Алсу Сәетовага яңа эш йөкләнде

Казан шәһәре Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова ТР Яшьләр эшләре министрлыгына министр ярдәмчесе вазифасына билгеләнде. Ул яшьләр медиа проектларын тормышка ашыру буенча җаваплы булачак.

Шулай ук яшьләр сәясәтен информацион яктан үстерү, төрле министрлыкларның матбугат үзәкләре белән хезмәттәшлек итү дә аңа йөкләнә. Министр Дамир Фәттахов әйтүенчә, замана медиасы – яшьләр белән аралашуда төп корал һәм бу алар өчен тудырылган мөмкинлекләр турында хәбәр итү, кире элемтә урнаштыру, егет-кызларны төрле проектларга тартуда мөһим роль уйный. Информацион яктан үсү – яшьләр сәясәтенең бер өстенлеге.

Алсу Сәетова медиа өлкәсендә саллы тәҗрибәне Универсиада Дирекциясендә эшләгәндә туплады. Анда ул яңалыклар хезмәте өчен җавап тотты. Аңа Бөтендөнья студентлары спорт уеннарына әзерлек чорында, аннары чараны уздыру вакытында РR-проектларны гамәлгә кую бурычы да куелган иде. Универсиададан соң ике ел мэрия командасында эшләү дә эзсез калмагандыр. Анда Алсу Сәетова мэрияне социаль челтәрләрдә таныту белән шөгыльләнде. Ә инде 2017 елның 1 июненнән Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкли иде.

4

Комментарий язарга