Алмирә Хәкимуллина: Үз-үзеңне җиңү

Алмирә Хәкимуллина — Казан кызы. 2 нче татар гимназиясе укучысы, 2018 елда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадада Гран-при иясе, узган ел урыс теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада абсолют җиңүче! Ул әле шигырьләрен яңа яза башлаган гына. Уңышлар телик үзенә.

sNNd5aX5VHk

Һәр мизгел үтә дә китә,
Барысы онытыла.
Борчылам кирәкмәгәнгә,
Күп нәрсәгә ярсыла…

***

Максат кую — план тугел!
Ялгыш бутама бу сүзләрне.
Һәрвакыт югарыга үрел!
Тик кабул ит барлык нәтиҗәне…

          ***
Чүп-чар өчен моңсуланма,
Аерырга өйрән мөhимне!
Кеше сүзен йөрәгеңә алма!
Күрсәтмә һич күз яшеңне.

          ***

Җиңү дип нәрсәгә әйтәсез?
Мин җиңдемме бу уенны?
Әллә инде юатасыз?
Юк, кирәкми… Җиңәм үземне.

***

Тәкәбберлек бизәми,
Кемгә нәрсә дәлиллисез?
Чебеннән фил үсми,
Артык сузләр әйтмәгез!

          ***

Мин беләм: Аллаhыбыз безгә
Җиңә алырлык сынау җибәрә,
Сызланма авырлык килде дип,
Сине Ходай үзе күтәрә.

Алмирә Хәкимуллина

Комментарий язарга