Себер Мәҗнүннәре

Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туа. «Зәйтүнәм», «Өмет», «Миләшкәем», «Туган көн», «Сине көтәм» кебек популяр җырлар авторы соңгы елларда чәчмә әсәрләр дә иҗат итә. Аларның кайберләре «Идел» журналында басылып та чыкты. Бүген 70 яшен билгеләп үткән Алмаз абыйның укучыларыбызга бүләге бар: яңа гына табадан төшкән «Себер Мәҗнүннәре» повестен тәкъдим итә. 

Кереш сүз
Казан. Бишбалта бистәсе. Алмазлар ишегалды. Өстәл. Мул табын. Рөстәм белән Алмаз шашлык кыздыра, Хәмзә исә Данил белән Азатны тыңлап утыра. Тегеләр шулхәтле үзәкләрне өзеп, елый-елый сөйләшә, хәтта Хәмзәнең дә күзләрендә яшь бөртекләре чагыла. Данилнең җаны бигрәкләр өзгәләнә:
– Барачакмын мин аның янына! Ул минем мәңгелек мәхәббәтем! Оныта алмыйм, күз алдымнан китми…
Хәмзә берни аңламыйча Азатка карый.
– Кая барырга маташа ул, кем янына?
– Себердә калган мәхәббәте инде…
– Һаман шуны сагынамы?
– Күңеле нечкәргән чакларда гына…
– Шулхәтле матур идемени соң ул кыз?
– Дөресен әйткәндә, гаҗәп иде!
Данил, онытылып, һаман өстәлне төя:
– Яратам мин аны, яратам!!!
Азат:
– Хәзер хатынын мактый башлый ул. Дөресен әйткәндә, хатыны күпкә чибәррәк аның!
– Кылана гынамы?
– Шайтан белсен…
Азат аны юатырга керешә:
– Бетеренмә әле, Данил, хәзер ул син күргән кыз түгел инде. Егерме җиде ел үткән бит! Егерме җиде ел! Кияүгә чыгып, тәпән хәтле тазаргандыр, мыек та чыккандыр үзенә… Биш баласы, ун оныгы бардыр…
– Юк, алай димә, ул мине көткәндер…
– Әйе, көтте ди! Син аңа бер хәбәр бирмә, ә ул сине көтеп ята, ыһы!… Әнә, мин дә шулай уйлаган идем үземнекен. Чакырдым Казанга. Самолеттан каршы алырга бардым. Төшүчеләр арасыннан эзлим – юк аңа охшаган кеше. Башта ук яныма бер юан хатын килеп туктады. Инде самолеттан чыгучы калмады – минеке юк. Ә теге хатын тора да тора.
– Кого встречаете? – ди.
– Одну девушку, – дим.
– Девушке сколько лет? – ди.
– Около сорока, – дим.
– Как вас зовут? – ди.
– Азат, – дим.
– Ә минеке – Зөлфия, – ди.
Менә сиңа мә! Танымадым мин аны. Ул да миңа шикләнеп карап торган иде, нинди мужик икән бу, дип… Чүтеки чирек гасыр вакыт үткән бит! Гел яшь калып булмый… Каян танысын ул мине – бүксәле ирне. Теге чакта бит мин сөлек кебек утыз яшьлек буйдак егет идем… Әйтәм ич, үзем дә танымадым. Ресторанга кереп ашап-эчеп, сөйләшкән булып утырдык та, кире самолетына озаттым. Аны да, әйтер идем инде, нәрсә өмет итеп килгән ул бу хәтле җиргә?.. Башсыз хатын дип әйтмәс идем үзен – Төмәндәге бер район роносында эшли икән. Өч баласы буйга җиткән, кайсы өйләнеп, кайсы кияүгә чыгып тормыш корганнар. Үзе ялгыз калган – ире авариягә эләгеп харап булган… Жәлләп утырдым инде – аһ-ваһ килеп…
Азатның сүзе беткәч, барысы да тынып калды. Кемне кызганырга белмәссең – Себердән нәрсәдер өмет итеп килгән ханымнымы, әллә, үзе сөйләгән хикәятеннән моңсуланып калган Азатнымы?.. Язмыш нечкәлекләре дип әйтик тә, үткәннәрне һәм алда күрәчәкләрне язмышка сылтыйк. Шулай юатыйк үзебезне.
Рөстәм барысына караганда да җәмгыятькә уңайрак җайлашкан. Университетта алган белеме буенча филолог булса да, хәзерге профессиясе башка – ул юл төзү оешмасы җитәкчесе. Көн-төн эштә, авторитеты югары. Әмма кайберәүләр кебек борын чөеп йөрми. Әле дә менә яшьлектә Себердә концерт куеп кайтулары турында китап язуларын үтенә.
Бүген дә, кыздырган шашлыкларын өстәлгә куйгач, шул турыда тагын бер мәртәбә сүз кузгатты:
– Мин китап язуга җаваплы карарга кирәк дип уйлыйм, – диде ул. – Безнең яшьлектә мавыгуыбыз, без яшәгән еллар һәм үткән юллар, үзебез өчен генә түгел, киләчәктә безне алыштырачак яшьләргә бик тә әһәмиятле булыр иде. Без үзенчәлекле музыкаль төркем булдык. Безнең милли эстрадага үз карашыбыз бар иде. Без аны үзебезчә барлыкка китердек. Безне яраттылар, ә бәлки, безнең язмыш белән кызыксынучылар да бардыр… Хәмзә абый, әйдә, алын әле шушы эшкә!
– Мин каршы түгел, – диде Хәмзә. – Чынлап та, бу сезнең балаларыгызга, оныкларыгызга, туганнарыгызга кирәк. Сез бит, үзегез дә сизмәстән, зур эш башкарган егетләр.
Шулчак Азат, гадәтенә туры килмәгән тыйнаклык белән, кулын күтәреп сүз сорады:
– Ә Уйфикер белән Гөлчәчәкне нишләтәбез? Себергә барганда безнең төркем составында алар да бар иде бит…
– Әйе, Хәмзә абый, сиңа бу кешеләр белән очрашып алырга кирәк булыр.
– Кемнәр инде алар?
– Аларны табып булырмы икән хәзер, – дип шикләнеп куйды Алмаз. – Уйфикер – Фәннәр Академиясендә халык авыз иҗаты белән шөгыльләнүче фән кандидаты. Шунда микән ул, әйтә алмыйм… Ә Гөлчәчәкне табып була, ул Казан мәктәпләренең берсендә завуч. Аның белән проблема килеп чыкмас – адресын бирермен.
– Сезнең белән Себердә ни эшләп йөрде инде алар?
Сүзгә Данил кушылды:
– Гөлчәчәк – ансамбльнең төп җырчысы иде. Чибәр… Бик моңлы тавышлы, безнең белән бергә университетта укыган студент-филолог.
– Ә Уйфикер?
– Анысы Татарстанның кояш чыккан, Башкортстанның кояш баткан ягындагы районның бер авылыннан Казанга килеп, Мәдәният институтында сигез ел укып та һаман шуны бетереп җиткерә алмаган, әмма галим булырга хыялланучы бер адәми зат иде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, халык авыз иҗаты җыеп йөрүче…
– Сузма инде, турысын әйт, Данил, – диде Азат. – «Аферист!» диген.
Көлештеләр. Килештеләр.
Данил: «Хәзер сүземне бетерәм», – дигән шикелле ишарә ясады да тагын берничә җөмлә өстәп куйды:
– Безгә килеп эләгүенең сәбәбе – Гөлчәчәкнең сөйгән егете иде ул. Себергә бергә баруны кирәк тапканнардыр. Дүрт егеткә ышанып чыгарып җибәрергә курыккандыр Гөлчәчәкне әти-әнисе. Шикләнмәслек тә түгел шул – егетләрнең асыллары җыелган ансамбльгә – йә берәрсе Гөлчәчәктән хатын ясап куймас дип кем ышандыра ала?!
– Казанда ук кармак салучылар булды инде кызга… – дип Данилнең сүзен бүлде Рөстәм, Данилнең үзенә карап.
– На что намекаешь? – диде Данил серле көлемсерәп. – Үзеңне бел! Син дә кысылып йөрдең әле анда!
– Кайда?
– Гөлчәчәктән күзеңне алмый идең инде. Онытылып, авыз суларыңны агызып карап торган чакларыңны күп мәртәбәләр күргән булды.
– Юкны сөйләмәсәнә! Карап торсам ни булган? Мин аның сылулыгына гына соклана идем…
Үртәшүне Алмаз туктатты:
– Дөресен әйткәндә, Гөлчәчәккә беребез дә битараф түгел идек, шулай бит, Азат абый?
– Шулай… Мин үзем дә…
– Нигә тынып калдың?
– Фольклорчысы артыннан ияреп йөрмәгән булса…
– Ну, ну…
– Университетын укытып бетереп…
– Нишләр идең?.. Нишләр идең?..
– Фольклорчысын бик яратса да…
– Әйтеп бетер инде?!
– Туй үткәрер идек…
– Кем белән?
– Кем белгән…
– Уф, алла… ну шушы Азат абыйны!
– Уйфикере белән! Ярамый кеше арасына керү, егетләр, ярамый! Һәм кермәдек тә… Безгә дә булмады, фольклорчысына да, авылына кайтты да, беренче сөйгән яры белән ярәшеп, әнә, Казанда ду килеп балалар үстереп яшәп яталар. Молодец, Гөлчәчәк!
Хәмзә язылачак әсәрнең сюжет җәелешенә һәм эчтәлегенә бай материаллар булачагын тоеп, куанып утырды. Ара-тирә егетләрнең сүз көрәштерүләренә кушылгалап, көч-куәт биргәндәй, эче катып көлгәләде, җитди сораулар биргәләде – шуларны язгалап утырды.

Повестьның дәвамын «Идел» журналының сентябрь санында укый аласыз.

Комментарий язарга