Аны мәхәббәт яшәтә

Гомерен шәһәрдә таш арасында уздырса да, күңеле белән хыялый авыл баласы булып калган романтик шагыйрь, сөю-сәгадәттән башын югалткан Мәҗнүн ул. Юлында берәр гүзәл зат очраса да, гөлгә кунган сандугач төсле сайрый башлый – шигъри юллар тезеп китә.

Гомерен шәһәрдә таш арасында уздырса да, күңеле белән хыялый авыл баласы булып калган романтик шагыйрь, сөю-сәгадәттән башын югалткан Мәҗнүн ул. Юлында берәр гүзәл зат очраса да, гөлгә кунган сандугач төсле сайрый башлый – шигъри юллар тезеп китә. «Былбыл», «оҗмах кошы» дип эндәшүе таш йөрәкне дә эретергә сәләтле. Аңлагансыздыр, бу сүзләр – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ турында.

РГ6

– Рәдиф абый, быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Сез дә шул дәһшәтле сугыш ятиме бит…

– Әти сугышка киткәндә алты айлык булганмын. Ул 1941 елның көзендә яу кырында башын сала. Әни өч бала белән кала. Абыйларым игезәкләр, Рәшит исемлесе – шагыйрь, Язучылар берлеге әгъзасы иде. 2000 елда бакыйлыкка күчте. Игезәк сыңары Рәфитнең исә хатыны – шагыйрә. Ул Башкортстанда яшәп иҗат итә, саллы гына китаплары бар.

– Сезнең хакта шаярып, Марстан килгән, диләр.

– Башкортстанның Кушнаренко районы Марс авылында туып үстем. Авыр балачагым, ятимлек, кимсенү, яклаучы булмау – болар барысы да йөрәктә гомер буена җитәрлек җәрәхәт калдырса да, туган авылымны сагынып искә алам. Сабый чакка хас матурлык, табигать кочагында тәгәрәп үсү, хыял диңгезендә йөзү, мәктәп еллары, китап дөньясы – һәммәсе дә балалык чорын якты, ачык төсләргә күмә… Егет булганчы яхшы киенү, туйганчы ашауны белмәдек. Хәзерге яшьләрнең күбесе моны күз алдына да китерә алмый. Шуңа да карамастан, бөтен нәрсә бар, китапханәгә Казанда басылган китаплар килеп тора, шуларны укып көн күрдек, үзебездә булмаганын күрше авылга барып ала идек. Ул заманда китап культы көчле иде. Гаиләдә ярыша-ярыша укыганыбыз, әсәрдәге персонажларны беләме икән дип, бер-беребезне тикшереп карау өчен төрле уеннар уйнаганыбыз хәтергә уелган. Җиденче сыйныфта Сергей Аксаковның «Алчәчәк» әкиятенә пьеса яздым, шуны сәхнәләштердек. Бәлки ул бик гади дә булгандыр инде. Үсә-үсә борынга ис керә, кызларга күз төшә башлагач, никадәр генә фәкыйрь булсаң да, серле хатын-кыз дөньясы белән кызыксыну уяна. Бухис китаплар аша да туа. Әкренләп мәхәббәт шигырьләре язуга күчтем.

– Тәүге мәртәбә кайчан гашыйк булдыгыз?

– Гүзәл затларга гомерем буе тыныч карый алмыйм. Мәктәптә укыганда, дәрес вакытында алгы партада утырган кызлар артларына – миңа таба борылып: «Рәдиф, син хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләрен ничек күз алдыңа китерәсең?» – дип үчеклиләр, ә мин ояла, күз карашымны яшерә идем. Минем өчен хисләр – саф, изге нәрсә. Әдәбият та шуңа өйрәтә.

РГ1 — копия — копия

– Шул чагында ук хисләрнең бөеклеген аңлагач, әдип булачагыгыз да ачык күренгәндер, шәт?

– Шагыйрь булырмын, халыкка танылырмын, дип уйламадым. Математиканы начар беләм, өстәвенә, күз начар күрә, күзлек киям, укытучы тактага язганнарны күрми идем. Ә менә гуманитар фәннәрдән алдырып киттем. Чөнки урыс әдәбиятын су урынына эчәм, башлангыч сыйныфлардан урысча китаплар укыгач, иншаны хатасыз, эчтәлекле итеп яза идем. Начар билге алмасыннар өчен укытучылар укучыларның язганнарын карый, ә мин дәфтәрне күрсәтмим. Унынчы сыйныфны тәмамлаганда икетуган абыем, үзе агроном иде: «Сиңа, Рәдиф, филолог булырга укырга кирәк», – дигәч, «Мине алмаслар, математикам йомшак бит», – дидем. Анда математика кирәк түгел дигәч, канатланып киттем. Шулай итеп Башкорт дәүләт университетының филология факультетына юл тоттым. Мәктәптә укыганда ук шигырь язып, шагыйрьләрнең иҗатын белүем белән дан казанган идем. Чыгарылыш кичәсендә «Хуш, мәктәбем» дигән шигыремне укып, укытучыларны, иптәшләремне елаттым. Хәзер дә күрешкәндә шушы гади юлларны искә төшерәләр, «бу – иң яхшы шигырең», диләр. Шуннан халыкчан, гади булу кирәк икән дигән уй күңелгә кереп калды. Җир йөзендә халыкчан шагыйрьләр сирәк һәм аларны иң бөекләре дип саныйм. Татар-башкортта шундыйлардан Әнгам Атнабаевны әйтә алам. Шәхес булып формалашуымда да аның йогынтысы зур.

«ТАНЫМАСАЛАР КӘЕФ КЫРЫЛА»

Мәктәп елларында район газетасында дөнья күргән шигырьләрен хәзер «рифмалаштыру булган» дисә дә, студент чагында иҗат ителгән шигырьләре ике ел рәттән «Яшь көчләр» дигән альманахта урын ала. Шуның бер еллык гонорарына матур итеп киенеп кайткач, авылдашлары «купец баласы булгансың» дип соклана. Энесенең шәһәргә китеп, укырга кереп, әкренләп тернәкләнә, канат чыгара башлавын күреп, абыйсы да Уфага белем эстәргә килә. Ә Рәдиф Гаташ Казанга юнәлә. Ул заманнарда изге дәрәҗәсендә йөргән иҗат ялкыны аны Тукай, Такташлары белән дан тоткан татар иле мәркәзенә тарта. Кечкенәдән әдәбият, шигърият белән җенләнгән егетнең биредә икенче иҗат сулышы ачыла.

– Рәдиф абый, ни өчен Казан университетына күчәргә булдыгыз?

– Казан күңелдәге кәгъбә иде. 1961 елда Уфага студентлар конференциясендә катнашкан Миркасыйм Госманов, Вакыйф Нуруллин безне әсир итте, аларны күреп «О, казанлылар нинди», дип хәйран калдык. Икенче курсны тәмамлагач, Казанны күрергә дип килгән җирдән мондагы университетка күчеп куйдым. Казанда яңа сулыш ачылып, бүтәнчә яза башладым. Ул чорда яңа формалар белән Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим – бергә килеп чыктык.

– Сезнең буын турында мәйданга бәрәкәтле чорда килде, диләр. Бәрәкәте нәрсәдә иде?

– Безгә кадәрге буыннар Сталин режимында тәрбияләнгән. Үзең теләгән лириканы, башкасын язарга ярамаган, социализмны мактарга кирәк булган. Безгә ирек бирелде, нәрсә телибез, шуны язу мөмкинлеге ачылды. Шуңа яшьлек тә өстәлде. 1960 еллар шигърияте күтәрелеш кичерде. Кемдер аны «шартлау» дип тә атады. Язучы премияләр, регалияләр өчен түгел, ә күңелендәгене үтемле итеп халыкка җиткерү максатын куярга тиеш. Без бәхетле, безне укучы бар, студентлар белә, шигырьләрне куен кенәгәсенә күчереп алып саклыйлар, кая гына барсак та, колач җәеп каршы алалар иде. Әмма һәркемнең үз юлы. Бик талантлы кеше дә йә эчеп, йә гаиләсе белән аңлашмыйча, йә башка сәбәп нәтиҗәсендә юкка чыгарга мөмкин.

– Сезне начар юлга кереп китүдән нәрсә саклады?

– Әдәбият мәйданына башта ук лирик шагыйрь булып килдем, йөрәк кушканча яза идем. Җыелышларда: «Һаман мәхәббәт турында гына яза», дип тәнкыйтьләп күңелне төшергән чаклар да, эзләнүләр дә читләтеп үтмәде, элеккеге уңышларны да онытып тордылар. Сынмый калудан авыл малае булуым, әдәбиятка бирелүем саклагандыр. Сибгат Хәкимнең киңәшләре ярдәм итте, ул ышанычны югалтмаска булышты. Зөлфәт белән дус идек. Хатыйп Миңнегулов канатландыра белде, иҗатымны яратты. Заманында тәнкыйтьчеләрнең сүзе авыр тәэсир итсә дә, берсенә дә үпкәләмим.

– Кайберәүләр ялагайланып йөреп, җитәкчеләргә ярарга тырышып абруй казана…

– Ялагайланып кына күтәрелеп булмый. Талантың бар икән, иҗатыңның башлангычында кемнеңдер ярдәм итүе табигый. Үзем дә көчем җиткәнчә күпләргә булыштым. Соңгы елларда әдәбият мәйданында яшьләр, шагыйрә хатын-кызлар барлыкка килде. Китапларын чыгарганда, берлеккә кергәндә дә аларга ярдәм кулы сузам. «Казан утлары» журналында утыз алты ел поэзия бүлеге редакторы булып эшләдем, Язучылар берлегендә ун елдан артык Шагыйрьләр секциясен җитәкләдем. Ярдәм итү – җан таләбе. Хәсән Туфан егерменче елларда формада реформатор шагыйрь саналса да, халыкны, телне сакларга кирәк дип, безнең яңалыкны күтәрә алмый, «катып калган» иде. Язучыга халыкчанлык орлыгы, милли хис салынган икән, ул барыбер үз юлын таба. Шуңа да шагыйрьләр эзләнгән вакытта каты бәрелергә ярамый. Бу уңайдан Сибгат Хәкимне зур остаз дим. Үзем дә шундый булырга тырышам. Әйтик, миңа яшьләрнең шигырендә сүгенү, кычкыру, кем беләндер талашу ошамаска мөмкин, әмма бу хакта үзләренә әйтмим. Чөнки киләчәктә шау-шулары басылып, асылга кайтачаклар. Иң мөһиме – әдәбиятка талантлы буын килде.

Язманың ахырын журналның апрель санында укый аласыз.

Комментарий язарга