Узган ел — алты, бу юлы сигез алтын!

Былтыр яшь егетләребез Димитровградта бер алтын медаль яуласа, быел чемпионнарыбыз дүртәү. Югары үлчәүдә Илфат Гимадиев исә Муса Галләмовны 7:5 исәбе белән откан.

Хәбәр иткәнебезчә, кичә Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендә көрәш буенча «Идел буе шәһәрләре турниры» узды. Быел әлеге бәйге 17нче тапкыр оештырылды. Әлеге турнир илнең спорт министрлыгы календаренә мастерлык турниры буларак кертелгән. Россиянең көрәш федерациясе башкарма директоры Булат Хәбибрахманов сүзләренә караганда, бәйгедә 15 шәһәрдән 100гә якын көрәшче бил алышкан. «Мастерлык статусы өчен барлык шартлар да үтәлде, тиешле күләмдә спортчылар булды, шуңа күрә биредә җиңү яулаган көрәшчеләр Россиянең спорт остасы исемен алырга хокуклы», — дип белдерде ул idel-tat.ru хәбәрчесенә.

Ярышлардан кайткач, Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да безнең өчен традицион күзәтү-шәрехләү ясады. Аның сүзләренә караганда, ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган һәм моның өчен Ульян өлкәсендә көрәш дип армый-талмый хезмәт иткән Фәнис Җаббаровка рәхмәт әйтергә кирәк.

Татарстан җыелма командасына килгәндә, безнекеләрнең 12 көрәшчесе бу юлы 8 — алтын, ике — көмеш һәм бер бронза медаль яулаган. 17-18 яшьлек егетләр дә, олылар да дүртәр алтынга ия булган. Чагыштыру өчен, узган ел яшьләребез 1 алтын медаль белән канәгатьләнгән иде. Узган елгы ярышлар турында биредә укырга мөмкин: Фирдүс Зәйнуллин Сергей Павликны… җиңмәде

Яшьләр арасында Татарстан беренчелегендә икенче булган Данил Хәйриев (танылган көрәшче Дамир Хәйриевның улы) Димитровградта барлык көндәшләрен дә чистага салган. Рәсим Шириев, Татарстанда өченче урында калган булса, биредә беренче урынны яулаган. Мәләкәс шәһәрендә чемпион калган Тимерхан Әмирханов белән Илдар Хәбибуллин да Татарстан беренчелегендә икенче урынны яулаган иделәр. Айдар Хөснетдинов исә республикада бөтенләй бишенче урында гына калган булса, биредә икенче урынга күтәрелгән. Һәм безнең бердәнбенр бронза медаль иясе Кәрим Садыйков Ульян өлкәсендә, Чувашстан һәм Оренбург егетләренә оттырып, өченче урынны яулаган.

Олыларга килсәк, Равил Хәйруллин болайрак сөйләде. Бу турнирда икенче урында калган Илһам Гайфетдинов финалда башкорт егете Илфак Ибәтуллин белән очраша. Илфак үз-үзенә артыграк ышанган булса кирәк. Ни өчен, чөнки күптән түгел генә Данил Галиев турнирында Татарстан егете Илфакны отуга ирешкән. Финал очрашуы тәмамланырга алты секунд калып барганда, исәп 5:5 иде, әмма шул вакыт эчендә Илһам ике баллга эләккән.

Балтач егете Илнар Муллахмәтов исә биредә барлык көндәшләрен дә чистага отты. «Илнарга әле 20 яшь кенә, менә дигән көрәшче булу өчен бар мөмкинлекләре бар», ди бу егет турында Р.Хәйруллин.

Арча егете Фаяз Зарипов исә өметләрне акламаган. Беренче әйләнештә үк ул оттырган. Сүз уңаеннан, бу үлчәүдә безгә яхшы таныш Артур Зөлкәрнәев икенче урында. Беренче урында исә — Ульяннан Рөстәм Карипов.

Аксубай батыры Илсур Сафин өчен игезәге Илнур да җан атып утыра. «Молодец!» — Илсур турында Равил Хәйруллин әнә шулай дип әйтте. Бу үлчәүдә икенче урында әле күптән түгел генә хаҗга юллама откан Оренбург егете Айрат Сәмигуллин, өченчедә Ульян өчен бил алышкан Нурлат көрәшчесе Алмаз Мостафин.

«100 килолылар арасында бил алышкан Азнакай егете Айдар Алтынбаев иң матур, иң техник яктан бай алымнар күрсәткән көрәшче булды», ди башкарма директор. Әйе, безнең бу үлчәүдә көчле көрәшчеләребез күп, аларның күпчелеге инде Россиянең спорт остасы дигән исемгә ия, шуңа бу ярышларга рейтингта бераз түбәндәрәк булган Айдарны алып барганнар һәм ул өметләрне аклаган. Шулай ук танылган көрәшче Илдар Алтынбаевның улы да әле Айдар.

Авыр үлчәүдәгеләр арасында исә Нурлат егете Илфат Гимадиев Муса Галләмовны 7:5 исәбе белән отып, Татарстанга тагын бер алтын медаль китерә.

Шулай итеп, быел безнекеләр, алтын медальләрне узган ел белән чагыштырганда икегә арттырып, бу бәйгедә әлегә иң яхшы күрсәткечкә ия булдылар. Командалар беренчелегендә нәтиҗәләр ясалса, Татарстан анда да зур өстенлек белән беренче булыр иде…

Молодцы! Нәрсә диясең инде тагын!

10

1 2 4 5 6 7 8 9

Комментарий язарга