Алмашка – кем?

Соңгы ике көн үзгәрешләр көне булды бугай. Кичә Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитовның вакытыннан алда отставкага китүе мәгълүм булды. Башкортстанның Республика көнен бәйрәм иткән көндә бит!

Киләсе елда булачак сайлауларда катнашмаячагын хәбәр итте ул. 64 яшьлек Хәмитов: «Өлкән яшькә җиткәч, төбәк җитәкчеләре эшчәнлекләрен тәмамлау турында карар кабул итәргә һәм үз дәрәҗәсен саклаган хәлдә китәргә тиеш», – диде. Хуп. Аны да озаттык. Күршеләрнең яңа җитәкчеләре исеме дә билгеле булды, ул – Мортаза Рәхимов вакытында хакимият башлыгы вазыйфаларын башкарган Радий Хәбиров. Инстаграмда: «Бик батыр иде, оппозиция белән сөйләшергә курыкмады»,  «Радий – борынгы грек теленнән «кояш нуры» дип тәрҗемә ителә. Тел-лөгать алмашып яшәүче ут күршеләргә «яңа кояш»ның нуры тигез төшсен, төньяк-көнбатыштан килгән болытлар капламасын!» кебек хәбәрләр тезелеп китте…

ТР Дәүләт торак фондында да үзгәрешләр: бүген анда яңа җитәкчене билгеләделәр. Әлеге катлаулы һәм җаваплы вазыйфаны, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, Марат Зарипов башкарачак. Моңарчы ул 2012 елдан Татарстанның тарифлар буенча Дәүләт комитеты башлыгы булган, РФ Финанслар министрлыгы федераль казначылыгының ТРдагы идарәсендә җаваплы урын биләгән иде. Ә элеккеге җитәкче Тәлгат Абдуллинга исә, зур җитәкчелек тәҗрибәсен истә тотып, яңа эш урыны тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды торак төзелеше белән бәйле дәүләт программаларын тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Социаль ипотека – әнә шундый программаларның берсе. Һәм иң катлаулысы да. Яңа җитәкченең килүе озак вакыт үз фатирларына күчә алмаган чиратта торучылар өчен өмет уятырмы? Социаль челтәрләр әлегә дәшми.

photo_7285_big

Комментарий язарга