АНА ТЕЛЕ

«Якламадык… Сакламадык сине
Йөрәкләрдә…
Зинһар, гафу ит…»
Дип тырнарбыз микән кабереңне?
Бу уйлар ук — үзе агу бит… 

Агу булып битарафлык сеңә.
Буа башлый уйлар һавасын.
Татар татарлыгын таный алмый…
Мондый чирдән кайда дәвасы?

Моң чишмәсе өзлеп калыр микән?
Йөзен каплап елар юкәләр?
Сусаганда күңлем таныш сүзгә,
Назлы дәшеп кем соң иркәләр?

Үлемсез дип сине уйлый идем…
Өметемә кемнәр кул суза?
Ана теле, безне ташлап китмә!
Юнәлеш бир, зинһар, юлсызга!

Анам да син, балам да син, телем, —
Газиз кешең җую — халәкәт!
Табиб әйтте: сиңа яшәр өчен
Бертуктаусыз кирәк хәрәкәт.

Донор эзлим… Ана телем өчен…
Аңа кирәк ихлас ярату…
Хәлен белеп кайтуыгыз кирәк,
Кирәклеген кирәк аңлату.

Комментарий язарга