ике аемны мин файдага юнәлттем.

Беренче аемны өйдә үткәрдем. Авыл баласына мәгълүм ки, монда эшнең беткәне юк. Ялларда исә, әтием белән туйларда фотограф булып стажировка үттем. Август аеннан инде үзем туйларга йөри башладым. Кичке биләмнәргә “пока” дияргә туры килде.

Март аенда дус кызларым белән җәй көне берәр сәяхәт кылырга дип сөйләшкән идек. Озак та бәхәсләшмичә, без илебезнең иң матур һәм бай мәдәни мираслы Санкт-Петербург шәһәренә тур сайлап алдык. Җәй ае яңгырлы булуга карамастан, Санкт-Петербург безне якты кояшлы көннәре белән каршы алды.

Сәяхәт кылу минем өчен “бардым да кайттым” түгел. Сәяхәт вакытында мин үзем өчен бөтенләй башка дөнья ачам: яңа җирләр, әлеге якның тарихы белән танышам, һәм, әлбәттә, яңа дуслар табам. Санкт-Петербургның тарихи өлеше үзенең бөеклеге һәм мәһабәт биналары белән таң калдырды.

Гаҗәп матур шәһәр! Ә үзе бит ул сазлыклы урында урнашкан. Без шәһәрнең иң тарихи һәм кызыклы урыннарында булып кайттык: Эрмитажны музейларның “патша”сы, диләр. Һәм бу дөрестән дә шулай. Әлеге музейда 3 миллион (!) экспонат саклана. Хәер, барлык бүлмәләрен карап чыгар өчен берничә көн кирәк. Петергоф (Петр сарае) – “фонтан башкаласы”. Монда фонтаннардан кала берничә музей һәм ландшафлы парклар урнашкан. Туристларга Екатерина сараена барып кайтырга тәкъдим ителә, нәкъ менә монда данлыклы гәрәбә бүлмәсе урнашкан.

Кич җитүгә шәһәр гаҗәп атмосфера тудыра. Кызганыч, ак төннәргә без эләгә алмадык. Тик аңа карамастан, нәкъ менә шушы вакытта күперләрнең аерылуы күз алмаслык вакыйга булып торды. Әлеге программадан отельга кайтканда без (4 кыз) йокыга киткәнбез. Һәм безнең экскурсияче апабыз төркемгә “Күрәм, инде кайтырга кирәк. Безнең веселушкаларыбыз хәтта арыган, татлы йокыга талганнар”. Әйе, без бик күңелле утырдык. Казанга кайтып җиткәч, төркемебез белән аерылырга да күпмедер күңелсез иде.

Әлеге сәяхәт минем күңелемдә бик зур хис-кичерешләр калдырды. Минем 2017 ел җәе ифрат бай һәм күңелле үтте! Аллаһыма мең шөкер!

Комментарий язарга