«Һаман яратам»

Шундый җырлар була: еллар узса да, алар һаман популяр, алар һәрчак күңел түрендә, олысы-кечесе яратып җыр­лый. Искерми дә, онытылмый да ул җырлар. Дуслар җыелган җирдә, сабакташлар очрашканда, күңел кылларын тибрәтеп, әнә шул кадерле җырлар яңгырый. «Казан кичләре», «Чыгарсыңмы каршы алырга?», «Җидегән чишмә», «Кыш­кы романс»лар…

Шагыйрь Зөлфәт­нең «Һаман яратам» дигән тирән мәгънәле шигыре Фәрит Хатипов язган матур көйдә искиткеч яңгы­раш таба!
383_big_osn

Җыр, һичшиксез, Зөлфәтнең хатыны Фирая апага багышлап язылган булырга тиеш.

…Фирая апа бу кыйссаларны ел­маеп тыңлап торды да гаҗәпкә кал­дырып:
– Зөлфәт белән күптән түгел генә өйләнешкән чак. Классташлар белән очрашырга булдык. Парлап шунда киттек. Мәк­тәп­тә укыганда мин гашыйк булып йөргән егет тә кил-гән… Аны күрүгә, әллә нишләп киттем: каушап, кызарыплар беттем. Әйтерсең, унынчы сыйныфта укучы хыялый кыз! Са­гындырганнар… Дөньямны онытып, сабакташлар белән туйганчы бер аралаштым!

Ул арада Зөлфәт… үп­кәләп чыгып киткән. Исебезгә килеп, аны эзләргә керештек. Коридор­лар, мәктәп ишегалды калмады. Бер җирдә юк! Ул мине ташлап калдырган! Күңелдә утлар януын сиздермәскә тырышып, урам чатында озатып калган дусларым белән уйнап-көлеп саубуллашкан булам. Аннары иреннәремне тешләп, берьялгызым төнге урам буйлап атлыйм. Бөтерелеп-бөтерелеп кар ява. Күзләремнән яшь ага. Аяк астымда шыгырдаган кар тавышы үзе шомлы, үзе матур көй булып күңелгә уелып калган. Карынымда – әле генә җан кергән сабыебыз… Үзем дә инде яшь кенә! Нибары 22 яшь!

дәвамы: syuyumbike.ru

Комментарий язарга